“Балада әдәп һәм гадәтләр”
материал (младшая группа) по теме

Бала кешелек мөнәсәбәтләренең мораль  нормаларын  белгәнче, аңлаганчы һәм  үзләштергәнче  үк кешеләр белән аралаша башлый. Ике яшьлек бала сездән үзе ошаткан уенчыкны шул ук уенчык белән уйнап утырган башка бала кулыннан алып бирүчене таләп итә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balada_dp_hm_gadtlr.docx18.7 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учереждениясе

“Балада әдәп һәм гадәтләр”

Әти-әниләр өчен консультация

                                   Төзеде:74 нче б/б тәрбиячесе:

Филиппова Марина Василий кызы.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

1013ел

Бала кешелек мөнәсәбәтләренең мораль  нормаларын  белгәнче, аңлаганчы һәм  үзләштергәнче  үк кешеләр белән аралаша башлый. Ике яшьлек бала сездән үзе ошаткан уенчыкны шул ук уенчык белән уйнап утырган башка бала кулыннан алып бирүчене таләп итә. Кемнеңдер кәнфит ашап утырганын күреп алуга, аннан кәнфитне үзенә бирүен таләп итеүе мөмкин. Исәнләшмәскә, кирәк вакытта “Рәхмәттә”тә әйтмәскә мөмкин.

        1 яшьтән соң баланы рәхмәт әйтергә күнектерү бик мөһим.  Моның  өчен  бу сүзнең сабыйның һәрвакыт исенә төшереп торырга киңәш ителә:”Кызым, курчагыңны ашаткач, ул нәрсә дип әйтте әле? Син дә “Рәхмәт!” дип әйт, син дә ашадың бит” һ.б.

Юынмаган, чәчләрен тарамаган, җыйнаксыз килеш кешеләр арасына чыгу әдәпсезлек. Шушы гадәтләрне бетерү максатыннан бала тәрбияләгәндә шигырь юлларына мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин. Мәсәлән: “Юындыр” шигыре: Менә хәзер мин инде

        Яратам сине, мактыйм!

        Ахырда, шапшак малай,

        Күңнлне  минем таптың.

Кирәк чиста булырга,

Иртә - кич юынырга.

Пычракларга,

Шапшакларга-

Оят аларга!

Һәм “Беренче рәхмәт!”.

        Алсу хәзер зур кыз инде-

        Аңа өч тулган

        Алсу бүген абыйсының

        Яулыгын  юган

Шатлыктан  нәни  Алсуның

Күзләре  яна.

Рәхмәт  әйткән  моның өчен

Абыйсы  аңа.

Балага культура - гигиена һәм үз-үзеңне пөхтә тоту күнекмәләре бирү бик мөһим: ул өстәл артына бары кул юып кына утырырга, ашаганда чисталык һәм җыйнаклык сакларга гадәтләнергә тиеш. Чисталыкка өйрәткәндә, кем беләндер чагыштыру алымын кулланырга мөмкин.”Кара әле, кызым, курчакның бите, куллары ничек  чиста, ул әле генә кулларын.битен юды. Бездә шулай чиста итеп юыныйк әле” һ.б.

Бала  кесәсендә  һәрвакыт кулъяулык  булырга һәм ул моны белергә тиеш.

Ата - ана балага уен почмагында тәртип булырга тиешлеген бик кечкенәдән  аңлатырга һәм  аны шуңа өйрәтергә тиеш. Моның өчен башта сабыйга уен почмагын, уенчыклар ничек куелырга тиешлеген күрсәтергә кирәк. Аннары баланың  барысын  да  дөрес  эшлиме, юкмы икәнен күзәтү.кирәк  булса, төзәтеп, аңлатып  бирү  сорала.  Мәсәлән: шакмакларны тартмага  тутырып  куярга  өйрәтегез. Бу эшне һәр уеннан соң таләп итәргә кирәк. Баланыңи ялгышын  күберәк  уен  белән  төзәтү яхшы: Мәсәлән; идәндә  аунап  яткан, шактый таушалган  уенчык аюны баладан яшереп куегыз. Әгәр ул бу уенчыгын  сораса  ,аңа :”Аюың синнән качып киткәндер. Син аны рәнҗеттең, идәндә  аунаттың, матур итеп уйнамадың. Җитмәсә, бер кулы да  өзелгән. Ул сиңа  бик  үпкәләгән, хэзер  өйгә кайтуы икеле”,-дип аңлатырга  кирәк.

