Cерле алан
план-конспект занятия по математике на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

                Максат:  Балаларның математик күзаллауларын ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_alan_konspekt.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Катнаш төркемдә ФГОС буенча”Математик сәяхәт”дигән темага үткәрелгән танып белү эшчәнлегенең план-конспекты                      

                                тәрбияче Миннахметова Н.Х.    Әҗәкүл авылы           октябрь 2015 ел

Белем бирү өлкәләрендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: “Танып белү”, ”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коммуникатив үсеш”,”Физик үсеш”,”Иҗади-эстетик үсеш”.

Балаларның эш төрләре:уен,танып белү,фольклор, хәрәкәт,конструкияләү.

Максат:Балаларның математик күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:(уртанчылар төркемендә)

1.Математика фәненә кызыксынучанлыкларын һәм табигатькэ мәхәббәт тәрбияләү.

2.Геометрик фигураларны аеру күнекмәләрен үстерү.

3.1-5 саннары эчендә санарга һәм цифрларны танырга өйрәтүне дәвам итү.

Бурычлар:(мәктәпкә әзерлек төркемендә)

1.Мәсьәләләр чишкәндә сабырлык,ихтыяр көче,тәвәкәллек,уңышлы чишелештән канәгатьләнү хисе тәрбияләү.

2.Саннар турында булган белемнәрен үстерү.

3.Цифрларны таный белергә, санны бергә арттыра, киметә белергә,10эчендә саннар составының кечерәк ике саннан торуын өйрәтүне дәвам итү.

Сөйләм усеше:агачлар турында сөйләшкәндә яфракларын санау, өчпочмаклардан чыршы төзү,”Серле алан”сүзен укыганда хәрефләрне,иҗекләрне. сүзләрне билгеләү.

Социаль-коммуникатив үсеш:аланда,уеннар вакытында КГКүстерү.

Физик үсеш:эзләр буенча барганда 10га кадәр санау. Елга аша сикереп чыкканда атна көннәрен искә төшерү.

Иҗади-эстетик үсеш:муенса ясаганда төймәләрне санау.

Җиһазлар:бизәлгән алан,уеннарга һәм цифрлар язылган карточкалар,киселгән эзләр, елга өчен чүпрәк,муенса ясау өчен материаллар,”Маша и медведь” әкиятеннән киенгән Маша,сумка-рюкзак,массаж өчен энәле туплар.

Тарату материаллары: һәр балага җитәрлек киселгән гөмбәләр,уртанчылар өчен УМК дан чыршы төзү өчен төрле зурлыктагы өчпочмаклар ,мәк. әз.төркеме балаларына шакмаклы дәфтәр битендә нокталарны тоташтыру эше буенча биремнәр,фломастерлар.Муенса ясау өчен төрле төстәге сок таякчыклары,төрле зурлыктагы сәдәфләр.

Техник чаралар:магнитафон,диск”Туган телдә сөйләшәбез”,компьютер, проектор(табышмаклар, алан сүзе,аю белән Машаның сүрәтләре)

Балаларны оештыру:сәяхәткә аланга алып бару.

Планлаштырылган нәтиҗә:табышмакларга җавап бирә  һәм карточкадан цифрларны, геометрик фигураларны күрсәтә дә беләләр,уртанчылар 5кә кадәр саный,төрле зурлыктагы өчпочмакларны үсә бару тәртибендә төзи беләләр.Мәк.әз. төркеме балаларының саннар турында белемнәре үскән. Биремнәрне, ташландык материалдан муенсаны эшли  беләләр.

Шөгыльнең барышы:                 Бергәләшеп без басыйк

                                Шатланышып елмайыйк

                                Бер-беребезгә, апаларга

                                Хәерле көннәр теләп шөгылебезне башлыйк

Тәрбияче: Бүген безгә кунакка күп апалар килгән. Әйдэгез без дә берәр кая сәяхәткә барыйк. Барасыгыз киләме? Кәефләрегез ничек?

Карагыз әле, балалар, монда ниндидер эзләр бар. Нинди эзләр микән бу, кая алып баралар микән? Шул эзләрдән барып карыйк әле (идәндә кәгазьдән кисеп беркетелгән аяк эзләре).

(Эз буйлап 10 га кадәр санап баралар. Елга янына җитәләр, ә елганы атна көннәрен рәттән әйтеп сикереп чыгарга кирәк. (Проекторда “Серле алан” дип язылган.)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, монда ниндидер бер сүз язылган. Безнең зур балалар хәрефләрне таный. Әйдәгез әле укып карыйк (укыйлар: “Серле алан”.Ничә хэрефтән тора икән,санап карыйк әле?.Ә ничә сүздән?Ә сүзләр ничә иҗектән?). (Идәндә таҗларына саннар язылган, геометрик фигуралар ясалган чәчәкләр).

Чыннан да, мондагы чәчәкләр дә серле күренә. Утырыгыз әле шул чәчәкләр янына. Әйдәгез әле, балалар, бу серле чәчәкләр белән уйнап ял итеп алыйк. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын шул чәчәкләрнең таҗларыннан табып алырсыз микән?

Табышмаклар:

  1. Әйләндереп куйгач аны

Урындык төсле була?                                                (дүртле)

2 .Әгәр ике яртышар боҗраны

Кушсаң ничәле саны килеп чыга?                                (өчле)                                                        

3. Аслы-өсле ике балдак,

Берсе-берсенә тигез.

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Бу була инде?                                                                (сигез)

4.О хәрефе күк билге бар,

Ноль дип йөртәләр аны.

Сул ягына өстә берне

Килеп чыга ... саны.                                                        (ун)

5.Дүрт ягы да бер төсле фигура?

6.Ян-яклары бер төсле булган фигура?                                

