"Кар патшабикәсендә кунакта"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Саннар һәм фигуралар темасын ныгыту .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kar_patsha_biksend_kunakta.docx819.16 КБ

Предварительный просмотр:

      «Кар патшабикәсендә                     кунакта»

               (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар

                       формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).


Максат:    балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын үстерү.

Yстерү бурычы:   балаларның зиһенен,  тапкырлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы:   балаларда мөстәкыйльлелек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү бурычы:  балаларның тәртип буенча санау күнекмәләрен ныгыту; 10 га кәдар санауны кабатлаупредметларны төсләре, формалары, зурлыклары буенча торкемләштерү  геометрик фигуралар белән эшләүне камилләштерү; логик мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:   танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе   аралашу,  

Методик алымнар һәм чаралар:   әңгәмә, сорау, уен,  мактау, аңлатү,, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау:   магнит такта,   яшел һәм кызыл боҗра, геометрик фигуралар, биремле карточкалар, хат, схема, кар бөртекләре, курчак, математик планшет, кар бабай рәсеме.

Сүзлек өстендә эш :   кар патшабикәсе, төньяк полюс.

Алдан үткәрелгән эш:   уеннар уйнау, табышмаклар чишү,

Эшчәнлек төзелеше: 

1. Хат уку.

2. Сәяхәткә китү. Схема белән танышу.

3. Уен « Төшеп калган санны әйт»

4. Уен «Төсле фигуралар».

5. Уен «Рәсемне җый»

6. Уен «Ачкыч сайлыйбыз»

7. Йомгаклау.

                     

                 Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: -Хәерле көн, балалар!

 Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә  карап елмаешыйк, Менә ничек рәхәт булып китте!

- Балалар, буген сезнең  янга  килгәндә, почтальон миңа хат бирде. Ул хат математика илендә яшәүче патшадан килгән . Әйдәгез, хатны укыйк әле. (хатны укыйм)

« Кадерле балалар! Минем сезнең кебек акыллы, зирәк кызым бар.Беркөнне көчле буран чыкты да, кар патшабикәсе кызымны күтәреп үзе белән алып китте. Ул аны үзенең патшалыгында яшереп тота.Мин кызымны бик сагындым. Зинһар миңа кызымны коткарырга булышыгыз. Сезгә уңышлар телим!»

- Балалар, ярдәм итәбезме патшага? Сезнең  кар патшабикәсен күргәнегез бармы? 

http://nnintour.ru/file/kasimov-v-gosti-k-snezhnoj-koroleve-1-den-1/newsbel.by-22.07.2015-zBaQMNCqdDSNW7ctXj94v07VZgjCmMYW.jpg 

(слайд карау).

Ул бик еракта яши, анда нәрсәгә утырып барып була? (балалар җавапларын тыңлау)

. Мин сезгә бер табышмак әйтәм :

 Оча күктә бер зур кош ,

 Канатларын бер дә какмый  ,

 Кешеләр һәм йөк ташый. ( Самолёт)

Очкычны геометрик фигуралардан төзербез

(Балалар өстәл артында мөстәкыйль эшлиләр.)

Тәрбияче:

-Менә очкычларыбыз да эзер. Юлга чыкканчы әйдәгез схеманы өйрәник. (схеманы карау).

-Кар патшалыгында 9 манара бар икән

http://demiart.ru/forum/uploads19/post-2873755-1486926221.jpg

. Һәрбер манара янында билгеле бер тәртиптә саннар язылган. Патша кызы саннар тәртибе бозылган манарада.

- Игътибар белән карагыз һәм әйтегез: патша кызы кайсы манарада? (яшел манарада)

- Сулдан уңга санаганда яшел манара ничәнче? (дүртенче).

- Уңнан сулга санаганда ничәнче? (алтынчы).

- Яшел манарага тизрәк барып җитү өчен кайсы юлны сайларга кирәк?

- Балалар, патша кызын коткару өчен һәрбер манара аша үтәргә кирәк . Ә манараның ачкычын алу өчен без кар патшабикәсенең биремнәрен үтәрбез. Сез әзерме?

Балалар (әзер).

Тәрбияче:

 Алайса юлга кузгалыйк.

«Самолет  уены

Тәрбияче:

-Балалар, килеп тә җиттек. Кар патшабикәсе безгә биремнәр әзерләп куйган.

