Занятие по математике (средняя группа) тема "Авыл маҗаралары"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Шафигуллина Чулпан Маликовна

Занятие по математике по творчеству Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_mazharalary.docx21.2 КБ

Предварительный просмотр:

                       Авыл  юлындагы маҗаралар

(Уртанчылар төркемендә компютер технологиясе кулланып үткәрелгән эшчәнлек)

Максат: Татар халык авыз иҗаты һәм татар язучылары әсәрләренә таянып тәртип буенча санау; микъдар һәм тәртип саннарыннан дөрес файдалану; предметларның ике төркемен чагыштыруны ныгыту; балаларның ике предметны зурлыгына; киңлегенә ; озынлыгына карап чагыштыра белүләрен камилләштерү; геометрик фигураларның аталышын ныгыту; балаларның уйлау сәләтен үстерү һәм ишетү буенча биремнәрне төгәл үтәргә өйрәтү. Балаларны игътибарлы, мөстәкыйль булырга өндәү; балаларда бердәмлек, дуслык , тапкырлык, кыюлык тәрбияләү; авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтү.

Методик алымнар: Татар халык язучылары әсәрләрендә компьютер технологиясе куллану; телдән аңлатмалар, биремнәр, уеннар, мәкальләр куллану.

Алдан эшләнгән эш: ун эчендэ санау, геометрик фигураларны танырга өйрәтү; вакыт, зурлык төшенчәләре белән танышу. Г.Тукайның “Су анасы”,”Кәҗә белән Сарык”,”Шүрәле” әкиятләрен уку.

Өләшенү әсбаплары: Төрле киңлектәге, тарлыктагы, озынлыктагы тасмалар, геометрик фигуралар, саннар, таякчыклар.

Оештыру өлеше: Балалар басып торалар.

Эшчәнлек барышы:

1 слайд: Буталган, дүрт ел фасылын күрсәтү(кыш, аллы-гөлле чәчәкләр үсә һ.б)

-Балалар килегез әле монда, монда художник рәсем ясаганда бутап бетергән, яхшылап карагыз эле. Кем нәрсә күрә, сөйләгез әле, кайда ялгышкан ул? (балаларның җаваплары тыңланыла)

2 слайд: дүрт ел фасылын күрсәтү.

      -Балалар, сез ничә ел фасылын беләсез?

     -Хәзер елның кайсы вакыты?

     -Кыштан соң кайсы ел фасылы килә?

     -Сез, җәйне ни өчен яратасыз?( балаларның җаваплары)

     -Әйе балалар, җиләкләр пешә, болыннарда чәчәкләр үсә, алмалар өлгерә, шәһәр балалары әби-бабайлары янына авылга кайталар.Әби-бабайлар оныкларын бик яраталар. Көтеп торалар. Менә бүген мин бер хат алдым. Ул шәһәрдән, Самат исемле малайдан, аның бабасы урман каравылчысы булып эшли икән. Әйдәгез хатны укып карыйк әле. “Минем бабам урманда яши, урман каравылчысы булып эшли. Ул мине кунакка чакыра. Тик урман бик куе, караңгы, юл кара урман аша үтә. Мин анда үзем генә барырга куркам, мина иптәшкә сез дә бармассыз микән”-диелгән хатта.Юлга чыкканда, дуслык та бик мөһим, юкка гына татар халкы: “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” димәгән.  Балалар, Саматка булышабызмы?

3 слайд: Рәсемнәр күрсәтү. Мәсәлән: зур алма, кечкенә алма.

Зур-кечкенә, юан-нечкә, биек-тәбәнәк, киң-тар, озын-кыска, күп-аз, көн-төн, иртә-кич, калын-нәзек, ерак-якын.

(урыннарга утырабыз)

4 слайд: Урман күренеше, шәһәрдән чыккан юл урманга керә.

Төш түгел һич өн иде.

