Әти- әниләр белән эш
статья (старшая группа) по теме

Габдрахимова Амина Хадиевна

Әти- әниләр өчен гаиләнең төп бурычын курсәткән күргәзмә материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gailnen_top_burychy.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләнең төп бурычы

Гаиләнең төп бурычы, ягъни, стратегиясе- балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Коръәндә бу изге эшнең Аллах Тәгалә алдындагы иң төп бурычы икәнлеге әйтелә. Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. Әмма теләк белән чынбарлык арасы, кем әйтмешли, күк белән җир арасы кебек булырга мөмкин. Менә гади генә мисал: эш сөймәгәнне беркем дә яратмый. Гадәттә андыйлар эчү, урлашу юлларына басалар. Рәтләп гаилә дә төзи алмыйлар. Ата-ана жилкәсендә утыру ягын карыйлар. Ләкин шунысы хак- бер генә бала да бозык сыйфатлар белән тумый. Әмма баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, тәрбиягә бәйләнгән. Билгеле ки төп тәрбиячеләр- ата- ана һәм, әйткәнебезчә һәркем үз баласын- күз нурын иң яхшы, иң тәрбияле итеп күз алдына китерә. Мәсәлән: берәүләр балаларының фән дөньясына керүләрен телиләр, икенчеләргә тиз генә байлык туплау ошый һ. б. Шулай да, без һәммәбез дә җәмгыять әгъзалары, димәк шәхеснең үз- үзен тотышы җәмгыятьнең, әхлак нормаларына тәңгәл килергә тиеш.

Балалар да дөньяны үзләренчә үзләштерәләр, шуңа күрә «Аталар һәм балалар» проблемасы, дөньяның нәкъ үзе кебек, мәңгелек.

Гаиләнең тәрбия алымнарын, берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

1. Ата- ана үрнәге. Халыкта: «Анасына карап кызын коч, атасына карап- улын сөй»,- дигән әйтем бар. Моның мәгънәсе тирән: Кеше гаиләдә нинди тәрбия алса, тормышта да шулай булачак, бераз үзгәрергә дә мөмкин. Һәркем үзен тикшереп караса, балалык, яшьлек елларын искә төшерсә, халыкның бу образлы әйтеме белән килешми калмас.

2.Читләтеп йогынты ясау тактикасы. Балалар бигрәк тә яшүсмерләр өлкәннәрнең «акыл сатуларын»- өйрәтүләрен яратмыйлар. Яшүсмер: «Мин хәзер зур инде, ә кимсетеп, туктаусыз вәгазь укыйлар. Кирәк булса, мин үзем сезгә киңәш бирергә әзер»,- дип уйлый. Бу очракта читләтеп тәэсир итү юлын сайларга була.

3. Инандыру алымы да зур әһәмияткә ия. Ул, гадәттә, башка алымнарның теоретик нигезе буларак кулланыла. Монда сүз баланы теге яки бу нәрсәгә ышандыру турында бара. Моның өчен матур әдәбиятны, вакытлы матбугат язмаларын, кинофильмнарны, радио- телевидение тапшыруларын файдаланырга мөмкин.

4. Балага ышаныч күрсәтүнең дә уңай нәтиҗә бирүен онытмаска кирәк. Тормышта еш очрый торган вак- төяк: әнисе кушуы буенча, бала кибеттән ипи, ашамлыклар алып кайта. Ата- ана аласы әйберләрнең хакын якынча белергә тиеш, ләкин ул калган акчаны биргәндә, санамаска кирәк. Әмма акча бирү дә ышаныч күрсәтүнең башы гына. Тора-бара ышанып эш тапшырулар башлана...

5. «Бик нык ачуланып алу»- белән каршылыкны хәл итү тактикасы еш кулланылмаса да, ул алыштыргысыз алым булып тора. Мисал: гаиләдә бала тыңлаусыз, эгоист булып үсеп килә. Әтисен дә тыңламый, әнисен дә.  Кыскасы, әтисе белән әнисе беркөнне балаларына бик нык ачуланып алалар һәм болай диләр: «Түзәр хәлебез калмады, синең өйдә үзеңне ничек тотуыңны бөтен кешегә дә сөйләячәкбез». Балалар бу сүзләргә башта көлеп кенә карыйлар, әйтерләр дә тынарлар дип уйлыйлар. Әмма эшнең чынга китәсен шәйләгәч, гафу үтенергә мәҗбүр булалар.

Кайбер гаиләләрнең үз тәрбия алымнары булырга мөмкин. Гадәттә «тал чыбыгы ашап үсүчеләр» кансыз, куркак, икейөзле булып формалашалар, ата-ананы хөрмәт итмилэр.