"Сәламәт гаилә" конкурсы
материал по физкультуре (старшая группа) на тему

Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – коллективыбызның төп бурычы булып тора. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез, фундамент салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт режимы, туклану, рациональ режим, тирә – юньнең гигиеник нормативларга туры килүе, гигиена күнекмәләренә ия булуга, ата – аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропогандалауга, ул эшне оештыруга һәм аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.

Максатка ирешү өчен без яңа чаралар, белем бирүнең  нәтиҗәле алымнарын кулланып, балаларны сәламәт тормыш рәвешенә табигый чыныгу юлы белән өйрәтү, физик һәм рухи яктан үз үсеш юлын күрсәтү һәм өйрәтү, балалар, тәрбиячеләр, ата – аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсенә туплау  өстендә эшлибез. Бакчада үткәрелә торган төрле бәйрәм иртәләре балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда зур роль уйный. Бәйрәмнәрнең әти – әниләр катнашында үтүе дә бик нәтиҗәле, физик яктан да бик файдалы: йөгерү, сикерү ярышларында һәм төрле уеннарда  балаларның теләп катнашуы күренә.

Ватанны саклаучылар көненә карата бакчада уздырылган “Әти – әни – мин – спорт гаиләсе” конкурс – кичәсендә дә балалар бик теләп катнаштылар.  Кичәгә әзерлек алдан ук башланды.  Гаиләләр  “Без спорчылар гаиләсе” дигән темага газета чыгардылар, “Ничек авырмаска?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.  Ә  балалар  “Без спортны яратабыз” дигән темага бик тырышып рәсем ясадылар.

 Кичәгә килгәндә һәр гаилә  өйдә балалары белән яратып уйный торган  хәрәкәтле уен әзерләп килгән иде.

Кичәнең төп өлешендә гаиләләр, командаларга бүленеп, эстафета ярышында көч сынаштылар. Әти – әниләр белән бергәләшеп балалар йөгерделәр, сикерделәр, туплар, кыршаулар белән ярыштылар.

Татар халкының “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бик күркәм әйтеме бар. Ә бу әйтем – хәзерге заманның көн кадагы, чөнки 21 нче гасырга сәламәт һәм акыллы кешеләр кирәк.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_gail.docx35.97 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт гаилә” конкурсы.

  1.   Гомуми положение.

  1. Сәламәт гаилә” конкурсы Борындык  “Гөлбакча” балалар бакчасына йөрүчеләрнең гаиләләре арасында уздырыла.
  2. Уздыру вакыты: январь-февраль айларында.

  1.  Конкурсның максатлары һәм бурычлары:

  1.  Конкурс ата-аналарны балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә тарту максатыннан оештырыла.
  2. Конкурсның бурычы:
  1.  балаларның сәламәт яшәү рәвешен күзаллауларын булдыру;
  2.  физик тәрбиянең аеруча мөһим алымнарын гаилә белән берлектә тормышка ашыру.

  1.  Конкурста катнашучылар:

  1. барлык балаларның әти-әниләре бер чикләүләрсез катнаша ала.

  1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү:

Мероприятие берничә этапта үткәрелә.

этаплар

Оештыру формасы

вакыты

1

Газеталар конкурсы: “Без спорчылар гаиләсе”

1 февральгә кадәр

2

Безнең гаиләнең яраткан хәрәкәтле уены (исеме, кагыйдәләре, һәм уен барышы)

5 февральгә кадәр

3

Викторина: “Ничек авырмаска”

10 февральгә кадәр

4

Рәсем конкурсы: “Без спортны яратабыз”

15 февральгә кадәр

5

Сәламәт туклану рецепты” (пешереп алып килү)

23 февральгә кадәр

6

Спорт бәйрәме: “Әти-әни-мин- спорт гаиләсе”

23 февральдә

7

Ярминкә

23 февральдә

 

  1. Конкурс биремнәрен бәяләү критерийлары.

