Табигатькә сәяхәт.
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Максат: Балалар белән 1-5 кә кадәр санауны, саннарны дөрес итеп тезүне ныгыту; геометрик фигураларның исемнәрен атау һәм тану; төсләрнең татарчасын-русчасын әйтү; чыршыларның озынлыкларын чагыштыру; балаларда күзаллау булдыру; сөйләм телләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatk_kunakka.docx16.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигатькә сәяхәт.

Максат: Балалар белән 1-5 кә кадәр санауны, саннарны дөрес итеп тезүне ныгыту; геометрик фигураларның исемнәрен атау һәм тану; төсләрнең татарчасын-русчасын әйтү; чыршыларның озынлыкларын чагыштыру; балаларда күзаллау булдыру; сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлар: Маша, аю, балыклар, чыршылар, геометрик фигуралар, кәрзин, презентация.

Эшчәнлек барышы: (талгын музыка, балалар урындыкларда утыралар)

Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Ничек кәефләрегез? Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес, бездә кунакта әти-әниләребез. Алар дәресебезне, сезнең белемнәрне күзәтеп утырачаклар. Ә без бүген табигать буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Әйтегез әле миңа, сезнең болынга, су буйларына, урманга барганыгыз бармы? (балаларның җаваплары) Үзегез генәме? Юк, шулай бит, андый җирләргә бары тик олы кешеләр белән генә барырга кирәк. Балалар, җәяүләп барабызмы, әллә машина беләнме? Менә сезгә тылсымлы руль, ул безне урыныбызда утырган килеш кенә, урманга хәтле алып барыр.

Ә хәзер әйдәгез юлга кузгалырга вакыт. Машинабызны кабызабыз, ә машинаны кем йөртә соң? Дөрес, шофер. Шоферга рульне бирик. Киттек, ә без в-в-в-в дигән авазлар чыгарабыз. (бакалар тавышы)

Балалар, карагыз әле нинди матур күл җәелеп ята. Кемдер балык та тотып утыра шулай бит. Кем бу, балалар?(балаларның җавабы, Маша һәм аю музыкасы)

Дөрес, аю. Аюның нишләптер кәефе юк. Аю сиңа ни булды? Балалар, аюның бит Машасы югалган, һәм ул үзенең ничә балык тотканын белми икән. Аюга булышабызмы? Әйдәгез балыкларны саныйк әле. (балыкларны санау) Аю ничә зур һәм ничә кечкенә балык тоткан? (җавап бирү). Аюны үзебезнең машинага утыртабызмы? Машаны эзләргә ярдәм итәбезме? (аюны бер баланың алдына утырту)

Киттек алга таба, машинаны кабыздык. (в-в-в-в дигән авазлар, талгын музыка, кошлар сайрый)

Балалар, карагыз әле, нинди матур аланга килеп җиткәнбез. Аһ, ниндидер тәмле ис килә, сизәсезме? Нәрсә исе бу балалар? (җавап бирү)

Дөрес, чәчәк исе. Карагыз әле, Маша чәчәк җыеп йөри түгелме соң? Аю менә синең Машаны да таптык. Маша син беркайчанда үзең генә чыгып китмә, балаларга үзләре генә чыгып китәргә ярамый, исеңдә калдыр. Әйдәгез балалар, Машага да узебезнең белемебезне күрсәтик, чәчәкләр дә җыек, төсләрен дә әйтеп карыйк.

(чәчәкләрнең төсләрен татарча-русча әйтү). Ә хәзер әйдәгез, шушы урында ял итеп алыйк.

Гөлчәчәкләр күренде (Балалар басалар,

Һәм кояшка үрелде. кулларын югары күтәрәләр,

Аларга җылы кирәк, кулларын як-якка җәяләр,

Кояш астында рәхәт!

җил исте. чайкалалар,

Чәчәкләрне селкетте:

Уңга бөгелделәр, уңга иеләләр,

җиргә иелделәр. чүгәлиләр,

Сулга бөгелделәр, торып, сулга иеләләр,

җиргә иелделәр. чүгәлиләр,

Бар син, җил, моннан кит, торып, кулларын селкиләр,

Чәчәкләргә тими үт.

Алар зур булып үссен, кулларын югары күтәрәләр,

Безгә шатлык китерсен. кул чабалар.)

Молодцы, балалар. Машаны үзебез белән алабызмы? Әйдә Маша, бүтән үзең генә йөрмә. Машинаны кабыздык.(в-в-в-в дигән авазлар, кошлар сайрый)

Менә безнең алда – урман! Кояш көлеп торганда,

                                         Килеп кердек урманга.

                                          Урман безне кумады,

        Без бит аның кунагы.

Балалар, карагыз әле нинди матурлык. Чыршыларга күз салыйк әле. Монысы нинди, балалар? (балаларның җаваплары озын, кыска) Агачларны озынлыклары буенча да тезеп куябызмы?(бер бала тезә, озын, озынрак, кыскарак, кыска)

Булдырдыгыз балалар. Маша белән аюны нишләтәбез? Аларга өй төзеп бирәбезме? Өйне нәрсәдән төзибез? (балаларның җаваплары) Дөрес безгә геометрик фигуралар ярдәмгә килер. Нинди геометрик фигуралардан өй төзедек? (балаларның җаваплары) Ә хәзер әйдәгез Маша белән аюны өйләренә куйык, һәм алар белән саубуллашыйк. Машинабызны кабызыйк, яраткан бакчабызга кайтыйк.

Сезгә дәрес ошадымы?Без кайларга бардык? (балаларның җаваплары).

Шуның белән дәресебез тәмам. Молодцы, балалар. (бүләк өләшү) 

        

Тәрбияче: Шамсутдинова Л. М


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өлкән яшьтәге балаларда экскурсияләр вакытында табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү"

     Җитәмени  безнең  туган  якка.       Җәен-яңгыр,  кышын-кар  исен       Күкрәгеңә...