Сәламәтлектә көч
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) на тему

Кече яшьтән үк спортны яратканда гына бала сәламәт була. Бу чараны әти-әниләр белән берлектә үткәрү аеруча отышлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sport_byrme.docx18.4 КБ

Предварительный просмотр:

СПОРТ БӘЙРӘМЕ.

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, кадерле балалар! Бүген бездә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталган спорт бәйрәме. Спорт ул  сәламәтлек, спорт ул - җитезлек, спорт ул- тапкырлык.

А.б. Бүген спорт бәйрәмендә ике буын очраша: балалар Һәм аларның әти-әниләре. Без сезгә аларның үзара аңлашып, дус булып яшәүләре турында  сөйләрбез. Уен-ярышны башларга рөхсәт итегез.

1 бала.

Нигә бүген бакчада

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

2 бала.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының- улларының

Кадерлеләре булып. •

3 бала

Әти-әни ярышканда

Без ничек түзеп торыйк?

Бакчага гына йөрсәк тә

Без иң җигезләр булыйк.

4 бала.

 Сәламәтлек - зур байлык бит,

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Спорт белән шөгыльләнү

Җанга ял, тәнгә сихәт.

5 нче бала

Бездә бүген олы бәйрәм-

Физкультура бәйрәме.

Гаиләләрне ярыштырып,

Көчне сынашыйк әле.

("Песня про нашу зарядку"җыры башкарыла)

1а.б. Әйе, сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да

сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез,

түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм

спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чисталык-сәламәтлекнең төп нигезе.

1нче бала

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач

Бигрәк матур булабыз.

2нче бала

Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Чиста итеп, пөхтә булып,

Ашарга утырабыз.

3иче бала

Иртәсен дә, кичен дә

Тешләрне чистартабыз.

Җемелдәп, ялтырап тора

Таза, нык тешләребез.

4нче бала

Иренмим беркайчан да:

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм

Тәрәзәмне ачам да.

(Бөтен гаилә  баса)

2 а.б. Бүген ярышта өч гаилә командасы катнаша. Алар “Иң өлгер гаилә”

уңган гаилә", "Иң бердәм гаилә" титулын алу өчен көч сынашачак.

1а.б. Ә хәзер көчле алкышлар белән командаларны чакырыйк!
(Командалар чыгып тезелә. Алып баручы жюри әгъзалары таныштыра.)

Һәр команданың капитаны үз командасы белән таныштыра, сәламләү сүзләре әйтелә.

2а.б. Командалар үзләре белән таныштырдылар. Ярышларның беренче
турын башлыйк.

БЕРЕНЧЕ ТУР "Кем җитезрәк?"

Сикергеч белән ярыш оештырыла. Әтисе сикереп залның бер башына бара

да шунда сикергечне калдыра. Бала, йөгереп барып, сикергечне әнисенә

китереп бирә. Аннан әнисе сикереп әйләнеп килә.

ИКЕНЧЕ ТУР "Иң төз атучы кем?"

Старт сызыгы билгеләнә. Аннан 3,5 м ара калдырып, һәр команда каршысына

идәнгә кыршау куела. Сигнал буенча командада беренче торучылар ком

тутырылган кечкенә капчыкларны  Зәр тапкыр ыргыталар. Чираттагы

уенчылар да шуны кабатлыйлар. Кыршау эченә күбрәк төшерә алган

команда җиңүче була.

ӨЧЕНЧЕ ТУР "Дуслык белән көчле без"

Әти белән әни, кулларын чалыштырып, бер-берсенә тотыналар. Сигнал  бирелгәч, балаларын кулларына утыртып билгеләнгән урынга йөгереп киләләр.        

(Яшь спортчы" җыры (Р. Вәлиева сүзләре) башкарыла.)


1 а.б. Ярышларыбызны дәвам итәбез. Алдагы бәйге балалар өчен. Ул        |

 "Җавабын тап" дип атала. Һәр командага берәр сорау бирелә. Аңа балалар

җавап бирергә тиеш.

1.Бергә шәүче якын туганнар төркеме. (Гаилә)

2.Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)

З.Тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче барыбыздан олы

 кадерле кеше. (Әби)

2а.6.

Матур да, күңелле дә,

Шаян безнең тубыбыз.

Бәйрәм күңелле узсын,

Хәзер бергә уйныйбыз.


ДҮРТЕНЧЕ ТУР "Көнгерә кебек сикерү"        

Зур тупны, ике тез арасына кыстырып, билгеләнгән урынга кадәр төшермичә    |

сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә кирәк.

БИШЕНЧЕ ТУР "Аума-аума, туп-туры тор!"

 Каршыга билгеле бер ара калдырып кеглялар тезелә. Һәр уенчы, идәннән

тупны тәгәрәтеп, кегляларны аударырга тырыша. Командалар тупны бер-бер    |

артлы ыргыта, аннан күпме кегля ауганы санала.

"Табышмак әйтәм - тап" уены. (Алып баручы уенда катнашкан        катнашучыларга табышмаклар әйтә, ә бу вакытта жюрилар биш турга нәтиҗә ясыйлар)        |

АЛТЫНЧЫ ТУР "Шар кабартабыз"

Командаларга шарлар бирелә. Әтиләр аны кабарталар. Әниләр бәйли, ә бала  

кабартылган шарны урындыкка куя. Аннары әти кабартылган шар өстенә

утыра. Кемнең шары тизрәк шартлый. Шул җиңүче була.

ҖИДЕНЧЕ ТУР "Эзләр буйлап барабыз"

Һәр командага икешәр аяк эзе бирелә. Шул эзләргә генә басып, билгеләнгән

урынга барып җитәргә кирәк. Кире килгәндә бу ара йөгереп үтелә. Кем

беренче - шул җиңүче була.

1а.б. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" бәйгесенә нәтиҗә ясар вакытта җитте.    |
Жюри нәтиҗәне чыгара торсын. Ә без әти-әниләрнең җыр-биюгә
осталыкларын карап үтик. (Әти-әниләр чыгышы тыңлана. Аннан нәтиҗәләр

тыңланыла, җиңүчеләрен билгелиләр)

2а...б.        
Иң матур көн - бүгенге көн!

Иң матур җир-син яшәгән төбәк!        |

Иң яхшы ял - рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык - сәламәтлек!

 1а.б.

Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт!

Тәнгә - сихәт, җанга - рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

2 а.б.

Очраштык без бүген, күңел ачтык,

Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

Тормыш мәшәкатен читкә куеп,

Сәламәтлек өчен көрәштек.

1а.б.

Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә

Син дә спортны ярат!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар баҡсаһында сәләмәтлекте нығытыу алымдары

Балалар баҡсаһында сәләмәтлекте нығытыу алымдары...