5.1.   Газеталар конкурсы.

Конкурста катнашу өчен ата-аналар стена газетасы чыгаралар. Монда  гаиләнең актив ялын һәм чыныктыру процедураларын ничек үткәрүләре турында хикәяләр, гаилә членнарының спорт белән ничек шөгыльләнүләрен күрсәткән фоторәсемнәр урнаштырыла.

Газеталар түбәндәге критерийлар белән бәяләнә.

Гаиләнең фамилиясе

Бәяләү критерийлары,баллар

Барлык баллар

Эстетик бизәлеше (0-5 балл)

Бизәлешнең  үзенчәлеге(0-5 балл)

Материалның эчтәлеге (0-5 балл)

5.2. “Гаиләнең яраткан хәрәкәтле уены”. Хәрәкәтле уенны ата-аналар фотолар, иллюстрацияләр, брошюра ярдәмендә күрсәтәләр. Эчтәлегендә күрсәтелергә тиеш:

- исеме;

- уенның кагыйдәсе;

- ничә яшьтән уйнарга була;

- кирәкле атрибутлар;

- уенның кыскача эчтәлеге.

Түбәндәге критерийлар белән бәяләнә.

Гаиләнең фамилиясе

Бәяләү критерийлары, баллар

Барлык баллар

Баланың яшенә туры килү(0-5 балл)

Баланың физик үсешенә ярдәме (0-5 балл)

Алдан әзерлексез, төрле шартларда уйнап булу (0-5 балл)

Балаларның кызыксыну дәрәҗәсе (0-5 балл)

5.3.   Викторина “Ничек авырмаска?” 

 

Викторинада сораулар бирелә, дөрес җаваплар өчен 1 балл куела.

5.4.  Рәсем конкурсы: “Без спортны яратабыз”.

Рәсемнәрдә гаиләнең ничек спорт белән шөгыльләнүе күрсәтелә.

Рәсемнәр түбәндәге тәртиптә бәяләнә:

Гаиләнең фамилиясе

Бәяләү критерийлары, баллар

Барлык баллар

Рәсемдә теманың чагылышы (0-5 балл)

 Бизәлешнең үзенчәлеге(0-5 балл)

Эстетик бизәлеше (0-5 балл)

Балаларның кызыксыну дәрәҗәсе (0-5 балл)

5.5.   “Сәламәт туклану рецепты” (пешереп алып килү). 

 

Бу конкурста сәламәтлек өчен файдалы булган ризык әзерләп алып килү һәм аны яклау сорала. Яклау әкият, хикәя, шигырь формасында булырга мөмкин һәм фотолар күрсәтергә дә була.

Конкурс түбәндәге критерийлар белән бәяләнә:

Гаиләнең фамилиясе

Бәяләү критерийлары, баллар

Барлык баллар

Дөрес туклану  темасының чагылышы (0-5 балл)

 Теманы ачуның үзенчәлеге(0-5 балл)

Эстетик бизәлеше (0-5 балл)

Балаларны бу биремне үтәүгә тарту  дәрәҗәсе (0-5 балл)

5.6.  Спорт бәйрәме: “Әти-әни-мин- спорт гаиләсе”.

Спорт  бәйрәме алдан төзелгән сценарий буенча алып барыла. Сценарийга төрле  ярышлар, эстафеталар, спорт җиһазлары белән күнегүләр кертелә. Ярышучыларны  бәяләү өчен жюри сайлана. Бәяләү критерийлары булып тизлек, җитезлек,  биремнәрне төгәл үтәү, бер-берең белән аңлашып эшләү   санала.

6.0. Жюри составы:

 

6.1.  Жюри составын ата-аналар комитеты раслый.

6.2.  Жюри составына:

-  өлкән тәрбияче;

-  физик тәрбия укытучысы;

-  ата-аналар комитеты члены кертелә.

7.0.  Җиңүчеләрне бүләкләү.

