Математика Патшабикәсенә кунакка
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Хурамшина Рамзия Миниязовна

занятие

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:

«Математика патшалыгына сәяхәт »

Төп белем бирү :

иң гади математик күзаллауларны формалаштыру.

Үткәрде:

Хурамшина Рәмзия Минияз кызы.

Интеграль белем бирү өлкәләре:

танып белү, сөйләм үстерү,социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш.

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:

Балаларның гади математик күзаллауларын ныгыту, логик фикерләү сәлатен үстерү.

Бурычлар:

1.Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү.Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча һәм кирегә санауны ныгыту,саннарның күршеләрен табу;

2. Предметның озынлыгын линейка белән үлчәү, геометрик фигуралар квадрат белән турыпочмаклыкның якларын үлчәү, охшаш һәм аермалы якларын атау; 

3.Геометрик формаларны тану һәм аларга паспортлар ясау; 

4. Саннар составын белү,

5.Бирелгән рәсем буенча мәсьәлә төзү,мәсьәләнең өлешләрен атау, чишү; кушу һәм алу арифметик гамәлләрне чишуә белүләрен күнектерү;

6.Шакмаклы кәгазьдә  ориентлашу , график  диктант язу.

Танып белү өлкәсе

Логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, куелган биремнәргә тулы итеп җавап бирүләренә ирешү , дус – тату эшләргә этәрү.

Сөйләм үстерү өлкәсе

 Сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү,  сүзлек запасын баету, бер – берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү.

Социаль –аралашу  өлкәсе

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Шәхси эш:

Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау

Сүзлек өстендә эш

мәсьәлә,шарт,кушу,алу, паралеллепепед, цилиндр, конус.

Методик алымнар һәм чаралар

күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр

1).Елга өчен зәңгәр җәймә, саннар ёщм тамгалар язылган ташлар, такта, бүрәнә, 2)Геометрик фигуралар, геометрик формала.

3)Презентация

4)Йортлар, кесәләрендә цифралар.  

5) Геометрик формалар , фигуралар.

6) Линейка, рулетка, шартлы үлчәү, бау

Таратма материаллар

1.)шакмаклы кәгазь битләре,

2.)Йортлар төшерелгән кәгаз битләре

3.)Линейка, шартлы үлчәү, бау

4. квадрат , турыпочмаклыклар

5.Гади һәм төсле карандашлар, каләм

6. геометрик фигураларга паспортлар ясау өчен кәгазь

Алдан үткәрелгән эш

Уеннар уйнау, мәсәләләр төзү.шөгыллләр

Алга таба эш

Мисаллар чишергә, мәсьәлә белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү максатыннан саннар белән эшләү, дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек структурасы

 I.Керешөлеш:(дәвамы2мин.) Оештыру моменты, балалар белән сәяхәткә чыгу.

II. Төп өлеш:1 кейс

 Разминка ;(2мин)

 2 кейс Елга аша чыгарга булышу;

3кейс.Геометрик формаларның паспортларын табу

4 кейсГеометрик фигураларны линейка ярдәмендә үлчәү;

5 кейсМәсәлә төзү;

 Физминутка

6.Кейс Саннар составын табу;

7кейс.График диктант язу.

3) III. Йомгаклау.

Шөгыль барышы :(оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру),

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт.Рәхмәт

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

Балалар: (бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Тәрбияче:  Буген безгә математика патшалыгыннан хат килгән , әйдәгез карыйк әле. 1 слайдны уку

Тәрбияче: Сез барырга телисезме?

Балалар: Эйе, телибез?

    1 кейс

Тәрбияче: Иң элек без сезнең белән  уйлау сәлатенә гимнастика ясап алыйк.

1)3 кеше тукталышта3 сәгать поезд  көткәннәр. 1 кеше поездны ничә сәгать көткән.

Бала : 3 сәгать

2) Каен агачында 5 алма бар иде, шуның 2 өзеп алдылар , каен агачында ничә алма калды?

Бала : каен агачында алма үсми.

3) Агач ботагында 4 кош утыра иде шуның берсенә таш аттылар. Агач ботагында ничә кош калды?

 Бала :Берәүдә калмады.

Тәрбияче: Ни өчен ?

Бала: Чөнки куркып очып киттеләр

Тәрбияче : өстәлдә 4 алма бар иде, шуның берсен урталай кистеләр, өстәлдә ничә алма калды.

Бала : 4 алма

     2 кейс (3слайд)

Тәрбияче: Әйдәгез юлыга чыгабыз.Безнең юлда елга аша чыгарга кирәк. Елга аша ничек чыгарга була?

Балалар: Күпердән, такта куеп, бүрәнә куеп, көймәгә утырып, йөзеп,  сал ясап, ташларга басып.

    (4 слайд)

Тәрбияче :Безгә бүген нәрсә ярдәм итә ала?

Бала :Ташлар.

         Тәрбияче : балалар безнең ташларда саннар язылган. Шул ташлардагы саннары билгеле бер тәртиптә урнаштырырга кирәк. зур саннан  кечкенәгә таба төзелергә тиеш. Анда кайбер ташлар бар, шулар арасындагы ташларны табып куярга кирәк.

Тәрбияче : ни өчен бу ташларны куймадыгыз.

Балалар :Чөнки анда саннар түгел, тамгалар гына язалган.

Кем иң кыю шул беренче чыга һәм саннарны атый, калганнар аның артыннан чыга.

