Урман мэктэбе
методическая разработка по математике (подготовительная группа) на тему

Нуриева Гулия Раифовна

Интегрированное итоговое занятие для подготовительной группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematitka.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:

Урман мәктәбе.

“Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе

Нуриева Гөлия Раиф кызы

2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен интеграль эшчәнлек

Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар.

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү; сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: урманга сак караш һәм эшчәнлек аша балалар белән образларга кереп,төрле кызыклы биремнәрне үтәргә кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Танып белү”, “Нәфис-нәфәсәти үсеш”,  ”Сөйләм үсеше”, “Физик үсеш”,

Сүзлек өстендә эш: ышанычлы, ышандыручан, тәрбияле, уңган, түземле, чыдам, кызыксынучан, тырыш, кешелекле, сыйныф, линейка.

Алдан үткәрелгән эш:

сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”;

мәктәп, укучы, укытучы турында әңгәмә;

мәкальләр өйрәнү

“Урман”турында белемнәрен киңәйтү.

Әсбаплар: проектр, демонстрацион рәсемнәр, ребус (мәктәп сүзенә),”Серле агач” һәр балага җәнлек маскалары.

Таратма: саннар һәм хәрефләр,

 Эшчәнлек төзелеше

l. Кереш. Уңай психологик халәт булдыру.

ll. Төп өлеш.

1. “Сорау – җавап” мәктәп турында сөйләшү. Табышмакка җавап бирү. (укытучы). Укытучыча хас сыйфатларны санау.

2. Ребус чишү. Мәктәп сүзе килеп чыга.

3.Мәсәләләр чишү

4. Ял минуты. “Җәнлекләр”

5. Сюрприз моменты. Шүрәле керә

6. Урманда үзеңне ничек тотарга

lll. Йомгаклау. Балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәнүләре турында, бүгенге шөгыльдә нәрсәләрнең ошавы, нәрсәләрнең авыр булуы турында әңгәмә.

 Эшчәнлек барышы

l. Кереш.

(Залда балалар ярымтүгәрәк ясап,урындыкларда утыралар.Тәрбияче тылсымчы булып керә.)

Т.Кунаклар бар икән.Сез кайсы балалар бакчасыннан сон? (җавап)

-Сез кайсы төркем балалары соң?

Б.Без,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.

Т: Ә сез мине таныйсызмы сон?

Б: Әйе, сез тылсымчы.

Т: Әйе, дөрес, балалар, мин тылсымчы. Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Б: Әйе.

Т:Без сезнең белән урманга сәяхәткә барырбыз.

Т: Урманда нәрсәләр яши?

Б: Җәнлекләр.

Т: Әйдәгез, мин сезне шушы тылсымлы таягым белән урман җәнлекләренә әверелдерәм. Күзләрегезне йомыгыз. (Тылсымчы, тылсымлы таягы белән селтәнеп тылсымлы сүзләр әйтә).

-Крабли, крабли бом. (Балалар 10 кадәр саныйлар, күзләрен ачканда урман җәнлекләре маскасы була). (Урман тавышы белән музыка яңгырый.)

Т: Игътибар, игътибар барлык укуга керүче җәнлек балаларын белемнәрен һәм мәктәпкә керергә әзерлекләрен белер өчен урман мәктәбенә чакырабыз. (Җәнлек маскалары кигән балалар тәрбияче билгеләгән урынга киләләр).

Т: Рәхим итегез дусларым. О, минем урманымда быел мәктәпкә барырга теләгән җәнлек балалары шактый икән. Димәк, сезнең мәктәпкә барасыгыз килә?

Б: Әйе.

Т: Яхшы, әйдәгез мин башта сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм.        .

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез башта алар белән исәнләшик.

-Исәнмесез, кунаклар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле көннәр теләп

Шөгылебезне башлыйк.

(Балалар бер берсенә елмаеп билгеләнгән урынга утыралар).