7.1.   Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:  

-  спортчылар гаиләсе;

-  иң актив гаилә;

-  иң бердәм гаилә;

-  иң сәламәт гаилә;

-  тамашачы мәхәббәте.

7.2.  Конкурста катнашучыларга дипломнар тапшырыла.

7.3.  Ата-аналар комитеты , спонсорлар махсус призлар әзерләргә мөмкин.

Викторина “Ничек авырмаска?”

Хөрмәтле ата-аналар!

Түбәндә сораулар бирелгән, шуларның дөрес җавапларын билгеләп чыгарга. Исем-фамилияләрне куюыгыз сорала.

  1.  Теш пастасын нинди ешлыкта алыштырырга?
  1.  Елга 2 тапкыр;
  2. 3-6 ай саен;
  3. Таушалган саен.
  1.  Сезне грипптан һәм салкын тиюдән нәрсә барыннан да азрак саклый?
  1.  Кулны еш юу;
  2. Гриппка каршы вакцина ясату;
  3. Салкын көндә урамга чыгудан баш тарту.

    3.   Компьютер артында утырганда, укыганда күзләрне ничек ял иттерергә?

              1.  Сәгать саен;

        2.  Ярты сәгать саен;

        3.  10 минут саен.

    4.  Компьютер артында утырганда, экраннан нинди ераклыкта утырырга?

          1. 15-16 см;

           2. 50 см;

           3. 61-76см.

    5. Ничек дөрес суларга?

           1. Авыз белән;

            2. Борын белән;

            3. Икесе белән дә.

    6.Сәламәтлек өчен нинди су куркынычрак?

           1.  Кран астыннан болганчык су;

         2.  Фтор кушылмасы белән;

         3.  Кургаш трубадан килгән су.

   7.  Әгәр сез урамда чагында яшен яшьнәсә:

        1.   Машинага кереп качарга;

        2.  Агач төбенә ышыкланырга;

        3.  Җиргә сузылып ятарга.

   8.  Автомобиль авариясендә нәрсә яхшырак саклый?

        1.  Саклану каешы;

        2.  Кабарган мендәр;

        3.  Саклану каешы да, мендәр дә бер үк дәрәҗәдә саклый.

         

“Сәламәт гаилә” бәйрәменең барышы.

                             

               Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар!  Без бүген сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек , аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез - тормышта иң актуаль булган мәсьәләләрнең берсе сәламәтлеккә багышлана.

Исәнмесез, кунаклар!                 Ләйсән
Бәйрәмнәр котлы булсын,

Күкләр гел аяз булсын,

Җир йөзендәге балалар

Сәламәт, таза булсын!

Җыр:  “Әтием”

        Уйныйк бүген бергәләшеп,           Рияз

        Ярышыйк, узышыйк.

        Кичәбез күңелле үтсен

        Күңелле, шат яшик.

Әти – әниләр килгәннәр                           Диана

Безгә ярдәм итәргә.

Бик тырышып ярышырбыз

Алар карап торганда.

        Башлыйбыз ярышны,                     Райлә

        Дусларым, әйдәгез.

        Тезелеп басыйк та

        Сәламлик  барчасын.

 Җыр:  “Яз килә”

Конкурс положениесе буенча безнең бәйрәм берничә этаптан тора. 1 нче этап -  газеталар конкурсы: “Без спорчылар гаиләсе”. Гаиләнең ничек итеп спорт белән шөгыльләнүен чагылдырган газета чыгарырга тиешләр иде.  Барлык гаиләләр дә газета чыгарып килгәннәр, бик зур рәхмәт, тырышкансыз. Газеталарны бәяләү өчен жюрига бирәбез.

 Бүген бездә – олы бәйрәм,                Илүзә

 Физкультура бәйрәме.

 Әтиләрне, әниләрне,

 Балаларны ярыштырып,

 Көчне  сынашыйк әле!

Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыру- комплекслы һәм катлаулы мәсьәлә. Хикмәт шунда ки, бала бервакытта да сәламәтлекне тормыш нормасы, кыйммәт байлык сыйфатында кабул итми. Ә яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыруда бакча хезмәткәрләреннән тыш, ата- аналарга да зур җаваплылык йөкләнә. Инде бәйрәмебезнең төп өлешенә җиттек. Ә хәзер командаларга бүленеп  басабыз да, ярышны башлап җибәрәбез.

 Беренче ярыш - уеныбызга бер әти, бер әни, бер бала чыга .

Уен  ”Җим чүплиләр чебиләр”.  Һәр уенчыга чеби маскасы кидертелә. Буталган бөртекләр сибелә һәм кемнең кайсы савытка нинди бөртек чүпләргә тиешлеге аңлатыла.  Уен берничә тапкыр уйнала.

Җыр:  “Әйлән – бәйлән”

Җитезлекне балалар бакчасында без, әлбәттә, уенда сыныйбыз. Икенче этапка күчәбез. Бу конкурста  гаиләдә яратып уйный торган хәрәкәтле уенны күрсәтергә тиеш идек. Хәзер сүзне гаиләләргә бирәбез: нинди хәрәкәтле уен алып килдегез, әйдәгез, бергәләшеп уйнап карыйк.  Жюрига игътибар белән карап, баллар куеп барырга кирәк булачак.  (һәр гаилә үзе әзерләгән уен белән таныштыра, уйнау).  

Киләсе уеныбыз - "Бәрәңге  җыю” . Уенның шарты- бәрәңгене  кечкенә көрәк ярдәмендә икенче кул белән тимичә генә чиләкләргә салу. Балалар чиләк тотып тора, әниләр бәрәңге җыя, ә әтиләр көч биреп тора.

3нче этапта без викторина сорауларына җавап табарга  тиеш идек. Хәзер дөрес җаваплар белән таныштырып чыгарбыз, жюри балларны санар.

Җырлы – биюле уен:  “чума үрдәк, чума каз”

4 нче этапта балалар белән рәсем ясарга бирелгән иде, рәсемнәрне жюрига бәяләү өчен тапшырабыз, ә без уеннарны дәвам итәбез.

Сезнең нәниләрегезнең балалар бакчасында иң яратып уйный торган "Чәчәк җыю " уены бар. Бу уенның максаты- сенсор тәрбия бирү белән берлектә зиһенне, хәрәкәтне үстерү, игътибарлылык туплау да .Чәчәк таҗларын төсләр буенча җыю өчен  балалар  чакырыла. (Төсләргә аерып, чәчәкләр җыю).

Конкурсның чираттагы этабына күчәбез, ул “Сәламәт туклану рецепты” дип атала. Гаиләләргә сәламәтлеккә файдалы ризык әзерләп алып килергә әйтелгән иде. Хәзер шул ризыклар белән таныштырып, аның нәрсәгә файдалы икәнлеге турында сөйлибез.

Конкурсны дәвам иттереп, ярышып алабыз.

1 – бала тупны тотып, йөгереп әйләнеп килә;

2 – әни тупны идәнгә бәрә – бәрә әйләнеп килә;

3 – әти тупны тез арасына кыстырып, әйләнеп килә;

4 – әти белән әни баланы кулларына күтәреп, әйләнеп киләләр.

Җыр: “Шома бас”

Хәзер сүзне жюрига бирәбез. (җюри урыннар билгели, грамоталар, бүләкләр тапшыра).

Бәйрәмнең 2 өлеше – ярминкә. Әти – әниләр алып килгән кул эшләрен сату оештырыла, җыелган акча  балаларга уенчыклар алуга  тотыла.

Бәйрәмнең 3 өлеше – чәй табыны артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СПОРТ ЯРАТУЧЫ ГАИЛӘ конкурсы

әти әниләр арасында конкурс...