    3 кейс

Тәрбияче:  Бик дөрес .Юлыбызны дәвам итәбез.

Тәрбияче :Алда  шәһәр, шәһәрдә йортлар ул саннарның йортлары  , кайбер тәрәзәләр буш, анда яшәүче саннар качканнар , әйдәгез күршеләрен табарга булышабыз. Кемнәргә ничә катлы йорт ошый шул йорттагы яшәүчеләргә булыша аласыз. Кемнәр такта янына чыгып эшләргә тели.

(ике бала алд эшли)

Балалар: Кемнәр эшләп бетерде. Әйдәгез дөреслеген тикшерик.

Балалар урында эшлиләр.

5 слайд

     4 кейс

Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик.

Карагыз әле безнең юлыбызда тартма, аның эчендә ниләр бар икән .

Балалар: Геометрик формалар, геометрик фигуралар.

 Тәрбияче:геометрик формалар адашканнар . Үз өйләренә кайтыр өчен паспортлар кирәк. Булышабызмы?

Балалар:Әйе булышабыз.

Тэрбияче:Сез ни өчен квадратны, турвпочмаклыкны, түгәрәкне алмадыгыз.

Балалар: Чөнки алар геометрик фигуралар

Тәрбияче :Мин сезгә геометрик формалар күрсәтәм, сез аңа паспорт ясап карагыз.

Тәрбияче :Балалар монда тагын геометрик фигуралар калды. Аларга паспорт кирәкме?

Бала : Юк Чөнки аларның күләмнәре юк. 

6 слайд

Тәрбияче: Безнең алдыбызда рәсемнәр. Бу рәсемнәр белән нәрсә эшләргэ була.

Балалар :Мәсәлә төзеп була.

Тәрбияче : Мәсәлә нинди өлешләрдән тора. Кем әйтә?

Балалар : Мәсәләнең шарты,соравы, чишелеше, җавабы бар.

5 кейс

Тәрбияче : Кем мәсәлә төзи? Сез мәсәләдә күпме предмет куясыгыз килсә шул кадәр куеп мәсәлә төзи аласыз?

Балалар: Урамда 2 тавык чирәм ашый иде. Шулар янына тагын ике тавык килде.- Бу мәсәләнең шарты

Сорау – барлыгы ничә тавк булды?  Чишелеш-2 кушам 2не була 4

Җавап :4 тавык

2. Сазлыкта 3 бака бар иде ,шуларның 1се суга сикереп төште- бу мәсәләнең шарты

Сорау – ничә бака калды.

Чишелеш -3тән алам 1не була 2

Җавап :2 бака

Физминутка

Сазлыктагы бакалар бик иртә уяндылар

Бата –калка, бата- калка битләрендә юдылар

Куллар белән чәбәкләп, аяклар белән тыпырдап

Зарядка ясадылар.

5 кейс

Тәрбияче: Алдагы очраган бирмебез Ике геометрик фигураны безгә якларын үлчәргә кирәк.  

Предметлларны нәрсәләр белән үлчәргә була?

Балалар: Рулетка, Метр, лиейка, адым, Колач белән

Тәрбияче:.Безгә бүген бу геометрик фигураларны үлчәү өчен нәрсә кирәк булыр.

Балалар: линейка

Тәрбияче:квадратның яклары ничә сантиметр? Турыпочмакларың яклары ничәшәр см.

Балалар: 5,5,5,5.- вадрат. 5,7,5,7- турыпочмаклык

Тәрбияче:Ни өчен берсенең яклары бер төрле , икенчесенеке ике ягы 7 шәр, ике Ягы 5см

Балалар: квадратның яклары бер тигез, турыпочмаклыкның капма-каршы яклары бер тигез.

 6 кейс

Балалар: .

Тәрбияче: без сезнең белән биремнәр үтәп патшалыкка килеп җиттек.Аның ишекләре безнең өчен

 ачык. Без бүген сезнең белән нинди биремнәр үтәдек . сезгә нинди авырлыклар белән очрашырга

туры килде.

Балалар: Елганы таштан салып шуларга басып чыктык, саннарны өйләренә урнаштырдык.

Геометрик формаларга паспортлар ясадык, квадрат һәм туры почмаклыкның якларын үлчәдек.

Мәсәләләр чиштек. Разминка ясадык.

Тәрбичяче: Безгә кире кайтыр өчен тагын шундый озын юл үтәргә кирәк. Ләкин безнең

математика иленең патша бикәсенең тагын бер биремен үтәсәк ул безгә кыска юлдан кайтырга

ярдәм итәчәк.Сез ризамы?

 Балалар:Әйе без риза.

Тәрбияче:Мин сезгә хәзер әйтеп торам .Сез шакмаклы кәгазь битендә шуларны язарсыз.? Нәрсә

килеп чыкты?( көймә ясау) нәрсә килеп чыкты.

Бала:Көймә

Тәрбияче :Без Бүген шул көймәгә утырып үзебезнең бакчага кайтарбыз.Чөнки безнең  күтәреп

кайтырга белемнәребездә күп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

"Математика патшабикәсеннән хатлар".

Конспект занятия по математике для сташей группы....

Математика патшабикәсеннән хат

Конспект занятия по математике в старшей группе....

Cценарий на Новый год "Кар патшабикәсе "

сценарий для подготовительной группы в ДОУ...

"Кар патшабикәсендә кунакта"

Саннар һәм фигуралар темасын ныгыту ....

«Математика патшабикәсе иленә сәяхәт»

1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күр...