"Күңелле математика" (старшая группа)
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Хайрутдинова Гузель Рашитовна

Программа эчтәлеге:

1. Балаларны тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагыштыра белүне камилләштерү. Геометрик фигураларны таный белергә ирешү.

2. Логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Игътибарлык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_matematika.docx44.24 КБ

Предварительный просмотр:

Әлкимуниципаль  районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

Зурлар төркемендә интегральләшкән шогыль планы

Тема: «Күңелле математика»

Тәрбияче: Хәйретдинова Г. Р.

19.04.2018

Тема: «Күңелле математика»

Программа эчтәлеге:

1. Балаларны тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагыштыра белүне камилләштерү. Геометрик фигураларны таный белергә ирешү.

2. Логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Игътибарлык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Күрсәтмә әсбаплар: агач рәсеме, биремле конвертлар, набор полотнасында 3 малай һәм 4 кыз рәсеме, кәрзин белән алмалар, грамязмада  “Кошлар, гөрләвек тавышлары”, магнитофон, дидактик уен “Тәүлек өлешләрен дөрес әйт”. “Кайсы күбрәк?”, “Киресен әйт”, “Күршесен әйтеп бир”, “Нинди геометрик фигура җитми?”

Таратма әсбаплар: һәр бала санына карап 2 бүлемле карточкалар, таякчыклар, саннар төшерелгән карточка.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада көз фасылын күзәтү, әңгәмә,  дидактик уеннар: “Киресен әйт”, “Күршесен әйтеп бир”, “Нинди геометрик фигура җитми?”, тирә-юньдә геометрик фигурага охшаш предметларны таба белү, шәхси эшләр (санау күнекмәләрен һәм таякчыклар белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү), аудиоязма эзерләү, шигырь өйрәтү

Кулланылган әдәбият: “Математикага өйрәтәбез” (зурлар төркеме) Шәрәфетдинова З.Г., 2016.

Эшчәнлек барышы:

  1. Кереш өлеш. 

Балалар бер-бер артлы төркем бүлмәсенә керәләр. Көнне каршылау мизгеле.

Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн, табигать,

Хәерле көн, дуслар!

  • Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? (балаларның җаваплары тыңлана). Мин бик шат.

  1. Төп өлеш.

Тыңлагыз әле, балалар, бу көй елның кайсы вакыты турында булыр икән? (Магнитофон тасмасында яз фасылы турында көй яңгырый)

Яз фасылы турында.

– Ә ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

– Монда гөрләвекләр дә, кошлар сайравы да ишетелә.

– Әйе балалар, дөрес. Яз турында ____________ шигыре дә бар иде әле, ягез, тыңлап үтик.

Яз килә.

                                                     Гөрләвекләр ага, кояш елмая,

                                                     Торналар үтте төзелеп бая.

                                                     Гөрләвекләрдә уйный үрдәк, каз.

                                                    Илне яшәртеп, шаулап килә яз.         (Нур Гайсин)

– Балалар, сезнең алда серле агач. Аның серлелеге шунда, һәр яфрак артында билгеле бер сан яшерелгән. Сез яфракны өзеп алып, шул яфрактагы санга туры килгән, өстәлдәге конвертны табарга тиешсез. Билгеле, ул конверт буш түгел, аның эчендә бирем яшерелгән. Сез әзерме, балалар? Шулай булгач башладык.

1. Дидактик уен “Тәүлек өлешләрен дөрес әйт”. Беренче булып минем яныма _____ чыга һәм үзенә ошаган яфракны өзеп ала. Монда нинди сан билгеләнгән? (1)

Бирем “Тәүлек өлешләрен дөрес әйт”. (Һәр тәүлек өлешенә рәсем бирелә, балалар эзлекле рәвештә атый һәм урнаштыра белергә тиеш.)

- Барлыгы дүртәү: иртә, көн, кич, төн.

2. Дидактик уен “Кайсы күбрәк?”,  _____2 санлы яфракны өзә. Биреме укыла. (Рәсемдәге балаларны ашатырга ничә алма кирәк булыр иде? Монда ничә малай һәм ничә кыз? Кем күбрәк һәм ничәгә?)

