Бездә гаилә бәйрәме.
методическая разработка по физкультуре по теме

15 майда билгеләп үтелгән гаилә көне уңаеннан уздырылган бәйрәм конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bezd_gail_byrme.docx22.02 КБ

Предварительный просмотр:

Бездә гаилә бәйрәме.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, күңелле музыка яңгырый.)

              Инструктор:    Шатлыклар – күңелебездә,

                                         Ал кояш – күгебездә.

                                         Рәхәтләнеп бәйрәм итик  -

                                         Гаилә бәйрәме бездә.

        Хәерле кич, безнең кадерле балалар, әти – әниләребез, әби – бабайларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз! Сезне ,15 майда билгеләп үтеләчәк   гаилә көне  уңаеннан әзерләнгән,  бәйрәм  белән   котлыйбыз. Без бүген монда  “Әти , әни һәм мин – спорт сөюче гаилә “ дигән бәйрәмгә җыелдык. Бүген көч сынашырга берсеннән – берсе җитез, берсеннән – берсе кыю, акыллы һәм сәламәт гаиләләр килде.

             Сүз алып баручы балаларга бирелә:

         1 бала:  Гаилә – ул тормышның нигезе.

         А.б.:  Әти – әни гаиләнең тоткасы булса , балалар аның көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ә көзге ватылмасын дисәң , бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

         2 бала:  Гаилә ул – җылы учак.

         А.б.:  Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

         3  бала:  Гаилә -  ул  иң олы таянычыбыз.  

         А.б.:  Гаилә безнең иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан һәм бер – берсен кайгыртучы кешеләр яши.

         4 бала:  Гаилә – безнең иң төп ярдәмчебез, тәрбиячебез.

         А.б.:  Балалар, әйдәгез, кунакларны сәламләп , шигырьләр сөйлик.

         1 бала:   Бәйрәмебез белән котлап,

                          Әти – әни ,сезгә дәшәбез,

                          Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

                          Пар канатлар булып яшәгез.

           2 бала:   Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

                            Урын алсын йөрәк түрендә.

                            Шатлык – куанычлар , зур бәхетләр,

                            Юлдаш булсын гомер – гомергә.

          3 бала:    Дөньяга килү белән

                            Мине әнием сөйгән

                            Зур кеше булырсың , дип

                            Әтием күккә чөйгән.

          4 бала:     Авыр вакытларымда

                            Алар дус һәм киңәшче

                            Таянычым булганга

                            Мин үзем һәрчак көчле.

          5 бала:    Бакчабызда  -  ыгы – зыгы,

                            Күп кунаклар килгәннәр.

                            Бездә бәйрәм буласын

                            Әллә кайдан белгәннәр.

          6 бала:    Без бәйрәмнәр яратабыз,

                            Бәйрәм көннәр еш булсын.

                            Әти -  әни һәм кунаклар

                            Безгә гел килеп торсын.

            А.б.:       Бәйрәмнәр булып торсын!

                            Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

         -  Әйе шул, бәйрәмнәр бик күп. Гаилә бәйрәмнәренең дә төрлесе була. Ә аның иң тәүгесе, беренчесе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәргән көнне була. Гаилә нык, имин булсын өчен, аның үз законнары барлыкка килә. Ул законнарны без гаиләнең девизы дип тә атыйбыз. Ә хәзер, кайсы гаилә нинди девиз  белән яши икәнен белеп китик әле. Ярышларны башлап җибәргәнче катнашачак гаиләләр белән танышып китик. (Һәр төркемнән дә ике гаилә катнаша)

 (Гаиләләрне җирәбә алырга чакыру, командаларга бүленү, эмблемаларны тагып  һәр гаилә үз өстәле янына баса. Командалар эмблемаларны таккан арада концерт номеры игълан ителә. Жюри составы сайлана.)

                     Концерт номеры

Ә хәзер сүзне командаларга бирәм.

                   1 конкурс: “ Гаилә девизы “.

Һәр гаилә үз девизын әйтә.

          - Бу гаиләләр бик күркәм девизларга таянып яшиләр икән. Ә инде дөньяга бала да тугач , гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Бала гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше бала тугач  бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти тормыш иптәшенә күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

                  2 конкурс: “ Бала төрү “.

Әтиләр курчакларны пеленка белән төреп әниләргә тапшыралар.

          - Менә әниләргә дә чират җитте. Әниләрнең бәбиләре дә булды, инде бишек җырлары тыңлыйсы калды. Әниләребез балаларына нинди бишек җырлары җырлады икән?

                 3 конкурс: “ Бишек җырлары”.

Әниләр бишек җырлары җырлыйлар.

          - Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты – әти булса , финанс министры – әни була. Гаиләдә акчаны кем таба? Кем “туздыра”?

                4 конкурс: “ Кайсы гаилә күбрәк акча таба? “.

Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.

                 Музыкаль пауза : Җыр.   

                5 конкурс: “ Җитез обручлар”.

Әти обручны бастырып куеп өстенә баса , аякларны күчереп , обручны әйләндереп алга таба бара һәм йөгереп кайта, эстафетаны әнигә тапшыра. Зур балалар шуны ук кечкенә обруч белән эшли, кечкенәләр -  обручны гәүдәгә киеп йөгереп кайталар.

                6 конкурс: “ Тоннель аша чык “.

Әтиләр һәм әниләр аякларын аерып таралып басалар, ә балалар үрмәләп шул тоннельләр аша чыгалар, йөгереп кайталар.

                 7 конкурс: “ Тату гаилә “.

Әти һәм балалар катнаша. Бала әтисенең аяклары өстенә баса, әтисе баланы кулларыннан тотып билгеләнгән урынга бара һәм кайтканда да шулай кайталар.

                 8 конкурс: “ Аяк киемен дөрес тап “.

Әниләр һәм балалар катнаша. Балалар каршы якта урындыкларда тезелеп утыралар. Һәр ике командадагы балаларның да аяк киемнәре салдырып алына һәм барысын бер тазга салып куела. Әниләр тиз генә таз янына йөгереп киләләр , үз баласының аяк киемен эзләп таба , баласына кигертә һәм йөгереп кайтып эстафетены тапшыра.

                             Музыкаль пауза. Җырлый :

              Сүзне жюри составына бирәм:

              Катнашкан гаиләләргә истәлек бүләкләре тапшыру.

              А. Б.  Бәйрәм киче бетеп килә

                         Һәммәгезгә әйтик шуны:

                          Борчылулар , кайгырулар: читтә йөрсен,

                          Өегезне шатлык кына ачып керсен.

                          Сау – сәламәт, нык булыгыз,имән кебек,

                          Яшик әле,бергә чакның кадерен белеп!

Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез азагына якынлашты ,  барыгызга да вакытыгызны кызганмыйча килгән өчен, бик зур рәхмәт ! Барыгызга да исәнлек – саулык, гаилә бәхете телим!

Садртдинова Ф.И. – Актаныш районы

Актаныш гомуми белем бирүче

“Алтынчәч” балалар бакчасы

физкультура инструкторы. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....