Саннар илендә
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Байрамова Резида Габделбаровна

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannar_ilend.docx18.61 КБ

Предварительный просмотр:

Саннар илендә

Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күрсәтү,атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик алымнар: 1) уен (сюрприз моментлары ),2) күрсәтмә (иллюстрацияләр),3) сүзле (сораулар,җаваплар,киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: геометрик фигуралардан төзелгән самолет рәсеме, геометрик фигуралар, шарлар, 7 цифрлы йорт рәсеме, компьютер, экран .

Тарату материалы:1 дән 10 га кадәр саннар белән карточкалар, геометрик  фигуралар, шакмаклы дәфтәр бите,таякчыклар.

Шөгыль барышы:

(Балалар түгәрәк буенча урындыкларга тезелеп утырганнар)

Тәрбияче. Исәнмесез,балалар.Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

(СМС тавышы килә)

Балалар кемдер безнең белән элемтәгә чыгарга тели ахрысы.Тыңлап карыйк әле.

Математика патшабикәсе (экраннан).

- Исәнмесез,балалар,мин Математика патшабикәсе булам.Мин сезнең математиканы яратканыгызны,цифрлар,геометрик фигуралар белән дус икәнегезне беләм.Шуңа күрә сезне үземнең тылсымлы илемә кунакка чакырам. Ә хәзер сезне сынап карыйсым килә .Мин сезгә шигъри табышмаклар әйтәм,сез җавапларын табып карагыз әле.

                             Апа уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Инзиләгә биргән шар,

        Ә Исламга  самовар.

        Камиләгә барабан,

        Зөһрәгә биргән  диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

М.п. Әйе ,дөрес.

    2) Керпе гөмбәгә барган

        9 ак гөмбә тапты

        3 не бирде тиенгә

        Калганын кәрзиненә.

        Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган ?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

М.п. Булдырдыгыз,балалар!

    3) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

( Балаларның җаваплары тыңлана)

М.п.Бик дөрес.

                        4)  Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

( Балаларның җаваплары тыңлана)

М.п. Булдырдыгыз,балалар,мин сезне математика патшалыгында көтеп калам, рәхим итегез

Тәрбияче.Балалар,  Математика патшабикәсенең чакыруын кабул итәбезме? Сезнең анда барасыгыз киләме?

Балалар.  Әйе,барасыбыз килә.

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын эзләп тапсагыз, Математика патшабикәсе янына нәрсәгә утырып барасын белерсез.

Оча күктә бер зур кош,

Канатларын бер дә какмый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Балалар:  Самолет.

(Экранда самолёт рәсеме күренә )

Тәрбияче.Дөрес, балалар, без Математика патшалыгына самолетка утырып барырбыз. Ә самолет моделен үзебезгә ясарга туры киләчәк.

(Тактага геометрик фигуралардан  самолет рәсеме  ясыйлар.Фигураны куйган бала самолет формасында төзелгән өстәл артындагы урынга утыра бара.)

Тәрбияче.Балалар,самолетны  нинди геометрик фигуралардан төзедегез.?

Балалар. Өчпочмаклардан.

Тәрбияче.Самолетны төзү өчен ничә өчпочмак кулландыгыз?.

(Балалар саныйлар)

Балалар.Ун.

Тәрбияче. Яшел өчпочмаклар ничә? Кызыл? Зәңгәр?Сары? Ак? Өчпочмакларның төсләре турында нәрсә дип әйтеп була ?

Балалар.Биш төрле төстән ясалган,икешәрдән.

Ә хәзер бармаклар өчен гимнастика ясыйбыз.Барыбыз да бастык.

Уң кулыбызны табыйк,(уң кулны күрсәтәләр)

Әйдәгез санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,иң кечтекидән.

Чәнти була бер, исемсез-ике.

Урта бармак –өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак,

Әнә нинди зур тармак.

Менә биш күпме була.

Бөкләгәч йодрык була. (Сул кул белән дә шундый ук күнегүләр эшлиләр)

(Өстәл артына утыралар)

Дәфтәрләрдә эш.График диктант

Тәрбияче. Балалар,безгә сәяхәтебезнең маршрутын сызарга кирәк.  Дәфтәр битләрен алдык, карандашларны әзерләдек. Эшне бирелгән ноктадан башлыйбыз.

2 шакмак өскә -  3 шакмак уңга -  2 шакмак аска-4 шакмак уңга – 1 шакмак өскә – 5 шакмак уңга.

Маршрутны билгеләдек, хәзер юлга чыксак та була. Әйдәгез,тылсымлы сүзләр әйтик.

                       10 га кадәр саныйбыз,

                       Зәңгәр күккә очабыз.  

 (1 дән  10 га кадәр саныйлар һәм урыннарга утыралар)  Менә без кузгалдык та. (Экранда самолет күренә,самолет тавышы ишетелә)

Тәрбияче.Юлда барганда күңелсез булмасын өчен мин сезгә сораулар бирәм,сез җавап бирерсез.

  • 6 дан соң нинди сан килә ?
  • 7 санының күршеләрен атагыз.
  • Нинди сан 6 дан 2 гә зуррак?
  • Нинди сан 7 дән 2 гә кечкенә?
  • Саннар рәтендә нинди сан төшеп калган?
  • Имәндә 5 алма бар иде,берсе өзеләп төште.Ничә алма калды?

Безнең самолет Цифрлар  шәһәрчегенә якынлаша Игътибар! Туктыйбыз! (самолет тавышы)

Ә хәзер 10 нан 1 гә кадәр санагыз.

Балалар. 10 ...- 1

Тәрбияче. Балалар,самолётта барганда без ардык, ял итеп алыйк.

