Памятка для родителей."Кануннар бала тормышын яклый һәм саклый"
материал на тему

Валиева Милауша Мазхатовна

Памятка для родителей о правах ребенка на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kanunnar_bala_tormyshyn_yaklyy_hm_saklyy.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Кануннар бала тормышын

        яклый  һәм саклый        

1989 елның 20 ноябре - Берләшкән Милләтләр оешмасы-ның (БМО) Бала хокуклары турындагы Конвенциясен кабул иткән көн. Рәсәйдә Конвенция 1990 елның 15 сентябрендә га-мәлгә керде. Ул, 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокук-лары күрсәтелгән, 54 мәддәдән тора.

 Хокуклар кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк  булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкемәт тарафыннан яклану хокуклары.

Ә нәрсә соң  ул бурычлар?

Бурычлар - кеше тарафыннан ул үзе һәм башкалар тыныч-имин яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиешле эш-гамәлләр.

                Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, салымнарны вакытында түләргә бурычлы.

                Тормышта кеше хокуклары бозылу очраклары еш була.

                Һәр кешенең иң төп хокукы - ул яшәү хокукы. Кечкенә кеше - бала да яшәргә хокуклы.

                Беркем һәм беркайчан да баланы газапларга һәм хурларга тиеш түгел. Кызганычка каршы, балаларны бүтән милләттән булганы яки башка дин тотканы өчен, тән төсе икенче төрле булганы өчен рәнҗетүче кешеләр бар.

                Һәрбер дәүләт, Конвенциягә кул куйганнан соң, үзенең кечкенә гражданнарын якларга бурычлы.

        Балалар үз әти-әниләре белән яшәргә хокуклы һәм аларны беркем дә аера алмый.

                Кайбер очракларда, әйтик, табигать бәла-казаларыннан  котылу, сугыш барган җирдән иминрәк урынга урнаштыру максатында, балаларны ерак чит илләргә күчерәләр. Соңын-нан чит илләр  балаларга һәм аларның әти-әниләренә бер-бер-сен эзләп табарга ярдәм итәргә тиешләр.

Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы.         Бала башка ке-шеләргә охшарга тырышырга бурычлы түгел. Әгәр аның үзенә генә хас сыйфатлары, үзенчәлеге булса, ул шундый булып калсын.

                Кайбер илләрдә балаларны авыр, зарарлы, ялыктыргыч эшләргә кушалар. Безнең илдә кайбер ата-аналар балаларын мәктәптән кайткач музыка мәктәбенә, спорт секциясенә йө-рергә, чит тел өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Конвенциядә языл-ган  ял итәргә хокукы бар икәнен оныталар.

                Авыру бала махсус карауга, белем һәм тәрбия алуга хокуклы. Сәламәт балага тудырылган шарт-лардан авыру бала да мәхрүм булырга тиеш түгел.

        Дәүләт әти-әнисез калган баланы кайгыртырга бурычлы. Ятим баланы яшәү урыны, ашау-эчү белән тәэмин итү дәүләткә йөкләнә.Тәрбиягә алынган балаларның язмышы белән дәүләт кызыксынып торырга тиеш.

                Һәрбер баланың, башка кешеләр кебек, шәхси томышы һәм үз сере булырга хокуклы.

      Бала үзенә дусларны үзе сайлый ала. Әти-әниләр киңәш биреп, тәртибендә нәрсәләр ошамаганын әйтә алалар. Әмма көч кулланып, баланың язмышын беркемнең дә үзгәртергә хакы юк.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"...

Буклет - памятка для родителей "Ни ночью, ни днем не балуйся с огнем!" (для родителей)

Памятка для родителей по тематической недели "Ни ночью, ни днем не балуйся с огнем!"...

консультация для родителей "Безопасные окна" памятки "Как предотвратить выпадение ребёнка из окна" памятка для родителей "Безопасность при движении зависит и от вас" листовка "Тонкий лёд" памятка для родителей "Безопасный интернет"

фликерыСоветы безопасного поведения на дороге3Д-ручка для ребёнка-интересная информация.безопасность на льдуКонсультация для родителей "Безопасные окна"памятки  "Как предотвратить ...

Памятка для родителей при подготовке к выпускному балу

Для того , чтобы первый выпускной остался в памяти ребёнка, вы должны  позаботиться об очень важных мелочах...

Памятка для родителей "Полезно ли баловать ребенка?"

Детство одно, и оно так быстро проходит. Поэтому детей обязательно надо баловать, но делать это надо в пределах разумного....