Үз кулың белән ясалган кәрҗин
проект по конструированию, ручному труду (старшая группа) по теме

Вазиева Хания Минзяновна

Зурлар төркемендә  яңа технологияләр кулланып, күзәтүләрдән чыгып башкарылган эш. 

Проектның төре : эш барышында макаронның  үзлекләрен ачыклау, төрләре белән танышу, дәвамлы срокта.

Катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбияче, кече тәрбияче, ата- аналар.

Балаларның яше: 5 - 6 яшьлекләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uz_kulyn_beln_yasalgan_krzhin.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче №7  Актаныш балалар бакчасы”

             

Проект

“Үз кулың белән ясалган кәрҗин”.

(зурлар төркемендә  яңа технологияләр кулланып, күзәтүләрдән чыгып  башкарылган эш)

 югары категорияле   тәрбияче ВәҗиеваХәния Минҗан  кызының эш тәҗрибәсеннән.

конфетница 2

Актаныш - 2014 ел.

Проектның исеме  -  “Үз кулың белән ясалган кәрҗин ”

Проектның төре : эш барышында макаронның  үзлекләрен ачыклау, төрләре белән танышу, дәвамлы срокта.

Катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбияче, кече тәрбияче, ата- аналар.

Балаларның яше: 5 - 6 яшьлекләр

Эчтәлек

I. Кереш өлеш

Проблема

Максат

Бурычлар

Актуальлеге

Макаронны сайлау өстенлекләре

II. Төп өлеш

Чыгыш

Кулланма материаллар саны

Технологиясе

Техника куркынычсызлыгы

III. Йомгаклау

Уңай яклары

Нәтиҗә

IV.Кулланылган әдәбият.

V. Өстәмә материал

Рәсемнәр

Фото

Мастер – класс

Кереш

Проблема:

   Күп кенә кешеләр макаронны  өнәп  бетермиләр,  янәсе – фигурага зыяны бар диләр. Чынлыкта исә, азырак фантазияңне, кул эшенә осталыгынны  да кушып җибәрсәң, гади генә макаронны кулланып,    күз явын алырдай, могҗизалы, серле  предметлар булдырып була. Макарон кулланып эшләгән кул эшләре вакытында үзеңә таләпчәнлек арта, эштә төгәллек, пөхтәлеккә өйрәнәсең, тырышлык  арта, иҗади осталык һәм шулай ук күп кенә эш кораллары белән эш итә белү серләренә төшенәсең.  Миңа  макароннан эшләнгән “Күбәләк”, “Тюльпаннар өчен ваза”, “Боз өчен  чиләк”, “ Акча агачы”  күрергә туры килде. Бу эшләр миңа  бу проектны башларга этәргеч булды.  Нәтиҗәдә мин дә, макароннан үз кулларым белән   могҗиза  тудырырга уйладым.

Максат:

 уңайлы, күп  функциональ -  ваза ясау( конфет өчен)

Бурычлар:

конфет савытының формасын ясау; аны төсенә, формасына, стиленә, кулланылышын  туры китереп сайлау;  вазаны ясаганда үзеңнең эшкә осталыгыңны яхшырту;  вазаны бизәгәндә аз чыгымнар тоту.

Актуальлеге :

конфет савытын  конфет, җиләк – җимеш, йорттагы вак – төякне салу, йортны бизәү өчен  кулланып була. Безнең районда андый конфет савытлары сатылмаганлыктан, туганнарга, дусларга бүләк итү өчен  бик кулай бүләк булып тора.

 Өстенлекләре:

 Эстетик - зәвыклы, төрлечә кулланып була, күп хезмәт сорамый, материаллар кул астында, күпләп эшләргә мөмкин.

Төп өлеш

Чыгыш

   Макарон -  ашамлык булып торудан кала, күз явын алырдай, матур әйберләр ясап, бизәп куярлык материал буларак та кулланыла.