Балада  яхшы  гадәтләр  әдәп  кагыйдәләрен  үтәү өчен, үтәүгә гадәтләнсен  өчен  системалы  күзәтүдә шактый ныклык, үз сүзендә дә торучанлык  күрсәтергә  кирәк.  Мәсәлән: “ Төлке Торна” әкиятендә бик ачык чагыла. Бу әкияттә Төлке  белән Торнаның  дошманлашу сәбәбе-саранлык булып  ачыклана.

Балалар  үзләрен дөрес  тоту  үрнәкләрен  күреп  үскүн  гаиләләрдә алар әдәп  кайдәләрен  артык  кыенсынмыйча гына үтиләр һәм яхшы гадәтләр  үзләштерәләр.

Балаларда  таныш  булмаган  кешеләргә  дә  ягымлы  һәм  кайгыртучан мөнәсәбәт  тәрбияләргә:  күршеләр  йоклаганда  тавышланмаска, сораган вакытта  җавап  бирергә  өйрәтергә  кирәк.  Ә өлкәннәр  белән  боерык  бирү тонында, әйтик, “Анда син утырма,  мин утырам”,”Аны эшләмә ,  моны эшлә” һ.б  шундый  сөйләшүләргә  –  юл  куярга  ярамый.

Әгәр  олылар  үзләре  үрнәк  күрсәтеп , балаларны начарлыкка өйрәтәләр  икән, соңыннан  акыл  сатучылар ,  җыю  һәм  җәза  бирүләрнең файдасы  калмый.  Гаиләдән  читтә  бала  яхшысын  гына  түгел,  начарын  да күрә , ишетә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий семейного праздника для детей подготовительной группы "Гаилә бәхете балада".

Семейный праздник поможет  сблизить  детей и их родителей, мероприятие проводится в очень теплой, уютной обстановке....

“Балада әдәп һәм гадәтләр”

Бала кешелек мөнәсәбәтләренең мораль  нормаларын  белгәнче, аңлаганчы һәм  үзләштергәнче  үк кешеләр белән аралаша башлый. Ике яшьлек бала сездән үзе ошаткан уенчыкны шул ук уенчык...

“Балада әдәп һәм гадәтләр”

Бала кешелек мөнәсәбәтләренең мораль  нормаларын  белгәнче, аңлаганчы һәм  үзләштергәнче  үк кешеләр белән аралаша башлый. Ике яшьлек бала сездән үзе ошаткан уенчыкны шул ук уенчык...

Гаилә бәхете - балада (татарском языке)

.Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Эти-эни анын тоткасы булса, балалар гаилэнен козгесе.Эгэр тотка купмасын, ватылмасындисэн, Бер-беренне анлап, хормэт итеп яшэргэ кирэк....

Гаилә бәхете - балада! Ата – аналар һәм балалар белән уздырылган бәйге.

        "Тылсымлы куллар" журналы игълан ителгән "Ачык дәрес" бәйгесендә 1- урынга ия булдым....

Сценарий "Гаилэ бэхете - балада"

Шатлыклар кунелебездэ,Ал кояш кугебездэ.Рэхэтлэнеп бэйрэм итик-Гаилэ бэйрэме бездэ.Бу кичэбез горлэп утсен,Истэ калсын гомергэ.Бэйрэмнэрсез яшэп булмыйЖирнен якты йозендэ&helli...