“Арифметик мәсьәләләр, мисаллар чишү, зурлык, логик мисал, кәгазь битендә ориентлашу, шакмаклы дәфтәрдә эшләү”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

 

Максатлар:

- арифметик мәсьәләләр чишүне дәвам итү;

- мисаллар чишүне дәвам итү;

- линейка белән эшләү;

- логик мисал чишү;

- карточкалар белән эш;

- кәгазь битендә ориентлашуны дәвам итү;

- шакмаклы дәфтәргә бизәкләр ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл arifmetik_mes.zanyatie_291.docx231.1 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Арифметик мәсьәләләр, мисаллар чишү, зурлык, логик мисал, кәгазь битендә ориентлашу, шакмаклы дәфтәрдә эшләү”

 Максатлар: 

- арифметик мәсьәләләр чишүне дәвам итү;

- мисаллар чишүне дәвам итү;

- линейка белән эшләү;

- логик мисал чишү;

- карточкалар белән эш;

- кәгазь битендә ориентлашуны дәвам итү;

- шакмаклы дәфтәргә бизәкләр ясау.

Материал: Колесникова. Эш дәфтәре, карточкалар.

Шөгыль барышы.

1. “Өстәлдә ничә чәчәк бар” биреме.

- Чәчәкләр турында мәсьәләнең биремен төзегез. (Сул як вазада биш лалә чәчәге, уң як вазада алты).

- Сорау куегыз.( Ике вазада барысы бергә ничә чәчәк?)

- Җавапны әйтегез һәм язып куегыз.

5+6=11

2. “Өйнең хуҗаларын ата”.

Биремнәр һәм сораулар:

1) Җәнлекләр тотып торган мисалларны чишсәгез, кайсы җәнлекнең нинди өйдә яшәгәнлеген белерсез. Һәр җәнлекне шул өй белән тоташтырып барыгыз.

2) Кайсы йортта төлке яши һәм ни өчен? (19 саны язылган өйдә яши, чөнки 9+10=19)

3) Куян кайсы өйдә яши һәм ни өчен? (18 саны язылган йортта, чөнки 10+8= 18)

4) Аю кайсы йортта яши һәм ни өчен шулай? (15 саны язылган йортта яши, чөнки 10+5=15)

3. “Математик туп” биреме.

- Мин сезгә мисаллар әйтеп, тупны ыргытам, сез җавап әйтеп кире атасыз.

10+8=18

10+4=14

12+2=14

10+3=13

10+2=12

Ял минуты

4. “Дөрес буя” биреме.

Бирем һәм сорау:

1) Коробканың биеклеген линейкалар белән үлчәгез һәм буш шакмакка язып куегыз. (3 см)

2) Һәрбер карандашның озынлыгын үлчәгез һәм буш шакмакка язып куегыз. (2 карандашның озынлыгы – 3см, берсе – 4см)

3) Коробкага сыя торган карандашларны гына буягыз.

4) Нинди карандашларны буядыгыз? Һәм ничәне? (Озынлыгы 3см булган ике карандашны буядык)

5. Карточкалар белән эш.

C:\Users\user\Documents\бакча\матем\задания по матем\cf55ef0806c7738ab8242c7345c97439_h.jpg

- Нокталарны тоташтырыгыз һәм нинди рәсем ясалганын күрерсез.

6. “Кызыклы диктант”

- уң як почмакка, өскә түгәрәк ясагыз.

- сул як почмакка, аска шакмак ясагыз.

- уң як почмакка, аска турыпочмак ясагыз.

- сул як өске почмакка өчпочмак ясагыз.

- уртага овал ясагыз.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”

Ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”  (4-5 яшьлек балалар өчен )...

Мисье Курче

Эх Вот и вссе...

Презентация «С газом будь осторожен, от газа пожар возможен»

Это необходимо знать каждому:не открывайте максимально газовые краны, т. к. при слишком сильной струе газа может произойти отрыв пламени от горелки, а это приводит к понижению температуры в зоне горен...

Программа по развитию логико-математических представлений «Ментальная арифметика» для детей от 5 до 6 лет

Программа по развитию логико-математических представлений «Ментальная арифметика»  для детей от 5 до 6 лет...

Консультация для родителей Ментальная арифметика гармонично развивает оба полушария головного мозга. Левое полушарие — отвечает за логику и высокий IQ, умение сконц

Консультация для родителей Ментальная арифметика гармонично развивает оба полушария головного мозга. Левое полушарие — отвечает за логику и высокий IQ, умение сконцентрироваться на задаче, памят...