  Макарон - бала иҗат итү өчен бик кулай һәм уңай материал булып тора. Кул эшләрен э шләгән вакытта  балаларның фикерләү сәләтләре үсә, бала бер урында утырырга өйрәнә, кул моторикасы  үсеше яхшыра, бу исә үз чиратында баланың үсешенә, сөйләм теленең яхшыруына зур әһәмият бирә. Әзер эшләр үзләренең матурлыклары, гадәти  булмаулары  белән аерылып  торалар.    

   Макаронның формалары төрле булу  төрле  әйберләр уйлап чыгарырга этәрә.Кирәкмәгән әйберләргә “җан” керә. Алар бүлмәне бизәүче предметларга әйләнәләр. Төрле бәйрәм вакытлары  җиткәч, бүләк итү өчен дә уңайлы.

Кулланма материаллар саны

Төп өлеш: пластик чиләкләр (майонез), коробкалар (конфетныкы), шешәләр (сөт). Барсы да  эшләүченең фантазиясенә бәйләнгән.

Төп кулланма материаллар: макарон 15 төрле, клей Титан, клей – гель “Момент”, ак, сары, кызыл, зәңгәр, яшел, алтын, көмеш төсле аэрозоль краскасы.

Өстәмә материаллар: тукыма кисәкләре, ефәк лента, диңгез ракушкалары, һава шары, рамнар, картон, гипс, кәгазъ, киптерелгән чәчәкләр.

Технологиясе

   Бу эшне башкару өчен безгә майонездан бушаган чиләк, эре спиральле макарон, шома, кечкенә  диңгез ракушкалары, яшел төстәге киң ефәк лента, ефәк атлас тасма сары, кызыл- сары төстә, клей Титан, клей – гель Момент,  көмеш төсле аэрозоль краскасы кирәк булачак.

 

   Чиләкне кулга алып, сызыклар сызабыз. Чиләкнең өске өлешеннән  аска таба 3 см. беренче сызыкны сызабыз, ул ефәк лента белән, макарон чиге булып тора. Чиләкнең урта өлешенә икенче сызыкны сызабыз.Ул сызык өс һәм аскы өлешне бүлеп трачак. Бу сызык алдан  әзерләнгән тасма киңлегендә булырга тиеш. Ул тасманы без азактан беркетеп куябыз. 

   

Чиләкнең урта өлешенә  эре спираальне беркетәбез.  Яхшы ябышсын өчен, һәрберсен дә клей белән буяп куябыз. Макаронны өске өлешкә дә беркетәбез. 10-15 скеунд көтеп торабыз. Макаронны төзеп бетергәч, ракушкалар белән эшлибез. 

 Аларны астан өскә таба беркетү уңайлы. Аннан 1 сәгать кибәргә тиеш. Аннан соң аэрозоль краска белән сиптерәбез.

 

Бер үк вакытта аерым ракушкаларга да сиптереп куярга кирәк. Алар безгә тотка өчен кирәк булачак. Буяганнан соң 5-10 сәгать кибәргә тиеш.

    Конфет савытының  өске өлешен һәм эчен 1 см. чиратлаштырып клей белән сылыйбыз. Яшел төстәге ефәк лентаны куябыз. 

Тотка кую өлешендә сызыклар  кисеп калдырырга кирәк . Яшел тасманы алабыз, тоткага клей сылыйбыз, аңа тасманы урыйбыз. Өстенә алдан сиптерелгән ракушканы беркетеп куябыз.Читенә  кызыл – сары төстәге лента белән бантиклап куябыз.Клей кибә. Безнең конфет савыты әзер!

 

Техника куркынычсызлыгы

  1. Кирәкле материалларны, эш коралларын алдан әзерләп кую.
  2. Игътибар белән  инструктажны тыңлау (ТИН)

Шөгыль барышында таләпләр

Эш урынында тәртип һәм пөхтәлекне сакларга.