- Рәсемдә 4 кыз һәм 3 малай, малайлар 1 кимрәк, ә кызлар 1 күбрәк. Барлыгы 7 алма кирәк була.

 Таратма материал белән эш.  2 бүлемле карточкаларның 1 нче рәтенә малайлар санына карап алма тезәбез, 2 нче рәтенә кызлар санына карап алма тезәбез. Ничә малай һәм ничә кыз? Кемнәр күбрәк һәм ничәгә? (чагыштыру) 6>5, 5<6. Кайсы сан зуррак яисә кечерәк?

3. Дидактик уен “Киресен әйт”   _____ 3 саны туры килгән яфракны өзә. Бирем:  дидактик уен “Киресен әйт” (Зур-кечкенә, биек-тәбәнәк, озын-кыска, киң-тар, авыр-җиңел, ак-кара, калын-нечкә).

4. Дидактик уен “Нинди геометрик фигура җитми?” _______ 4 саны төшерелгән яфракны өзә. (Бирем: Геометрик фигураларны искә төшерик.)

                           

  • Балалар, мин сезгә табышмаклар укыйм, ә сез аның җавабын әйтерсез һәм рәсемдә күрсәтерсез.
  1. Почмакларым юк минем,

Тәлинкәгә охшаган, кояшка да охшаталар,

Йөзеккә, тәгәрмәчкә.

Нигә әле исемемне

Тизрәк әйтеп бирмәскә? (түгәрәк)

  1. Дүрт почмагым, дүрт ягым бар,

Барысы да тип-тигез.

Беркайчан да тәгәрәмим, йә, исемне әйтегез. (квадрат)

  1. Өч почмагым, өч ягым бар,

Төрле озынлыкларда

Була алалар алар.

Минем матур исемемне

Игътибарлы булганнар

Тиз арада табарлар! (өчпочмак)

  1. Минем почмакларым тигез,

Квадратныкы шикелле.

Ләкин каршы якларымның

Озынлыклары төрле.

Сезнең алда йөзем ак,

Исемем.......(турыпычмак).

  • Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны дөрес чиштегез. Ә хәзер карточкаларга игътибарны юнәлтик. “Һәр карточкага нинди геометрик фигура җитми?”ФОРМА

Сезнең алда таякчыклар бар, алар ярдәмендә нинди геометрик фигуралар төзеп була, теләгән фигураны ясыйк әле.

– Ә кайсы геометрик фигураны таякчыклар ярдәмендә төзеп булмый, ни өчен?

–  Түгәрәк, чөнки аның почмаклары юк.

5. Дидактик уен “Күршесен әйтеп бир    ______ 5 саны яшерелгән яфракны өзә. Бирем: Дидактик уен “Күршесен әйт”

1 . 3 . 5 . 7 . 9 .

– Балалар, булдырдыгыз, барлык биремнәрен дә без чиштек.

6.Дидактик уен “Сыерчыкка оя” Бирем: геометрик фигуралардан сыерчыкка оя ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия по математике старшей, подготовительной группы

Конспект открытого занятия "Как помочь Буратино?"  к педагогическому совету "Дети у истоков математики"...

план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему:"Путешествие в страну Математики"

Конспект занятия по математике в старшей группе детского сада, тема занятия: "Путешествие в страну математики"...

НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ПО МАТЕМАТИКИ ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ «МАТЕМАТИКИ» старшая группа.

НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ПО МАТЕМАТИКИПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ «МАТЕМАТИКИ»старшая группа....

Итоговое занятие по математике старшая группа "Путешествие в королевство Математики"

Итоговое занятие поможет выявить полученные знания, представления, умения, которые дети получили в течение учебного года. А именно: - умение находить место числа в ряду, считать до 10 и обратно;-...

Развлечение «В Царстве Математики» старшая, подготовительная группа

Цель:закрепление знаний детей о математике, прямом и обратном счете, Задачи:1. Формировать представления детей дошкольного возраста о математике.2. Развивать мышление, воображение.3. Воспитывать ...

ФЭМП "Путешествие по островам математики" старшая разновозрастная группа.

ФЭМП "Путешествие по остравам математики" старшая разновозрастная группа....