Беренче кечкенәләр төркеме " Светофор безнең ярдәмчебез"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Зарипова Зухра Хайдаровна
Максат: - балаларны җәяулеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү. - балаларны светофор белән таныштыру һәм төсләрен аера белергә өйрәтү.(кызыл, сары,яшел) - светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген үзләштерү. - балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. - балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен үстерү. - балаларда ярдәмчеллек сыйфатын тәрбияләү. - Уч төбендә әвәләүне ныгыту, чиста –пөхтә эшләргә өйрәтү. - кул чукларының физик үсешен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berenche_kech._t_3._shogyl_svetofor.docx16.3 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:  - балаларны җәяулеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.

- балаларны светофор белән таныштыру һәм төсләрен аера белергә өйрәтү.(кызыл, сары,яшел)

- светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген үзләштерү.

- балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

- балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау  сәләтләрен үстерү.

- балаларда ярдәмчеллек   сыйфатын тәрбияләү.

- Уч төбендә әвәләүне ныгыту, чиста –пөхтә эшләргә өйрәтү.

- кул чукларының физик үсешен ныгыту.

Алдан эшләнгән эшләр: 

  • Төрле картиналар карау.
  • Сюжетлы, дидактик уеннар уйнау.
  • Матур әдәбият әсәрләре уку.
  • Уенчык светофор макетын күрсәтү.
  • Бармак уеннары уйнау.

Эшчәнлеккә материаллар:

  • Светофор макетлары
  • Уечык эт “ Акбай”
  • Төсле түгәрәкләр ( кызыл, сары, яшел )
  • Пластилин ( кызыл, сары, яшел )
  • Әвәләү өчен такта, салфеткалар.

                   

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Буген безгә балалар кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

                               Психогимнастика

                           Кулларга без тотындык,

                           Бер – беребезгә елмайдык.

                           җылы китте кулларга,

                           Рәхэт булды  дусларга.

Тәрбияче: Балалар буген безгә кунак килгэн. Ләкин килгэндә ул бер кунелсез хәлгә очраган. Кем икән ул, әйдәгез карыйбыз.

 Тәрбияче: Балалар, бу эт Акбай. Аның аягы бәйләнгән.

 Акбай: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар әйдәгез исәнләшик әле Акбай белән. Нәрсә булган икән безнен Акбаебызга.

Тәрбияче: Балалар Акбай безнең янга бакчага килгәндә, авариягә очраган. Ул юлдан  дөрес җирдән чыкмаган. Аны әздән генә машина бәреп китмәгән. Менә шуна да ул аягын авырттырган. Балалар юлны чыкканда  нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?    

Балалар: светафорга.

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә икән?

Балалар: Светафор.

Тәрбияче: Дөрес балалар, светофорнын нинди төсе янгач, юлны чыгарга ярый әле?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез светофорның төсләрен кабатлап китик.

            Кызыл төс : “ Тукта !” ди.

            Сары төс :  “ Әзерлән !” ди.

            Яшел төс :  Чыгып кит !” ди. (светафор макеты курсэтелә)

Тәрбияче: Димәк, балалар юлны чыкканда, светофорнын яшел төсенә генә һәм өлкәннәр ярдәме белән  генә чыгарга ярый икән.Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. “Кызыл, сары, яшел” дип атала.

Уеннын тәртибе мондый.   Минем кулымда  өч тугәрәк: Кызыл, сары, яшел. Әгәр мин кызыл төсне кутәрәм икән, димәк сез туктап торасыз. Әгәр мин сары төсне кутәрсәм, сез кул чабасыз. Яшел төсне кутәрсәм сез урында атлыйсыз.                

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар.

Әйдэгез балалар, хәзер Акбай төсләрене әйбәтләп истә калдырсын өчен ана буләккә куп итеп светафорлар ясарбыз, ә аның кузләрен пластилиннан әвәләрбез. Сез ризамы?

- Балалар әйтегез әле мина, кызыл төс кайда урнашкан? ( Өстә).

- Ә сары төс кайда урнашкан? (кызыл астында)

- Ә яшел төс? ( иң аста урнашкан).

Башта кызыл төстәге пластилинны  алабыз һэм аны җылытабыз. Аны уч төбендә тугәрәк хәрәкәтләр ясап, әвәлибез. Аннан ике уч ярдәмендә сытабыз, һәм светафорнын оске өлешенә ябыштырып куябыз. Әйдәгез һавада эшлэп карыйбыз. (балалар һавада ясап карыйлар). Хәзер сары төсне алабыз һэм шулай ук итеп башкарабыз.

Тәрбияче : Балалар,пластилин белән эшләгәндә нишләргә ярамый әле?

Балалар: Авызга капмаска, өстәлне пычратмаска кирәк.

Тәрбияче: Дөрес балалар.Әйдәгез балалар эшне башлыйбыз. (балаларга ярдәм иту).

                     Балаларның мөстәкыйль эшләре .

Йомгак: Молодцы, балалар булдырдыгыз. Сез барыгыз да тырыштыгыз. Юлларда йөргәндә сак булыгыз, әти - әниләрегез белән генә  юлны чыгыгыз. Акбай сезгә рәхмәт әйтә һәм саубуллаша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен уен “Минем гаилә” с применением ИТК

Максат:1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру2. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру. 3. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.4. Бер-береңне тыңлау,...

"Батырда көз бәйрәме" беренче кечкенәләр төркеме.

ldquo;Батыр”да көз бәйрәме.        Шушы көннәрдә “Батыр” балалар бакчасының  I нче кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме булып узды. Музыка җитәк...

Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).

Тема: «Йөк һәм җиңел  машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме)....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....