Гаилә бәхете - балада! Ата – аналар һәм балалар белән уздырылган бәйге.
материал (подготовительная группа) на тему

          "Тылсымлы куллар" журналы игълан ителгән "Ачык дәрес" бәйгесендә 1- урынга ия булдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx14.33 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәхете – балада...

(Ата – аналар һәм балалар  белән уздырылган бәйге.)

Максат: 1. Гаиләдә һәм бакчада балаларга әхлак тәрбиясе бирү;

              2. Балаларда үзенең нәселенә, гаиләсенә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: алмага кадалган шырпылар,кечкенә агачка кадалган акчалар,

Алып баручы:  Гаилә- тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, татау икән, димәк җәмгыять тә нык тату дигән сүз. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар аның көзгесе.Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң, бер-берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.

Бала.               Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                        Күңелсездер сезгә дә.

                        Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                        Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                        Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бабай белән әбигә,

Кирәк барчабызга да.  

Алып баручы:   Ярыш булгач, безгә гадел хөкем итүче жюри составы сайларга  кирәк иде (...)

Бүгенге кичәгә бездә халык иҗатына караган такмаклар,җырлар һәм җырлы-биюле уеннар әзерләдек. Хәзер сезнең игътибарга  балаларыбызның чыгышын тәкъдим итәбез.

“Гел бергә, бергә” җыры ( С.Садыйкова көе, И. Фазлуллин сүзләре) башкарыла.

Залга әниләр чыга.

  1. Ярыш төре.

Бишек җыры ярышы,

Әниләр кочагында бик тәмле.

Бишек җыры җырлаганда,

Әниләр йөзе ямьле.

Бишек җыры. (Алар бишек җыры башкаралар.)

  1. Ярыш төре.

Бәбкәм, балам диясең

Һаваларга чөясең

Әйтче нинди сүзләр белән

Син балаңны сөясең?

Алмага кадалган берәр шырпыны алып балагызга иркәләп матур сүзләр әйтү ярышы.

Җиңүчене котлап бала  җыр башкара.(”Күңелле яшьләр”Л.Хәмиди көе, М.Җәлил сүзләре)

Күмәк бию.

  1. Ярыш төре.

Әтиләр балаларын тиз генә киендерергә тиешләр.

Әниләр күз бәйләп баланы танырга кирәк.

Җиңүчене котлап бала җыр башкара.(“Кояшлы ил” Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүзләре.)

  1. Ярыш төре.

Сөйләштереп торсаларда,

Ялгышмый акча сана.

Күпме җыелганын да әйт,

Алданма яхшы кара.

Акча санау ярышы.

Җиңүчене котлап кызлар “Каз канаты” биюен башкаралар.

  1. Ярыш төре.

Җырлыйк әле, җырлык әле,

Җырлыйк әле күп итеп...

“Өч” дип әйтүгә бер үк вакытта җыр башкарырга.

“Күбәләгем”, “Җомга” җырлары.

  1. Ярыш төре.

Әниләр  ярыша,

Тырышып токмач кисә.

Соңгы ярыш.

 Әти –әниләргә уенчыклар бирелә, шуларны кабартып җепкә бәйләп куярга. Рогаткадан уенчыкларга атарга, кайсына тидерә, шуны үзенең баласына бүләк итә.

Барлык кунаклар, балалар, катнашучылар хөрмәтенә Бакирова Азалия татар халык биюен башкара

Бәйрәмебез тәмам, рәхмәт барыгызгада!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий семейного праздника для детей подготовительной группы "Гаилә бәхете балада".

Семейный праздник поможет  сблизить  детей и их родителей, мероприятие проводится в очень теплой, уютной обстановке....

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Гаилә бәхете - балада (татарском языке)

.Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Эти-эни анын тоткасы булса, балалар гаилэнен козгесе.Эгэр тотка купмасын, ватылмасындисэн, Бер-беренне анлап, хормэт итеп яшэргэ кирэк....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Гаилә бәхете балада

Гаилә бәхете балада зурлар төркеме өчен бәйрәм иртәсе...