Тактадагы саннарга карагыз әле. Ни булган аларга? Патшабикә аларны төрле якка  очырган. Әйдәгез, дөрес итеп төзеп, кирәкле тәртиптә урнаштырыгыз әле ул саннарны (балалар саннарны дөрес тәртиптә урнаштыралар).

Тәрбияче:

 Менә ничек күп беләсез икән сез.

- Балалар, минем кулда нәрсә?

-Туп.

-Нәкъ шулай. Әйдәгез туп белән уйныйбыз. Мин тупны сезгә бирәм һәм бер сан әйтәм, сез шул санның русчасын әйтергә тиеш буласыз.  Аңладыгызмы мине, балалар?

Балалар:

-Әйе.

Тәрбияче:

-Алай булгач, уйный башлыйбыз. (тәрбияче тупны бирә балалар саныйлар).

Дидактик уен « Төшеп калган санны әйт»

(балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны әйтәләр).

-Булдырдыгыз, балалар! Бик төгәл җавап бирдегез, менә сезгә беренче ачкыч

 Юлыбызны дәвам итик, икенче манара биремнәрен үтик.

ІІ нче манара –геометрик фигуралар манарасы.

«Төсле фигуралар» уены

-Геометрик фигураларны игътибар белән карагыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (алар төрле төстә).

- Фигуралар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

- Фигураларны ничә төркемгә бүлеп була? (ике:  кызыл һәм яшел фигура)

- Формалары буенча ничә төркемгә бүлеп була?(өч: 3квадрат, 3өчпочмак,3 түгәрәк).

- Зурлыклары буенча ничә төркемгә бүлеп була?(ике: 6кечкенә һәм 3 зур).

-Молодцы!

«Фигураларны боҗра эченә дөрес урнаштыр» уены

-Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу?

-Дөрес, бу-төсле боҗралар

Балалар сезгә салкын түгелме?

Ял минуты.

-Балалар, карагыз әле, бүлмәгә нинди матур кар бөртекләре очып кергән.

-Әйдәгез алар белән уйныйбыз.

- Кар бөртеге кайда? (өстә)

Ә хәзер кайда? (аста).

- Кар бөртегенә әкрен генә өрегез әле. Алар нишли?

 - тибрәлә.

- Ә хәзер ныграк өрегез. Алар нишли?

- очалар.

- Балалар, бу күренешне  ничек атыйлар?

-   буран дип атыйлар.

- Ой, балалар, кар бөртекләре белән уйнап, без патша кызын онытып та җибәргәнбез. Ял итеп тә алдык , инде юлыбызны дәвам итик. Менә кызыл манарага да килеп җиттек. Кар патшабикәсе безгә нинди бирем әзерләгәникән?

-Балалар, конвертларны алыгыз , эчендә нәрсә бар? (рәсем өлешләре).

«Рәсемне җый» уены оештырыла. (балалар мөстәкыйль эшлиләр. Авыр җыйган  балаларга ярдәм итәм).

-Бу биремне дә бик төгәл һәм җиңел үтәдегез. Молодцы!

-Балалар, әйдәгез кунакларга  кар бабай турында тасвирлап сөйләп күрсәтәбез.

1 бала: кар бабай

2 бала: матур, салкын,ак

3 бала: басып тора, карый,

4 бала: елмая

- Менә сезнең белән  соңгы  биремне дә үтәдек Хәзер инде патша кызын коткара алабыз. Ләкин бу эш сез уйлаганча бик җиңел түгел. Сезгә дүрт ачкыч арасыннан туры килгән ачкычны сайлап алырга кирәк.

Балалар ачкычны эзлиләр. Тапкач туры килүен тикшерәләр.

Тәрбияче:  Ишеген  ачтык. Менә ул патша кызы. Ул сезгә бик рәхмәтле. Балалар, патша кызы сезнең белән группада уйнап торыр, ә соңыннан аны әтисе алып китәр.

Йомгаклау

- Балалар, без бүген нинди яхшы эшләр эшләдек?

-Сезгә бүген нәрсә ошады?

- Ә миңа ,балалар, сез ошадыгыз. Сез шундый тырыштыгыз, тапкыр һәм җитез булдыгыз.

- Барыгызга да бик зур рәхмәт!

- Балалар, Кар патшабикәсе сезгә бүләк калдырган. (тәрбияче бүләкләрне өләшеп чыга.

Безнең эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...