Белемдә көч
учебно-методический материал (логопедия, старшая группа) по теме

Агмалова Амина Лутфулловна

Занятие для постановки правильного произношения звуков. Тема "Времена года".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belemd_koch.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә  оешмаларның мәгариф идарәсе

мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Белемдә - көч”

темасына йомгаклау шөгыленең

план – конспект

                                                        Төзеде һәм үткәрде

                                                               укытучы – логопед

                                                   Агмалова  А.Л.

Түбән  Кама

Максат: авазларның дөрес, төгәл әйтелешенә ирешү; бирелгән рәсем сюжетына җөмлә төзү, картина буенча өйрәнгән хикәяне сөйләү, ел фасыллары турында алган белемнәрен капма - каршы мәгънәле сүзләрне бирелгән сүзләрдән дөрес җөмлә төзү; җөмләгә сүзгә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту.

Балаларның логик фикерләү дәрәҗәләрен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: фасыл, кыш, яз, җәй, көз, ай исемнәре, тәүлек, өлеш, гаилә, тәти кашык, явыз, тылсымчы, сер, йозак, зирәк.

Алдан эшләнгән эш: предметлы рәсемнәр буенча җөмлә төзү, схемалар буенча хикәя төзү, төрле ребуслар чишү, җөмләгә, сүзгә анализ ясау. Сүздәге аваәларны санау, урыннарын табу.

Җиһазлар: кассалар, уку өчен сүзләр язылган кәгазьләр, предметлы рәсемнәр, “Гаилә өйдә" рәсеме, телеграмма, хат, ел фасылы төшерелгән сюжетлы рәсемнәр, яз фасылы картинасы, хикәя төзү өчен ярдәмлек схема.

Балалар группага керәләр.

Исәнләшәләр.

Өстәлләре артына барып басалар. Минем соравыма җавап биргән кеше утыра.

  •  Бүген нинди көн  ?
  •  Бер атнада ничә көн?
  •  Атна нинди көн белән башлана  ?
  •  Нинди көн белән бетә?
  •  Сишәмбе белән пәнҗешәмбе арасында нинди көн бар?
  •  Җомга көннең күршеләрен әйтегез.
  •  Тәүлек өлешләрен атагыз.
  •  Бер елда ничә ай ?
  •  Ел нинди ай белән башлана?
  •  Март ае белән кайсы ел фасылы башлана9

Әйе! Яз вакыты башлана. Яз җиткәч безнең якын дусларыбыз җылы яктан кайта. Миңа Кара каргадан телеграмма килде. Ул анда “Мине көтегез, шөгылегезне башламагыз” - дигән. Ә үзе һаман килеп җитми. Әйдәгез, чакырыйк үзен.         Бәлки ишетер.

Кара карга кил, кил,

Майлы башка бирермен,

Майлы башка казанда,

Тәти катык базарда.

- Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Быел да исән - имин туган ягыма кайтып җиттем. Чит җирләрдә сезне бик нык сагындым, шуңа күрә, кайтып җитү шатлыгым белән уртаклашырга сез дусларым янына килдем. Үзем белән җылы якка киткән иптәшләрем рәсемнәрен дә алып килдем. Сез аларны таныйсызмы икән 9

  •  Балалар атыйлар.
  •  Бик яхшы беләсез икән аларны. “Безне онытмаган булсалар бирерсең” - дип алар сезгә хат җибәрделәр. (Бирә)
  •  Мин сезнең белән күрешүемә бик шат. Ә хәзер китәм. Сау булыгыз! Сезгә уңышлар телим.
  •  Рәхмәт, Кара карга! Сиңа матур җәй телибез.

Хат ачыла.

Исәнмесез, дуслар !

Без туган ягыбызны, сезне бик сагындык. Ләкин, сагынсак та кайта алмыйбыз. Чөнки безне явыз тылсымлы серле йозак белән бикләп куйды. Әгәр сез шөгыльдә без җибәргән биремнәрне дөрес итеп үтәсәгез, ул йозак үзе ачылычак. Сәлам белән, сездән ярдәм көтеп дусларыгыз күчмә кошлар.

  •  Балалар, кошларга ярдәм итәбезме?
  •  Әйе.
  1.  “Туганын әйт !”

Логопед кулыннан бер рәсем аталар, аның белән теркемдәш берничә әйберне атыйлар. Аларның нинди төркемгә керүләрен әйтәләр.

  1.  “Әйдә, уйлап алыйк”.
  • Ничә ел фасылы беләсез ?
  •  Ниндиләр?
  •  Кыш айларын әйтегез.