II. Төп өлеш

1. Ишектән “Куян кызы” керә

Кк: Минем дә мәктәпкә барасым бик килә. Мине дә мәктәпкә алып барыгыз әле.

Т: Җәнлекләрем карагыз әле бу куян кызы кайсы әкияттән сон?

Б: Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятендәге куян кызы.

Т: Әйе, дөрес әйттегез. Бу әкияттәге куян кызы нәрсәне дөрес эшләмәгән?

Б: Әнисе алып кайткан киез итекләрне салып ташлаган һәм чирләгән.

Кк: Юк, мин аларны хәзер бердә салмыйм, гел киеп йорим.

(Әкият буенча фикер алышу)

1) Уен: “Сорауга-җавап”

Тәрбияче:- Балалар, әйтегез әле, сез тиздән балалар бакчасыннан китәсез, аннары 1 сентябрьдә сез кая барачаксыз? (Мәктәпкә)

-Мәктәпкә баручы балаларны кем дип атыйлар? (Укучылар)

-Укучылар укый торган бүлмә ничек дип атала? (Сыйныф)

-Укучылар нинди билгеләрне бик яраталар? (4, 5 билгеләрен)

Тәрбияче: Балалар, игътибарлы булыгыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Табышмак:

Укырга да өйрәтә

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы)

Хәзер сезгә укытучы сүзенә хас сыйфатларны әйтеп чыгарга тәкъдим итәм. Укытучы нинди була ул?

(Укымышлы, кешелекле, кызыксынучан, ышанычлы, тәрбияле, тапкыр, тырыш, түземле, уңган, чибәр, чыдам, ышандыручан. )

– Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

Т: Яхшы, балалар хәзер барыгыз да  игътибар белән карагыз әле. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сез миңа төгәл итеп тулы җөмләләр белән җавап бирегез.

-Кайсы республиканың флагы?

-Татарстан гербында нинди хайван сүрәтләнгән?

-Кайсы республиканың президенты?

Ә хәзер Татарстан республикасына кагылышлы , дидактик уеннар уйнап алыйк.

“Фрагментын тап”, “Милли бәйрәмнәр”, “Рәсемне җый”

2) Проектор белән эш.

–Игътибар белән менә бу проектордагы рәсемнәргә карагыз. Һәрберсенең беренче авазын алып сүз китереп чыгарырга кирәк. Нинди сүз булыр икән ул?

М – мендәр, Ә – әфлисун, К – курчак, Т – туп, Ә – әлифба, П – песи.

Т: Димәк нинди сүз килеп чыкты?

Б: Мәктәп сүзе килеп чыкты.

Т: Мәктәп сүзе ничә иҗектән тора? (Балалар җавабы)

-Бу суздә ничә сузык аваз бар?

-Сузык авазлар нинди ике төргә бүленә әле? (Балалар җавабы)

-Булдырдыгыз, рәхмәт.

-Балалар, без бит мәктәп турында җыр беләбез, әйдәгез шуны бергәләп искә төшерик. (Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” 1 куп)

Т: Минем нәни дусларым, урманымда бер серле агач үсеп утыра. Ләкин ул ни гаҗәп бердә чәчәк атмый, җимеш тә бирми. Ә менә быел ниндидер серле чәчәкләр атты, аларга саннар язылган булып чыкты.Ботакларында биремнәр. Сезгә шул биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Әгәр зәңгәр төстәге чәчәкне өзсәң, санны өчкә арттыр. Әгәр кызыл чәчәкне өзсән, өчкә кимет дигән. (Балаларның эшләре)

  • Агач төбендә саннар бар аларның күршеләрен әйтергә кирәк. (Җаваплар)
  • Агач арасында ун бүре баласы бар иде. Икесе куян артыннан чапты. Ничә бүре баласы калды?(җавап)

Т: Яхшы дусларым. Агачтагы биремнәрне үтәдек. Ә хэзер әйдәгез бергәләшеп ял итеп алыйк. Түгәрәккә басыйк. (Балалар тәгәрәк ясыйлар, уртада “Куян кызы” кала. Балалар түгәрәк буенча йөриләр түбәндәге сүзләрне әйтәләр.)

