"Әтигә бүләк"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Газизянова Эльмира Саматовна

әтиләргә бүләк әзерлибез

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tig_bulk.docx586.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Әтигә бүләк.

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе:

Социаль-коммуникатив үсеш.

Танып белү үсеше.

Сөйләм үстерү.

Сәнгати үсеш.

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре

Аз/хәрәтле уен, коммуникатив, танып белү, иҗади эшчәнлек.

Максат:

Балалар  эшчәнлегендә интегральләшкән төр белән уңышлы шартлар тудырып кисеп ябыштыру һәм рәсемләү алымнарын ныгыту.

Бурычлар:

 - Кисеп ябыштыру һәм рәсемләү алымнары белән таныштыруны дәвам итү.

  - Квадраттан өчпочмак кисүне, клейны әзер формаларга тигез итеп сылап, пөхтә итеп ябыштырырга күнектерү.

  - Рәсемләү элементлары өстәп сюжетлы композиция тудырырга өйрәтүне дәвам итү.

  - Кисеп ябыштыруга, рәсемләүгә кызыксынуларын арттыру.

  - Ватанны саклаучылар көне турында балаларның белемнәрен активлаштыру.

  - Сөйләм телләрен, уйлау-фикерләү сәләтләрен камильләштерү. Вак кул моторикасын ныгыту.

Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм оештыру эшенең формалары:

  • Уен шартлары булдыру;
  • Күрсәтү;
  • Әңгәмә оештыру;
  • Аз/хәрәкәтле уен “Кораб”;
  • Дидактик уен “Минем әти”;
  • Балалар эшчәнлеге.

Җиһазлар һәм материаллар:

Магнитофон, аудиоязма “Марш”, урнәк  «Кораб»,  А4форматындагы картонның яртысы, кайчы, клей, пумала, салфеткалар, клеенкалар, төсле карандашлар, төсле кәгазьдән алдан кисеп әзерләнгән өчпочмаклар, корабның нигезе өчен турыпочмаклык,флажок.

В. Хәйруллина “Әти бик кирәк кеше”.- хрестоматия “Бал бабай”, 71 бит.

И.Х. Муяссарова “Азрак ял итеп алыйк”, физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар, 6бит.

Алдан эшләнгән эш:

Балалар белән турыпочмаклыклардан өчпочмаклар  кисү.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА: «ӘТИГӘ БҮЛӘК»

Уртанчылар төркемендә әвәләү шөгыленә конспект.

 Әзерләде: тәрбияче

        Газизянова Э.С.

Татарстан

Түбән Кама шәһәре

86 нчы балалар бакчасы

“Марш” көенә балалар төркемгә керә. Көйне тыңлау.

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле бу көй нәрсә турында?

Балалар: Бу көй солдатлар, армия турында. (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Балалар, сез тиздән нинди бәйрәм буласын беләсезме? (балалар җавабы). Әйе, балалар, тиздән 23 Февраль, Ватанны саклаучылар көне. Бу нинди бәйрәм соң?

Балалар: Солдатлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме.

Тәрбияче: Дөрес, бу бәйрәм безне яклаучы һәм саклаучы әтиләребез, бабаларыбыз, абыйларыбызга багышланган бәйрәм. Бу бәйрәм хәтта безнең төркемгә йөрүче малайларыбыз бәйрәме дә. Чөнки алар да ускәч безнең яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбыз булачак.

Тәрбияче: Мин сезгә шигырь укыйм, ә сез бу шигырь кем турында икәнен әйтерсез. Игътибар белән тыңлагыз.

Балалар: Әтиләр турында.

Тәрбияче: Мин сезгә “Минем әти” уенын тәкъдим итәм. Менә бу флажокны бер-берегезгә күчереп, әтиләрегез турында әйтегез.

Балалар: Әтием көчле, әтием матур, әтием зур һ.б.

Тәрбияче: Ә бу бәйрәм белән без әтиләребезне, бабаларыбызны ничек котлый алабыз?

Балалар: Открыткалар, чәчәкләр бүләк итә алабыз, кочаклап үбә алабыз һ.б.

Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм, сез аның җавабыннан нинди бүләк ясаячагыбызны белерсез .

            Кышын ятып тора,

            Җәен суда йөзә.

Балалар: Кораб.

Тәрбияче: Мин үземнең әтиемә бүләкне инде ясадым. (балаларга үрнәк открытканы күрсәтү).Кораб нинди фигуралардан ясалган?

Балалар: Өчпочмак, турыпочмак, һ.б.

Тәрбияче: Ә хәзер бераз уйнап алырга тәкъдим итәм. Уеннын исеме “Кораб”.

Тәрбияче: Инде хәзер бүләкләребезне ясыйк. (балалар өстәлләр артына утыралар). Открытканы ясар өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр?

Балалар: Картон, төсле кәгазь, кайчы, клей, пумала, салфеткалар.

Тәрбияче: Әйе дөрес. Без сезнең белән корабка фигураларны алдагы көндә әзерләп кисеп куйган идек. Әйдәгез әле искә төшерик, өчпочмакларны  нинди фигурадан кистек. Иң элек ябыштырганчы өлешләрне картонга кирәгенчә кораб ясап куегыз.(балаларның эше.) Хәзер пөхтә, чиста итеп корабны ябыштырыгыз.  Балалар әйтегез әле миңа, клей белән ничек эшләргә кирәк?

Балалар: Клейны пумалага әз генә алырга, артык клейны салфетка белән сөртеп алырга  кирәк.

Тәрбияче: Иң элек нинди өлешне ябыштырырга кирәк.

Балалар: Корабның аскы өлешен.

Тәрбияче: Аннары?

Балалар: Парусларын.

Тәрбияче: Балалар, ә безнең корабларыбыз йөзеп китсеннәр өчен нәрсә кирәк.

Балалар: Дулкыннар. (карандашлар белән дулкыннар ясау)

Балаларның шәхси эшчәнлекләре.

Тәрбияче: Открыткалар тагын да матуррак, күңеллерәк булсын өчен кояш белән һава ясап куйсак була. Хәзер әйдәгез әтиләргә нинди открыткалар килеп чыкканны күрсәтик.

C:\Users\детский сад 86\Desktop\Фотолар 2 гр\DSCN4786.JPGC:\Users\детский сад 86\Desktop\20180221_090823.jpgC:\Users\детский сад 86\Desktop\20180221_100323.jpgC:\Users\детский сад 86\Desktop\20180221_102807.jpgC:\Users\детский сад 86\Desktop\20180221_102939.jpg