Саннар илендә
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Зурлар төркемендә танып белү үсеше - математика буенча ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannar_ilend.noyabr_2018.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

 Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Саннар илендә”

Ата-аналар һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен кечкенәләр төркемендә танып белү (математика)  эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Ноябрь, 2018 ел

Максат: 1. 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.

2. Геометрик фигураларның аерымлыкларын күрә белергә өйрәтүне дәвам итү.

3. Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту.

4. Игътибарлылыкларын, тизлекләрен, җитезлекләрен үстерү.

Җиһазландыру: кәгазь битендә геометрик фигуралар төшерелгән рәсемнәр, төрле төстәге геометрик фигуралар, 1 дән 5 кә кадәрге саннар, чиста ак кәгазь, төсле карандашлар, уенчыклар төшерелгән картина, уен өчен кечкенә туп, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, “Яз килә” җыры – аудио диска, өй рәсемнәре, хат.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Исәнләшү. Балаларны килгән кунаклар белән исәнләштерү.

– Әйдәгез әле, балалар, без шөгыльгә кергәнче сезнең белән көчлеләр иленә барабыз. (Балалар басалар һәм “1, 2, 3 – безнең кулда көч” – дип гимнастика ясап алалар.)

– Менә хәзер без көчле, булдырдыгыз. ( Шулвакыт хат күрәләр.) Ах, карагыз әле, нинди хат бар. Анда нәрсә язылган икән, әйдәгез әле укыйк. (Хат укыйлар.) “Сез көчлеләр иленә килеп кердегез. Әгәр сез үз көчегезне белемдә күрсәтсәгез, монда чәчәкләр үсеп чыгар. Уңышлар сезгә. Көчлеләр иле патшасы.” Әйдәгез, балалар, бергәләп көчлеләр иленә барабызмы?

 

Дидактик уен “Буш өйләр”

Карагыз әле, безнең өйләр бушап калган, саннар өйләрен югалтканнар. Кемдә – кем саннарны өйләренә кайтарырга булышыр икән? (Саннарны өйләренә куйдыру.)

 

Сүзле уен “Саннарны санау”

Ә хәзер саннарны санап карыйк инде. ( Бергәләп санау.) Саннар үпкәләмәсен өчен арттан алга таба да саныйк инде. (Саннарны кирегә санату.) Булдырдыгыз, карагыз әле, безнең бер чәчәк үсте. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.

 

Сүзле уен “Ничәнче?”

Тактадагы рәсемнәрне күрсәтү һәм аларның ничәнче торуларын әйттерү. (Чәчәк үсә.)

 

Өстәл уены “Геометрик фигуралар”

Геом. фигураларның исемен һәм төсен әйтүләренә ирешү. Бер – берсеннән нәрсәләре белән аерылып торуларын әйттерү. (Чәчәк үсә.)

 

Ял вакыты

Җил исә, исә, исә.

Агач башын селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә. (Ике тапкыр кабатлау.)

 

Үстерешле уеннар:

 а) Һәрбер балага саннар һәм геометрик фигуралар төшерелгән карточкалар, карандашлар таратылган була. Балалар саннарны дөрес иттереп фигуралар белән тоташтырырга тиеш. (Чәчәк үсә.)

б) Квадратлар төшерелгән битләр, төсле карандашлар таратыла. Тәрбияче кушуы буенча, балалар квадратларны тиешле төскә буярга тиеш. (Чәчәк үсә.)

 

Аз хәрәкәтле уен “Күршесен тап”

Туп белән балалар санның күршесен әйтеп бирәләр. (Чәчәк үсә.)

 

Рефлексия.

– Без бүген ниләр эшләдек икән соң, балалар?

– Ни өчен безнең чәчәкләр үсеп чыкты соң?

– Димәк, без көчлеме инде?

– Ничә чәчәк үсеп чыкты соң, санап карыйк инде (Санау.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннар илендә

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән шөгыль...

"Тылсымлы саннар"

Предлагаем вашему вниманию цифры - раскраску «Волшебные числа». Эта маленькая книжечка вам поможет совершенствовать навыки счета в пределах 10, называть цифры с 1 до 9, числа в прямом и обратном поряд...

"Тылсымлы саннар"

Предлагаем вашему вниманию цифры - раскраску «Волшебные числа». Эта маленькая книжечка вам поможет совершенствовать навыки счета в пределах 10, называть цифры с 1 до 9, числа в прямом и обратном поряд...

Саннар составы

1 дән 5кә кадәр цифларны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп  куеп, җавап бирергә өйрәтү. 5ле саны  эченә кергән саннарны кушу ...

Проект «Ыдыктыг саннар».

Проект ажылынын чугулазы: Тыва дылывысты, чанчылдарвысты ооренмес болзувусса, озуп келгеш кымнар болур бис? Тыва деп нация турар бе?...

Веселый счет.Саннар.

Занятие направлено на обучение дошкольников темы счета на татарском языке, закрепить умение детей считать до 5, находить и правильно называть заданную цифру; совершенствовать счет по порядку;-...