Өстәлдәге рәсемнәрегезне әйләндереп куегыз, карагыз. Кемнең рәсемендә кыш сурәтләнгән. Кыш билгеләре турында җөмлә төзеп әйтегез.

  •  Кем җәй айларын саный ?
  •  Кемдә җәй рәсеме, шул җәй билгеләрен турында җөмлә төзеп әйтә?
  • Кем көз айларын атый?
  • Көз билгеләре турындаа җөмлә төзеп әйтегез.
  •  Кайсы ел фасылы турында сөйләшмәдек ?
  •  Кем яз фасылы турында хикәя төзеп сөйләргә тели9
  1.  - Сез мәктәптә ничек итеп укытучыларның сүзен тыңларга әзерләнәсез ? (Физминут)

Укытучы әйтсә, бас (басалар)

Ул рөхсәт иткәч утыр (утыралар)

Сөйлисең килсә әгәр,

Кулыңны гына күтәр (кул күтәрәләр).

  1.  “Кем тизрәк? ” - Антонимнар (капма - каршы мәгънәле сүзләр) әйтү.

матур - ямьсез        кара - ак

биек - тәбәнәк        көн - төн

юеш - коры        тиз - әкрен

идән - түшәм        каты - йомшак

дус - дошман        җылы - салкын

чиста - пычырак

  1.  “Алсуның гаиләсе” картинасы буенча хикәя төзеп сөйләгез.

Кич белән безнең бөтен гаилә өйдә. Бабай, әти, абый телевизордан футбол карыйлар.

Әби оекбаш бәйли.

Әни чәй кайната. Табын әзерли.

Мин туп белән уйныйм.

“Кем тизрәк? ” - Антонимнар (капма - каршы мәгънәле сүзләр) әйтү.

матур - ямьсез        кара - ак

биек - тәбәнәк        көн - төн

юеш - коры        тиз - әкрен

идән - түшәм        каты - йомшак

дус - дошман        җылы - салкын

     чиста - пычырак

      “Алсуның гаиләсе” картинасы буенча хикәя төзеп сөйләгез.

Кич белән безнең бөтен гаилә өйдә. Бабай, әти, абый телевизордан футбол карыйлар.

Әби оебаш бәйли.

Әни чәй кайната. Табын әзерли.

Мин туп белән уйныйм.

Песине уйнатам.

Безнең гаилә дус һәм тату.

- Ә сезнең гаиләгез ничек ? (2- 3 бала үз гаиләләре турында сөйли).

  1.  Сездә нинди дуслык9 (Физминут).

Бездә дуслык.

Бер - кулларны алга сузабыз.

Ике - кулларны күтәрәбез.

Өч - кулларны як - якка сузабыз.

Дүрт - кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч - бездә дуслык, бездә көч..

Кулларны чиратлап кысып, уннан бергә таба санау.

VIII.  “Зирәк булсаң - әйт тизрәк”

-  Өстәл сүзендә ничә иҗек бар  ?

- Өстәл сүзендә ничә аваз бар ?

- Өстәл сүзендә ничә сузык аваз бар ?

- «Т» авазы ничәнче урында ? нинди ?

- «М» нинди аваз   ?

 Җөмлә нинди хәреф белән башлана?

 Җөмлә беткәч нәрсә куела ?

 Җөмләдә сүзләр ничек язылалар    ?

      IX. “Укы, дөреслә”

Өстәлдә сүзләр язылган кәгазьләр. Аларны укыгыз. Шул сүзләрдән дөрес итеп җөмлә төзеп әйтегез.

       Х.  “Китапханә” сүзенә кергән хәрефләрдән генә нинди яңа сүзләр ясап була ? Балалар кәгазьгә язалар.(Ком сәгате эшли)

          XI.  Тактадагы рәсемнәрнең исемнәренең беренче хәрефләрен генә кисмә хәрефләрдән тезегез һәм укыгыз.

“БЕЛЕМДӘ - КӨЧ”

 Бу сүзләрдән нәрсә аңладыгыз ?

 Белемле кеше генә көчле була һәм бөтен эшне дә эшли ала.

Бу сүзләрдән нәрсә аңладыгыз ?

Белемле кеше генә көчле була һәм бөтен эшне дә эшли ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙың этнокультура белемдәрен үҫтереүҙә дидактик уйындар ҡулланыу.

  Яңы стандарттар буйынса белем йөкмәткеһен заман талаптарына тура килтереү, уның сифатын күтәреү бурыстарын хәл итеү маҡсатҡа ҡуйыла. Киләсәк быуынды тормошҡа әүҙем ҡарашта булған, ...