Бабасына кунакка

Кайтырга чыкты Самат,

Матур малай ул Самат,

Курыккан ул үзе генә

Урман юлыннан Самат.

5 слайд: Г.Тукайның “Су анасы” рәсеме күрсәтелә.

     -Балалар, безнең юлыбызда елга,ә ярда Г.Тукайның бер әкият герое утыра, кем ул? (җаваплар) Тукай әкиятендә аның турында ничек язган?

     -Карасам, бер куркыныч хатын утыра басмада.Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак.

Су анасы: Басмам, басмам иң-иң,

Берсе тар,ә берсе киң!

Киң басмага бассаң тотармын,

Тарына бассаң үтәрсең.

    -Безнең өстәлдә тасмалар.Аларны чагыштырып кайсысы белән елга аша басма салып булганын күрсәтергә.

    -Тасмалар турында сез нәрсә әйтә аласыз (берсе кызыл,берсе яшел)

    -Ягез ничек чагыштырабыз?( Берсе өстенә икенчесен куеп карап)

    -Кызыл өстенә яшелне куйсак, кызылы күренеп кала. Димәк, яшеле тар, ә кызылы киң.Елга аша тар басманы салабыз. Менә балалар, су анасы безне ошатты, безнең белән дуслашырга тели. Сез ризамы? (балалар белән кабатлау)

6 слайд: Алладин бизәксез келәмдә утыра.

    -Безнең юлыбызда Алладин пәйдә булды. Ул безне келәмгә утыртып юлыбызны дәвам итәргә булышырга тели. Тик аның келәме очарга әзер түгел - бизәлмәгән.Хәзер келәмне геометрик фигуралар белән бизәргә кирәк. Мин сезгә әйтеп торам, сез тиз генә бизисез. Келәмнең уртасына өчпочмак куегыз. Келәмнең почмакларына квадратлар куеп чыгыгыз.Квадратларның араларына түгәрәкләр куегыз. Кечкенә квадратлар нинди төстә? Алар ничәү? Өчпочмак нинди төстә? Алар ничәү?

7 слайд: Баскычны төзегәч, дөреслеген тикшерәбез.

     -Менә келәм очарга әзер. Әйдәгез Саматка келәм өстенә менәр өчен баскыч ясап бирик әле. Шул баскычтан үзебез дә келәм өстенә күтәрелербез. Баскыч ясауның тәртибе: иң аста-иң озын басма, иң өстә-иң кыска басма булырга тиеш.

Иң өстәге басма нинди төстә? (җаваплар) Өстән икенче басма нинди төстә? (җаваплар)

Ял минуты. Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга,(түгәрәккә чыгып тезеләбез)

Хәерле юл теләп безгә

Күктән кояш елмая, (уң кулны болгау)

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар ( очу хәрәкәте ясыйлар)

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз. (чүгәләп утыру)

Матур чәчәкләр тотып

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләрбез.(чүгәләп йөрү)

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына ардырган. (аякларны күтәреп атлау)

8 слайд: “Былтыр” әкиятеннән “Шүрәле”не  күрсәтү.

      -Алладин келәме безне урман уртасына китереп төшерде. Анда безне Шүрәле көтеп тора. Шүрәле нәрсә ди икән?

     -Кычкыра “Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине. Ах, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?”

     - Балалар, әйдә без Шүрәлене коткарыйк. Йөрсен әкият урманында үз иптәшләре белән уйнап. Коткару өчен болай эшләргә кирәк: Шүрәле бармагы өстендәге таякчыкларны алып, геометрик фигуралар төзергә кирәк. Беренче рәт өчпочмак төзи. Өчпочмак төзү өчен, ничә таякчык кирәк? Өчпочмакның ничә ягы, ничә почмагы бар?

Икенче рәт таякчыклардан квадрат төзи. Квадрат, төзү өчен ничә таякчык кирәк? Квадратның ничә ягы, ничә почмагы бар? Квадратның яклары нинди?