Ял минуты.

Кулларны җәеп бастык,

Килеп чыкты самолет,

Канатларны уңга,

Канатларны сулга,

1 -2, 1 – 2,

Кулларны төшерәбез,

Урынга утырабыз. (Паласка түгәрәкләнеп утыралар)

Тәрбияче. Менә  без  Цифрлар  шәһәрчегендәә.Бу шәһәрдә кемнәр яши дип уйлыйсыз?

Балалар. Цифрлар.

Тәрбияче. Дөрес,балалар .Әйдәгез монда яшерелгән саннарны табып карыйк әле.(Балалар саннарны табып күрсәтәләр.)

Ә монысы нинди цифрлар? Монда  нинди  сан юк?

Балалар эзлиләр. 7 Саны.

Тәрбияче.(7 санының составы  язылган таблицага күрсәтеп)  Ә менә 7 саны бу  йортка  язылган бит .Тик ни өчен монда язылган ул?

 (Балаларның җаваплары тыңлана)

Балалар,  Математика патшабикәсе сезне бу тылсымлы сан белән ныграк таныштырырга тели. 7 саны  әкиятләрдә,мәкальләрдә,әйтемнәрдә  киң кулланыла.Мәсәлән,7 кат үлчә,1 кат кис.

Кәҗә бәтиләре ничә булган?(Экранда рәсеме күрсәтелә)

Гномнар турындагы әкият ничек атала? (Экранда рәсеме күрсәтелә)

     Атнада ничә көн? (атна көннәрен санау)

Салават күперендә ничә төс? (Экранда рәсеме күрсәтелә)

    Тәрбияче. Балалар,бу йортның һәр катындагы фатирларга анда яшәүчеләрне урнаштырырга кирәк.Сез миңа булышырсыз бит.

Балалар.Әйе.

Тәрбияче.Ә безгә ярдәмгә менә бу геометрик фигуралар килер.Санагыз әле, монда ничә геометрик фигура ?

Балалар . 7 .

Тәрбияче. Размерлары буенча алар нинди?

Балалар. 1се зур, 6 сы кечкенә.

Тәрбияче. Өстәге  катта яшәүчеләр 1 һәм 6.   Ислам,аларны фатирларга  урнаштыр. Монда нинди геометрик фигуралар бар?

Балалар.  2  өчпочмак ,5 түгәрәк..

Тәрбияче.  2 катта яшәүчеләр кайсылары була инде?

Балалар. 2  һәм 5.

Тәрбияче.Геометрик фигуралар  төсләре буенча нинди?

Балалар.  3 се - кызыл,  4се – ак. 3 катта яшәүчеләр 3 һәм 4 . Калган фатирларны шул ук  тәртиптә тутырып бетерәбез.

Тәрбияче. Ә хәзер  бер уен уйнап алыйк. Мин сан әйтәм, мәсәлән 2, сез икешәрләп басарга тиеш буласыз. 3 дисәм, 3 әрләп басасыз.Башладык. (Музыка тавышы )

Тәрбияче. Без Математика илендә яшәүчеләргә менә ничек булыштык.  Ә хәзер безгә кузгалырга кирәк. Утырабыз! (Самолётка утыралар)  Моторны кабызабыз!  10 нан 0 гә кадәр саныйбыз!

Балалар.10 ...0 (самолёт тавышы)

Тәрбияче.Юлда барганда туп белән  бер уен уйнап алырбыз.(Һәр балага 1 әр мисал әйтә , тупны алган бала җавап бирә.)

7 -2 , 6+1 ,7 -3 , 5+2 ,7-4 , 4+3, 7-1 ,7-5 ,7-6, 1+6

Тәрбияче  Менә без кайтып та җиттек (самолёт тавышы)

      Хәбәрче (каршы ала ). Исәнмесез,балалар,мин – “Балачак иле” газетасы хәбәрчесе..Сезнең Математика патшалыгына әйбәт кенә барып кайтуыгызны ишеттем.Мин сезнең өчен бик шат.Әйтегез әле сез анда яшәүчеләргә ярдәм иттегезме?

Балалар.Әйе,анда яшәүчеләрне йорттагы фатирларга урнаштырдык.

Корреспондент:

Нәрсәгә утырып бардыгыз?

Юлда ниләр эшләдегез?

Сәяхәт ошадымы?       Интервью өчен рәхмәт    .Сау булыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тылсымлы саннар"

Предлагаем вашему вниманию цифры - раскраску «Волшебные числа». Эта маленькая книжечка вам поможет совершенствовать навыки счета в пределах 10, называть цифры с 1 до 9, числа в прямом и обратном поряд...

"Тылсымлы саннар"

Предлагаем вашему вниманию цифры - раскраску «Волшебные числа». Эта маленькая книжечка вам поможет совершенствовать навыки счета в пределах 10, называть цифры с 1 до 9, числа в прямом и обратном поряд...

Саннар составы

1 дән 5кә кадәр цифларны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп  куеп, җавап бирергә өйрәтү. 5ле саны  эченә кергән саннарны кушу ...

Проект «Ыдыктыг саннар».

Проект ажылынын чугулазы: Тыва дылывысты, чанчылдарвысты ооренмес болзувусса, озуп келгеш кымнар болур бис? Тыва деп нация турар бе?...

Веселый счет.Саннар.

Занятие направлено на обучение дошкольников темы счета на татарском языке, закрепить умение детей считать до 5, находить и правильно называть заданную цифру; совершенствовать счет по порядку;-...

Саннар илендә

Зурлар төркемендә танып белү үсеше - математика буенча ачык шөгыль...