Грамотага өйрәтү
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа)

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_achyk_dres.docx14.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема [г] һәм [гъ], [гь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация  б-н аерып алу. Бурычлар:. 1. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

2.Сүздән авазны интонация б-н аерып алу һәм аның калынлыгын- нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.

Тартык авазның калын  һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.

Сүзнең беренче авазын аерып ала белү күнекмәләрен үстерү.

3.Татар теленә хас булган [гъ] авазының үзенчәлеге б-н таныш-тыру.

Әдәбият һәм җиһазлау: Эш дәфтәре: 32-33б.Авазларны уйнатып Р.Шәехова китабы,рәсемнәр

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Хәерле иртә, кадерле балалар! (Балалар түгәрәк ясап басалар.Балалар бер –берсе белән сәләмләшәләр)

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!

– Исәнмесез. Хәерле иртә!

Артекуляция гимнастика

Кәефләрегез бик яхшы икән, балалар. Димәк, сез бүгенге шөгыльгә әзер. Барлык биремнәрне дә бик яхшы итеп үти алырсыз дип ышанам. Җайлап кына урыннарыгызга утырышыгыз һәм  мине тыңлагыз. Ягез әле, аларга грамотага өйрәнүдә ниләр белән шөгыльләнүебезне әйтеп узыйк.

Балалар. Грамотага өйрәнү эшчәнлегендә без авазларны ишетергә, кушарга, танырга өйрәнәбез

- Ишек шакыйлар. Ишектә Камилә күренә.

Камилә исәнләшә, үзенең нинди максат белән килүен әйтә:

-Атнадагы көн исемнәрен һәм бүген, кичә, иртәгә, ял көннәре төшнчәләрен ныгыту.

– Балалар, мин бүген балалар бакчаларына хәрефләр таратып йөрим.

Кояшыбыз бүген бик моңсу.

Өйрәнгән хәрефләрне кую

Кояшкай белән  исәнләшә.“г” авазын кабатлау

Тизәйткеч  өйрәнү.

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

Г авазын аерып алу

“Куш кулым” уен.Физминутка

Серле тартма уены

Аваз анализы ясау  Карга,гөмбә сүзләренә

Уен :”Уйныйк әле бергәләп” Сүзләрне иҗекләргә бүлеп үз өйләренә урнаштыру.

“Үз рәсемең турында сөйлә” уены (рәсем буенча җөмлә төзиләр)

Бармак уены

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

Рәсемнәр белән эш.

Ягымлы һәм кырыс малайга г авазы кергән рәсемнәрне бирү.

 Мөстәкыйль эш. Балалар [г] авазы кергән сүзләргә туры килгән

рәсемнәрне — кырыс малай портреты белән, [гь] авазы кергән сүзләргә туры

килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтыралар.

«Кайтаваз» уены.

Тәрбияче, [гъ] авазы кергән сүзне әйтеп, тупны балага бирә. Бала, сүзне нәкъ

шулай ук кабатлап, тупны кире кайтара (карга, багана, таган).

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану

Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...