Клей белән сак эш итәргә.

Кайчы белән эш итү-

  • Үткен кайчы кулланып эшлә.
  • Кайчыны ачык килеш калдырма.
  • Кайчыны иптәшеңә тоткасы белән бир.
  • Кайчы белән уйнама, битеңә якын китермә.
  • Кайчыны эш барышында тиешенчә куллан.

Шөгыль беткәч таләпләр

  1. Эш беткәч, эш урыныңда чисталык булдыр.
  2. Кайчыны савытына тыгып куй.

Йомгаклау

Уңай яклары:

Савыт үз кулларың белән эшләнде, проектлаштыру аз чыгымнар сорый, күпләп эшләү мөмкинлеге бар, мондый конфет савытын өлкәннәргә һәм кечкенә балаларга бүләк итәргә була, кухняда, алгы  бүлмәне бизәү максатында кулланып  та була.

Нәтиҗә

Үз максатына ирешкән бар кеше дә бәхеле!

Бу кул эшем белән мин үз идеяларымны тормышка ашырдым, алар миңа, минем якыннарыма шатлык кына китерәләр!

Мин төрле материаллар белән эш итә белергә өйрәндем (тукыма, ракушкалар, макарон).Яңа технологияне үзләштердем. Вакытның, хезмәтнең  кадерен белергә өйрәндем. Башка кешеләр хезмәтенең бәясен ачыкладым.

Үзем башкарган эштән канәгатьләнү хисе алырга  өйрәндем.

Кулланылган әдәбият:

М.Мельникова «Поделки из макарон, зёрен и круп». Серия: Умное поколение. Школа творчества. Издательство: «ОлмаМедиаГрупп», 2010г.

В.Сейш «Поделки из макарон» Серия: Изучаем окружающий мир вместе.

4 шага. Издательство: «Мнемозина», ИОЦ, 2006.

Н. Кроткова «Книга лучших поделок». Издательство: «РОСМЭН», 2006.

Д.Ушаков «Большой толковый словарь современного русского языка», 2012.

Саксонов В., Касьянова И.В. “Макаронные шедевры”, г. Сызрань, 2012 .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

обобщение опыта работы по теме: "Приобщение старших дошкольников к традиционной народной культуре посредством народных праздников"народной куль

Учитывая значимость данного опыта для развития личности ребенка, автор пришел к пониманию необходимости организовать работу по приобщению дошкольников к традиционной народной культуре в соответствии с...

Конспект по художественному краеведению для средней группы на тему: "В гостях у кулы Анюк"

Данный конспект предназначен для воспитателей ДОУ, которые проводят непосредственно образовательную деятельность по художественному краеведению в средней группе....

Отчет по творческой теме "Формирование экологической куль-туры детей дошкольного возраста посредством приобщения их к природе"

Любовь к природе, сознательное, бережное отношение к ней каждого человека должны воспитываться с раннего детства и в семье, и в ДОУ. Прежде всего мы сами, взрослые люди: воспитатели, чьи-то мамы и баб...

Конспект занятия по развитию речи. (средняя группа) Тема: Зву¬ковая куль¬ту¬ры ре¬чи: звук ж

Уп­ражнять де­тей в пра­виль­ном и чет­ком про­из­не­сении зву­ка ж (изо­лиро­ван­но­го, в зву­копод­ра­жатель­ных сло­вах); в уме­нии оп­ре­делять сло­ва со зву­ком ж ....

Проект "Хантыйская кула - Акань"

Познакомить детей с хантыйской игрушкой кукла-акань....

Здоровьесберегаю-щая технология «Физическая куль-тура в детском са-ду» Пензулаевой Л.И.

Идея здоровьесбережения в педагогике впервые была выдвинута Платоном, последующие поколения ученых развили ее. Так, Аристотель высказал идею природосообразности, которую развил Я.А. Коменский. Его при...