9 слайд: Фигуралар төзегәч, дөреслеген тикшерәбез.

Өстәмә бер генә таякчык ярдәмендә төзелгән фигурагыздан ике фигура ясагыз.

Өчпочмактан нинди фигуралар килеп чыкты? Квадраттан нинди фигуралар килеп чыкты?

-булды, Шүрәлене коткардык. Димәк, тагын бер дустыбыз артты.

10 слайд: “Кәҗә белән Сарык” әкияте.

     -Менә, әби белән бабай чыгарып җибәргән кәҗә белән сарык.Капчыклары аркаларында. Кәҗә белән сарык ни диләр икән?

Иртә белән, иртүк торып таң аткач ук,

Кулларына бүре башы салган капчык тотып,

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте.

Капчыкларында нәрсәләрдер бар икән. Менә саннар, аларны тәртип буенча төзергә кирәк.Ә хәзер “Югалган саннар урынын тап” уенын уйныйбыз.

11 слайд: Түгәрәк эчендә рәсемнәр.

   -“Түгәрәкләр ни сорый” уены уйнарбыз. Менә бу түгәрәк, рәсемдә ничә кызыл алма барлыгын сорый.

Бу түгәрәк, ничә зур туп барлыгын сорый.

    -Менә, без үзебезгә тагын дуслар таптык. Алар кәҗә белән сарык.

12 слайд: Йомгаклау. Бабай күрсәтелә.Бабайның кулында кәрзин.

     -Менә балалар, без Самат белән бергәләп аның бабасы каравылчы булып эшләгән урманга да килеп җиттек. Ә урман җәнлекләре, үзләрен саклаганга рәхмәт йөзеннән аңа урманнан чикләвекләр җыеп биргәннәр. Шушы чикләвекләр белән бабай сезне сыйлый. ---           Менә ул сезгә нәрсәләр әйтә: Минем оныгымны исән-имин килеш, төрле маҗаралардан саклап минем яныма алып кайткан өчен зур рәхмәт сезгә. Сез бик тапкыр балалар икәнсез.”Бер рәхмәт, мең бәладән коткарыр” ди татар халкы.

Кулланылган әдәбият: 

1. Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова,М. А. Васильева. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы». – М.: Мозаика-синтез, 2014

2.Г.Тукай әкиятләре “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”

3. Е.Колесникова “Математика для детей” 2015


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике, средняя группа. " Старичок-рыбачок"

Программное содержание :- учить составлять конструкцию из четырёх равнобедренных треугольников;- учить ориентироваться на листе бумаги, словами называть направление «слева», «справа», «вверху» и...

Итоговое занятие по математике средняя группа Королева математики

Итоговое занятие по математике «Путешествие в Королевство Матемитики» Цель:Уточнение полученных знаний, полученных на занятиях по математике. Задачи:а. Закрепить умение орие...

Конспект занятия по математике средняя группа . Особенности открытого занятия по математике в средней группе ДОУ

Образовательные задачи в средней группе связаны с содержанием программы. Это счёт в пределах пяти, сравнение предметов по величине (сразу по двум признакам), выстраивание сериационного ряда, знак...

«Сказочная история про Царицу Математику, Фею Музыку и Мадам-Минор » Конспект интегрированного занятия для детей среднего дошкольного возраста. план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Занятие направлено на создание условий для формирования математических представлений, через интеграцию образовательных областей программы «Познавательное развитие» и «Музыка»....

Методическая разработка занятия с детьми средней группы с использованием проблемно-игровых технологий .Тема: «В гостях у Совушки» план-конспект занятия по математике (средняя группа).

Целью данного занятия является развитие интереса к занятиям математикой, взаимопомощь, умение и желание отвечать на вопросы взрослого....

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе. план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе: задачи, материалы, ход занятия....

План-конспект занятия по математике (средняя группа) «С математикой - по дорогам малой родины»

Создать условия для формирования элементарных математических представлений у детей средней  группы....