Аю бара урманнан (бер-бер артлы баралар),

Утын җыя учакка (алга таба иеләләр)

Усак астында куян (чүгәлиләр)

Курка икән аюдан (башларын яшерәләр)

Куян куян курыкма(сикерәләр)

Аю тими ул сина (кул чабалар)

(Уен ике тапкыр кабатлана)

(Шурәле керә)

Ш: Урманымны күзәтеп йөри идем. Ниндидер таныш тавышлар ишеттем. Нинди тавышлар икән бу дисәм, барлык җәнлек балалары монда җыелганнар икән. Сез монда нишлисез соң?

Б: Без укырга керергә теләүче җәнлек балалары, урман мәктәбендә.

Т: Җәнлекләрем карагыз әле, кем соң әле бу? Кайсы әкияттән? Һич исемә тошерә алмыйм.

Б: Бу Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендәге Шүрәле.

Ш: Хәзер мин сезнең барыгызны да кытыклыйм.  Кая кайсыгыздан башлыйм?

Т: Хөрмәтле Шүрәле, син минем җәнлекләремне кытыклама кыерсытма . Алар шундый акыллылар, тапкырлар.

Ш: Мин инде сезне күптәннән тыңлап торам. Сез барлык биремнәрне дә бик төгәл үтисез. Ә минем табышмакларыма җавапларны белерләр микән? Җавапларны дөрес әйтсәләр мин аларга тимим.

Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Бер нәрсә тегә белми

Энәләр тагып йори (Керпе)

Җәен урманда патша

Кышын кардан да аста (Аю)

Нечкә билле

Көлтә коерыклы (Төлке)

Үлән арасында торам яшеренеп

Ашыйсын килсә ал мине өзеп (Җиләк)

-Сез минем табышмакларыма җавап бирдегез. Сез бик тапкырлар икәнсез. Мәктәптә дә сынатмассыз дип ышанып калам. (Шүрәле балалар белән саубуллашып чыгып китә).

Т: Урман турында сөйләшкәч тагын бер сорау бирим әле үзегезгә.

-Урман нинди файда китерә?

Б: Саф һава, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр Һ.Б.

Т: Ә кешеләр нинди зыян сала?

Б: Чүплиләр, таптыйлар, янгын чыгаралар, кошларны, хайваннарны куркыталар һ.б.

Т: Болай эшләргә ярыймы? (Балалар җаваплары)

-Әйе, дусларым, без табигатькә зыян салырга тиеш түгелбез. Чөнки ул безгә бик күп файда китерә.

-Җәнлекләрем сез минем биремнәремә төгәл итеп җаваплар бирдегез. Үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез. Мин сезне көз көне үземнең урман мәктәбендә көтеп калам.

3.Йомгаклау.

(Музыка яңгырый)

-Дусларым, сәяхәтебезне шушының белән төгәлләп кире бакчабызга кайтыйк. Күзләрне йомыйк, уннан кирегә русча саныйк. (Балалар саныйлар һәм тәрбияче маскаларын җыя)

 – Балалар, бүгенге эшчәнлегебездә сезгә нәрсәләр ошады?

– Ә нәрсә авыр булды? (Балаларның җаваплары)

Т: – Бүген сезнең белән мәктәп турында сөйләштек. Сез инде беренче баскычны үтеп барасыз. Ул – балалар бакчасы. Икенче баскыч – ул  мәктәп, анда да сез сынатмассыз дип ышанып калабыз

Т: Ә мәктәптә сез тагын да күп белем алырсыз. Сез безне яхшы билгеләр, уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанып калабыз!

(Балаларны мактау,күчтәнәч бирү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...