сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) по теме

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon faydaly_daru.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

" Файдалы дару "

Сабирова Альбина Азатовна

инструктор по физ-ой культуре МБДОУ №162

г.Казань

        

Утырам көн буе

Комппютер каршында:

Шушынды чәй эчәм,

Шушында ашыйм да.

Телефон шалтырый:

- Алло...

- Шүркә сәләм, без әле бу: Шалай, Елмай һәм Матуркай   әйдә урамга чык, без дә урамга чыгабыз, бергә уйнарбыз, саф һава суларбыз. Әйдә инде, әйдә.

- Юк, юк минем вакытым юк. Мин әле мультикларымны да карап бетермәдем, эти яңа уеннар интернеттан табып биргән иде шуларны уйныйсым килә.

- Шүркә әйдә инде урамда шундый рәхәт.

- Юк, комаучалама миңа.

- Ярар сау бул, куп телевизор карап, компьютер да уйнап чирли күрмә инде.

Шүркә бик бирелеп уйный башлый. Шул вакытта чирләр керә.

 (Чирләр биеләр дә, чирләрен Шүркәгә ябыштыралар.)

Чирләшкәләр:

- Шәп булды, үзебезгә торыр урын таптык.

Шүркә:

- Нишләдем, нәрсә булды? Башым да авырта, уйныйсым да килми, бернәрсә кызык та түгел. Ой-ой-ой.....

Альбина Азатовна:

- Кем кычкыра монда, кем елый. Исәнме Шүркә нигә кычкырасың син, нәрсә булды?

- Белмим. Башым авырта, күзем тонган, билем сызлый, уйныйсым да килми, бернәрсәдә кызык  түгел миңа.

- Аңладым син чирләргә җыенасың!

- Минем чирлисим килми булыш миңа, зинһар булыш.

- Ярар булышам. Бүген сине иптәшләрең урамга чыкарган иде мә?

- Эйе.

-Утырасың бит көн буе-

 Компютердан башың да чыкмый,

 Шул кадәр уйнауга-

 Ничек күз тонмасын, башың чатнамасын?

Дусларың миңа барсын да сөйләп бирделәр, мин синең нәрсәдән чирләгәнеңне беләм. Шуңа күрә син миңа сүз бирергә тиеш. Мин нәрсә әйтсәм, шуны эшләргә тиеш буласың.

- Ярар, сүз бирәм. Барсын да эшләрмен.

- Иң беренче син компютер уеннарын, телевизор карауны, киметергә тиеш буласың, ә аның урынына күп итеп хәрәкәтле уеннар уйнарга, ешрак урамга чыгырга кирәк булыр. Ул бит шундый күңелле.

Кара әле безнең бакчадагы балалар ничек күңелле урамда вакытларын уздыралар.

1.Презентация: "Игры и праздники на свежем воздухе"

- Әйе бик күңелле. Минем дә яраткан уеннарым бар, мин дә уйнарга яратам. Мин урамга чыгырмын һәм уйнармын. Ул авыр түгел миңа. Сүз бирәм!

- Кара әле, синнән бер чирең киткән бит.

- Әйе. Тагын өчесе калды.

- Борчылма, минем сиңа икенче киңәшем бар. Баштарак син миңа әйт әле, иртән торгач син нәрсә эшлисең?

- Мин торгач юынам да ашарга утырам.

- Иртәнге гимнастика ясыйсыңмы?

- Ююююк,  ә аны ничек итеп ясыйлар?

- Менә хәзер сиңа аны нәни дусларың күрсәтәләр, ә син хәр көнне иртән торып гимнастика ясарга тиеш буласың. Аннан икенче чирең китәчәк.

- Ярар.

2. "Иртәнге гимнастика" УМК "Нәниләргә физкультура"

(Шүркә кабатлый).

- Ничек, сиңа гимнастика ошадымы?

-Әйе, шундый рәхәт булып китте.

-Кара әле, Шүркә, тагын чиреңнең берсе юкка чыты.

-Әйе......

Бер чирен алып

- Ә монысы спортны яратсаң, физкултурага йорсәң китәчәк. Әйдә әле, Шүркә, физкултура белән шогылләнеп алыйк әле.

- Әйдә, бик рәхәтләнеп барам.

3. 6 төркем физкултура шөгылен күрсәтә.УМК "Релакс өчен көй",

"Колын"

 

- ииииии шундый рәхәт. Башларым да авыртмый, гел нәрсәдер эшлисем генә килеп тора, минем бит яраткан уеным да бар, әйдәгез бергәләп уйныйк әле.

УМК буенча уены: "минем тубым"

(4. Файдалы ризык)

- Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз, балалар. Ә бу чипсылар сезгә.

- Тукта, тукта бу файдалы түгел, аны ашарга ярамый. Балалар нәрсә ашарга ярый?

балалар җавап бирәләр:

-кишер, кыяр , суган, алма, чия, эремчек, сөт, ит, балык...

-Әәәәәә аңладым. Менә алмалар сезгә күчтәнәч булсын. Аларда витаминнар күп.  Сез зур һәм сәламәт булып үссен өчен файдалы ризык ашарга һәм спортны яратырга тиеш. Шулаймы?

-Дөрес сәламәт булу өчен һәрвакыт файдалы ризык ашарга һәм спорт белән шөгылләнергә кирәк.

Балалар рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.

-Кара әле, Шүркә синең бар чирлэрең беткән.

-Урааааааааа. Мин башка чирләмим. Чирләмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеген мин яхшы беләм:

1. Иртән торгач гимнастика ясарга.

2. Саф һавада уйнарга.

3. Спорт белән шогылләнергә.

4. Файдалы ризыклар ашарга.

Бу компьютер уеннарын ташлыйм да, берәр спортка язылып кайтыйм әле мин, рәхмәт, сау булыгыз.

- Сау бул Шүркә, сау бул.

Уйнагыз футбол,

Саф һава сулагыз.

Компьютер чиреннән

Алар шәп дәва була!

        

МБДОУ №162 "Чулпа"

инструктор по физической кулҗтуре:

Сабирова Алҗбина Азатовна        

казань 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий спортивного развлечения в старшей и подготовительной группах

В этом конспекте  проявляется идея интеграции: развитие речи, физкультура, математика....

сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"...

Сценарий спортивного развлечения для старших дошкольников с первоклассниками «По дорогам сказок».

Задачи:1. Отрабатывать  качество выполнения основных движений: ходьба по уменьшенной площади опоры, сохраняя равновесие, лазанье, бег, ползание, прыжки с продвижением вперед.2. Формировать психоф...

Сценарий спортивного развлечения в старшей группе "По лесным тропинкам"

кащей Бессмертный украл у царя Берендея Волшебную книгу сказок. Вот и кликлул клич царь, кто найдет ее, того он и наградит по - царски......

Сценарий спортивного развлечения для старших дошкольников "Юные пожарные"

Представленный материал  отражает  образовательные области "Физическое развитие", "Социально-коммуникативное", "Познавательное", "Речевое развитие"цель которого формирование  осознанног...

Сценарий спортивного развлечения в старшей группе "В здоровом теле-здоровый дух"

Айболит: Здравствуйте!Дети: Здравствуйте….Айболит: Ребята, вы меня узнали? Верно, я Доктор Айболит, я еле, еле к вам успел! По полям, по лесам, по лугам я бежал, и два только слова шепт...

Сценарий спортивного развлечения для старшей группы "Моя спортивная семья"

Сценарий спортивного развлечения для старшей группы "Моя спортивная семья"...