Сәйләнле шар
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (подготовительная группа) на тему

Татарстан Республикасы "Ихлас" нәшрияты "Тылсымлы куллар" журналы "Хезмәт төбе- хәзинә" бәйгесендә "Иң үзенчәлекле эш" номинациясендә җиңүче булдым. Эшем 2015 елның  1нче  санында "Тылсымлы куллар"  журналында  "Тылсымлы остаханә" сәхифәсендә басылып чыкты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx356.27 КБ

Предварительный просмотр:

Сәйләнле шар.

Максат: Чыршы,андагы уенчыклар турында җөмләләр төзү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстер; зәвык тәрбияләү,бәйрәм рухы тудыру.D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020084.JPG

Җиһазлау: Ясалма чыршы, җеп, сәйләннәр,җилем,буяулары купкан чыршы  уенчыгы яисә теннис шары,төсле тасма.

Шөгыль   барышы.

Тәрбияче: Кышның иң матур билгесе итеп нинди  бәйрәмне әйтер идегез?

- Яңа ел бәйрәме.

- Әйе,Яңа ел бәйрәме.Чыршы бәйрәме дә диләр аны.  

 -Кыш бабай безгә чыршы калдырган (ясалма чыршыга күрсәтеп),ә уенчыклар турында оныткан. Буяулары купкан чыршы уенчыгын яисә теннис шарын төсле сәйләннәр белән бизәсәң, өр-яңа уенчык килеп чыга.

D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020085.JPG

  1. Сәйләннәрне бер җепкә тезеп чыгабыз.

D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020092.JPG

  1. Сәйләнле җепне җилем белән шарга ябыштырабыз.( Шарның төбеннән ябыштыра башлыйбыз)

D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020093.JPG

D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020094.JPG

  1. Атлас тасмадан элмәк ясыйбыз.

D:\тылсымлы куллар\102_PANA\P1020100.JPG

Менә сезнең тырышлык белән чыршыбызга матур уенчыклар ясадык,әйдәгез чыршыбызны бизибез (Балалар бизәгән уенчыкларны чыршыга эләләр, шигырьләр сөйлиләр, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр).

Чыршы, чыршы, без сине

                                     Сагнып көттек ел буе.

                                        Син тагында матурырак,

                                      Бизәлгәнсең бу юлы.