7.Башы да, азагы да юк?

8.Өч яклы фигура?

9.Терәп куйган чалгы нинди цифрга охшаган?                (җиделе)

10.Алтыны әгәр дә син,

Баштүбән борып куйсаң,

Килеп чыга яңа цифр-

Ничәле була бу сан?                                                        (тугызлы)

Бик дөрес,балалар.Ә хәзер үзегезгә ошаган бер карточканы аласыз да тәртип саннары буенча басабыз. Зурлар кечкенәләргә булышабыз.

Уеннар:

“Цифраларны тәртип белән төзе”,“Күршесен әйт”.”Үз урыныңа бас”

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер без сезнең белән  гөмбә дә җыеп алырбыз (алдан ук әзерләп куйган кәрзиннәрне алалар)

(Уртанчылар төркеме балалары күрсәткән сан буенча җыялар, ә мәктәпкә әзерлек балалары 1 гә арттырып, я киметеп җыялар)

Тәрбияче: Бу аланда безнең якта үсә торган агачлар да бар икән.Таныйсызмы?Монсы нинди агачка охшаган? Ә монсы? (чыршы турында табышмак)

Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бердщ юк

Нинди агач турында микән бу табышмак? Әйе, балалар, чыршы агачы турында. Нишләптер бу аланда күренми әле чыршы. Әйдәгез әле, серле аланны тулыландырып математик чыршы төзеп карыйк (УМКдагы төрле зурлыктагы өчпочмаклардан уртанчылар чыршы ясыйлар, ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары нокталарны тоташтырып чыршы ясыйлар: (фломастер белән)

Шундый матур аланда булмаса бер җырлап та алыйк!Җыр:”Куш кулым “,”Туган телдә сөйләшәбез”дискасыннан.Җыр беткәндә проектордан Маша күренә.(җырдан соң “Маша и медведь” әкиятеннән кулына сумка-рюкзак тоткан Маша керә)

Маша: Каян килә бу тавыш дип торам. Карасам, безнең аланга балалар килгән икән! Сез каян килдегез соң, бер күргәнем юк иде?!

Балалар: Әҗәкүл балалар бакчасыннан килдек.

Маша: Ә мин урман мәктәбеннән кайтып киләм. Балалар бакчасыннан булгач, сез күп әйберләр белә торгансыздыр инде. Миңа да ярдәм итегез әле. Санның үзеннән кечерәк ике саннан торуын, санның составын беләсем, өйрәнәсем килә.

Тәрбияче: Әйе, Маша, безнең балалар бик тырышлар, күп әйберне беләләр. Ягез әле, балалар, Машага 5 санының составын әйтеп күрсәтик (балалар җаваплары).Теләгән балалар башка саннарның составын әйтәләр.

Маша: Белдем, менә хәзер мин әйтеп карыйм әле, 6 саны ул 3 һәм 2 саннарыннан тора (балалар төзәтә, азактан дөресен әйтә)

(Маша сумкасын актара)

Маша: Менә монда укытучы Ябалак мәсьәлә дә җибәрде. Аны да чишәргә булышыгыз әле!Проектордан эшләү. (балалар чишә, берничә бала үзләре дә төзеп күрсәтә). Болай булгач булды бу, эш беткәч уйнарга ярый (сумкасыннан  туплар ала)

(Массаж туплары, көй астында массаж ясыйлар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, әйдәгез инде, балалар, тупны тутырып куйыйк

Маша: Уф, рәхәт булып китте (кул белән түшен тота). Ой, муенсам! Харап булдым. Муенсам югалган. Аю бабай тагын ачуланыр инде үземне (борчыла)

Тәрбияче: Борчылма, Маша, без сиңа булышырбыз. Әйдәгез, өстәл янына барыйк (уртанчылар проволока белән, ә мәктәпкә әзерлек төркеме инәләр белән муенса эшлиләр, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары нәрсә белән әшлиселәре килә, шул өстәлгә баралар)

Маша: Рәхмәт инде, төймәләр бигрәк ошады. Көн дә берсен тагармын инде. (Проектордан музыка астында Аю күренә). Ой, Аю бабай мине югалткандыр инде, йөгердем.

Тәрбияче: Безгә дә кайтырга вакыт. Серле аланда иң исегездә калган өлеше кайсы булды? Без кемгә ярдәм иттек? Сезгә ошадымы серле алан?Өйгә кайткач сез үзегезнең әниләрегезне,абый-апаларыгызны нәрсәгә өйрәтәсез? Булдырдыгыз, балалар, молодцы да инде үзегез. Мин сезне бик яратам! Ә хәзер үзебезнең килгән эзләрдән 10 нан кирегә санап кайтып китәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Моя малая Родина - Северная Осетия-Алания"

Очень важно с младенчества и раннего детства прививать детям любовь к родному краю, к родному языку, родной культуре....

Моя Республика Северная Осетия - Алания

воспитание у детей чувства любви к малой Родине, родному краю...

Животные РСО-Алании

Животные РСО-Алании...

Конспект НОД «Моя Республика – Северная Осетия - Алания»

национально-региональный компонент....

ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ОРГАНИЗОВАННОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ С УЧЕТОМ НАЦИОНАЛЬНО - РЕГИОНАЛЬНОГО КОМПОНЕНТА В СТАРШЕЙ ГРУППЕ ДОУ (ДЛЯ РЕСПУБЛИКИ СЕВЕРНАЯ ОСЕТИЯ-АЛАНИЯ)

Современная система образования в дошкольном образовательном учреждении (далее – ДОУ) должна реализовываться через организацию  всевозможных видов детской деятельности и их интеграцию с исп...

Алан Милн "Три пингвина"

Алан Милн "Три пингвина"...