" Тылсымлы математика"(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен).
методическая разработка по математике (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен интегральләшкән  математика үшчәнлеге тәгъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_matematika.doc125.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Тылсымлы математика” (интегральләшкән шөгыль математика һәм физкультура,  мәктәпкә әзерлек төркеме).

Максат (математика буенча):1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту.

0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү.

Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.

1, 2, 5,10 сумлык тимер акчаларны аера белү күнекмәләрен үстерү.

Алу һәм кушу гамәлләрен башкарып мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү.

Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү.

Атна көннәрен ныгыту.

 Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү.

Математикага кызыксыну тәрбияләү.

Максат (физкультура буенча):  Физик күнекмәләрен үстерү, ике аякта алга сикеп бару, гимнастик эскәмиядә кулларны баш артына куеп кырын йөрү, скакалкада сикерү күнекмәләрен ныгыту.

Материал:1 – 10 кадәр цифрлы карточкалар, геометрик фигуралардан төзелгән предмет рәсемнәре, 1, 2, 5, 10 сумлык акчалар, конверт белән Колумб йөмыркасы, туп, сатучы киеме, мәктәп кирәк-яраклары.

Төсле түгәрәкләр, гимнастик эскәмия, кыска скакалкалар.

Эшчәнлек барышы

-Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Матур итеп утырдык, математика шөгылебезне башлыйбыз.

Балалар, без бүген Математика иленә барырбыз.

Буратино йөгереп керә.

Буратино:Ой, сәлам, балалар! Миңа Карл әтием әлифба алды, мин мәктәпкә барам! Ә сез нәрсә эшлисез?

-Исәнме, Буратино,без Математика иленә барырга җыенабыз. Ә син мәктәпкә барырга әзерме?

Буратино: Ә нәрсәгә кирәк соң сезгә ул математика?

-Буратино, мәктәпкә барыр өчен саный белергә, цифрларны, геометрик фигураларны таный белергә һәм башка бик күп нәрсәләрне белергә кирәк.

Буратино: Юк, белмим. Миңа булышыгыз, зинһар. Мин дә сезнең белән Математика иленә барыйм әле?

-Ярый. Ләкин башта сиңа  мәктәп кирәк-яракларын алырга кирәк.

Балалар, әйдәгез әле Буратинога булышыйк.

Балалар кибеткә баралар, сатучы санамыш белән билгеләнә.

Балалар монеталар кулланып мәктәп кирәк-яраклары сатып алалар һәм Буратиноның сумкасына тутыралар.

-Менә хәзер без әзер. Ләкин башта, Буратино, синең белемеңне тикшерергә кирәк.

Тактадагы төрлечә төзелгән предметларны санау, 1-10 һәм 10-1 кадәр санау. Буратно ялгышса, балалар төзәтә.

“Чылбыр” уены. Төшеп калган цифрны карточка белән күрсәтү.

-Тагын бер уеныбыз бар, аны да уңышлы үтсәк, без Математика иленә барачакбыз.

                

                        Уен “Гомумиләштереп әйт” (туп белән).

-Сентябрь, октябрь, ноябрь -  ...  (көз айлары).

-Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе  -  ... (атна көннәре).

-1,2,3 - ... (цифрлар).

-Кыш, яз, җәй, көз - ... (ел фасыллары).

-Иртә, көндез, кич, төн - ... (тәүлек өлешләре).

-Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмак - ... ( геометрик фигуралар).

-Ручка, дәфтәр, бетергеч, әлифба, пенал - ... (мәктәп кирәк-яраклары).

Буратино: Мин санарга өйрәндем, хәзер Математика иленә барырга  буламы?

-Менә хәзер без әзер, Математика иленә барырга була. Ә сез, балалар, юлны беләсезме?

Балалар: Юк белмибез.

-Минем планым бар, ул безгә ярдәм итәр. Балалар, юлыбыз безнең катлаулы, шуңа күрә әйдәгез башта зарядка ясап алыйк.

Зарядка:

Бер, ике, бер,ике,

Әйләнеп куй, бер, ике!

Аяк белән тук,тук, тук!

Бер, ике, бер, ике!

Кулың белән шап, шап, шап!

Бер, ике, бер, ике!

Бармагың белән тик,тик!

Башың белән мик, мик, мик!

Бер, ике, бер, ике!

Уңга, сулга, алга, артка!

Бер – чүгәлә, ике – бас!

Бер, ике, бер, ике!

Ә хәзер атлыйбыз!

Бер, ике, бер, ике!

Без сәламәт, без бик шат!

-Ә хәзер юлга кузгалабыз.

Балалар план буенча баралар:

-Сазлыктан малайларга  яшел түгәрәкләргә генә басып чыгарга, ә кызларга кызыл түгәрәкләргә һәм уң якка борылырга.

-10 тапкыр ике аякта алга сикереп барырга, сул якка борылырга.

-Елга аркылы “күпер” эскәмиядән кырын чыгу, куллар баш артында.

-10 тапкыр скакалкада сикерәбез.

-Булдырдыгыз, балалар. Менә килеп тә җиттек. Хәзер ял итеп алыйк.

Физкультминут

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары  -  арттка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертеәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга. Бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

-Менә “Мәсьәләләр чишү” тукталышына килеп җиттек.

1.Керпе гөмбәгә барган,

    7 ак гөмбә тапты,

    3 не бирде тиенгә,

    Калганы кәрзиненә.

    Керпе кәрзиненә ничә гөмбә салган?

2.5 малай урамга

    Чана шуарга чыкты,

     3 әү килде тагын да,

     Исәплә син барын да!

3.Апа уенчыклар алган,

   Балаларга тараткан.

   Инзиләгә биргән шар,

   Ә Исламга самовар,

   Камиләгә барабан,

   Зөһрәгә биргән диван.

   Санагыз әле, дуслар,

   Күпме уенчык булган?

4.Ак каенда 3 чыпчык,

   Түбәдә 5 сыерчык.

   Әйтмәс микән берегез,

   Барысы ничә кошчык?  

   

-Булдырдыгыз, балалар. Тагын бер уен бар, ул “Атна көннәре” дип атала.

Бер бала “Атна” шигырен сөйли.

Буратино туп ыргыта, балалар атна көннәрен әйтеп кире ыргыталар.

-Булдырдыгыз, балалар.

-Тагын бер уеныбыз “Рәсемне укы” (рәсем нинди һәм ничә фигуралардан төзелгәне турында сөйләү).

-Тагын бер уеныбыз бар әле. “Колумб йомыркасы” төзү.

-Булдырдыгыз, балалар.

Буратино: Рәхмәт, балалар, мин бик күп нәрсәләр өйрәндем сезнең белән.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”  җыр җырлау.

Буратино саубуллашып чыгып китә.

-Балалар, безгә дә кайтырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен математик КВН

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен математик КВН.Проектнын презентациясе шушы сылтауда КВН...

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...