Бармагың тәмлеме?
консультация (подготовительная группа) по теме

Адгамова Кадрия Васимовна

Әти- әниләр өчен берничә киңәш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_shirma.doc406 КБ

Предварительный просмотр:


Бармагың тәмлеме?


Баланың кыек-мыек, саргайган тешләрен гадәттә без нәселдәнлеккә сылтыйбыз. Ләкин эш геннарда гына түгел. Баласының тешләре әйбәт булсын дигән ата-ана бу хакта кайбер нәрсәләрне белергә тиеш. Балаң еш авырый икән – энҗе кебек тешләр көтәсе дә түгел. Теләсә кайсы инфекция (кызамык, скарлатина, грипп, дифтерия) иммунитетны киметә. Бу хәл яңа чыгып килүче тешләр өчен зарур булган матдәләрне тоткарлый. Шуңа күрә балагызны кечкенәдән чыныктырыгыз. Ризыгына күбрәк витаминнар кертегез. Калкансыман бизгә аеруча игътибар бирегез. Авыру биз тешләргә начар тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, ачык тешләм (алгы тешләрнең кушылмавы) формалаша. Ярый ла әнисе баласын имезсә. Күкрәк суырган баланың аскы казнасы дөрес үсә. Ясалма ашатканда исә җитәрлек үсмәве бар. Бала борын белән суласын. Авыз аша сулаганда өске казнаның үсеше бозыла. 
Сөт тешләрен алдырырга ашыкмагыз. Теш төшә икән, аның урынын "күршеләр" биләргә тырышачак. Ә "хуҗа" алга яки артка күчәргә мәҗбүр була. 5 нче номерлы сөт тешенә бигрәк тә игътибарлы булыгыз. Ул вакытыннан алда төшсә, казна дугасы кыскарырга мөмкин. Андый очракта вакытлыча протез куялар. Протез тешләргә күчәргә мөмкинлек бирми. 
Зарарлы гадәтләрдән дә вакытында арындырырга кирәк. Мәсәлән, йокы вакытында баланың башын ничек куюы бик мөһим. Башны биек куеп йоклаганда, аскы казна алга чыга. Артка ташланган баш, киресенчә, аскы казнаның артка күчүенә һәм үсеше тукталуга китерә. Яңакны йодрыкка куеп йоклаганда, казна кыйшаю куркынычы бар. 
Йокы вакытында гына түгел, көндезге зарарлы гадәтләр дә җитәрлек: бармак суыру, иренне, телне, кием читен, карандаш башын һ.б. тешләү... Кече яшьтә сөякләр аеруча йомшак була, аның формасы бик җиңел үзгәрә. Биш яшьлек балаларның 40% ында шундый зарарлы гадәтләр бар. Шуларның 75% ының теш һәм казналары инде бозылып өлгергән. 


Ир белән хатын бала тәрбияләү мәсьәләсендә бер-берсеннән риза һәм канәгать булмаска мөмкиннәр. Бу очракта бер-береңә гаеп ташлаудан тыелып калу бик авыр нәрсә. Дөрес, яхшы ир-ат бала тәрбияләүдә яхшы хатын-кыз үзен ничек тотарга тиеш икәнен белгән кебек, яхшы ана да балага ата кешенең мөнәсәбәте нинди булырга тиешлеген бик яхшы чамалый. Шулай да,"ата-бала”, "ана-бала” мөнәсәбәтләрендә үзегезнең карашларыгызны, тәрбия принципларыгызны бер-берегезгә көчләп тагарга кирәкми. Чөнки бала атага яки анага мөнәсәбәтендә үзе теләгәнчә эш итәргә хаклы. Ә инде  ир белән хатын бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә булып, сөеп-яратышып яшәсә,баланың ата-анасы белән мөнәсәбәтендә киеренкелек булмаячак. Шулай итеп, бер-берегезнең бала тәрбиясе эшләренә тыкшынудан тыелыгыз. Чөнки ата белән ана бер сүздә булмасалар, берсе әйткәнне икенчесе инкарь итсә,баланың икейөзле булып тәрбияләнәчәген көт тә тор.

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган,
Тыңламаган - әрәм булган.
Баланың гаебе – ата-ананыкы.
Ата – беләк, ана – йөрәк.
Ата-аналы – алтын канатлы.
Утынны чапкан яксын,
Баланы тапкан баксын.


Балада кылыйлык


Кылыйлык - балаларда еш очрый торган күренеш. Ул һәр йөз кешенең берсендә күзәтелә. Аның сәбәпләре төрле. Берәүләрнең ул тумыштан була. Икенчеләрдә соңыннан барлыкка килә. Беренче очрагында бу чир нәселдән дә күчәргә мөмкин. Моннан тыш әни кешенең йөкле вакытта авыр күтәрүе яки берәр төрле йогышлы чир белән авыруы да сәбәпче була ала. Баш имгәнгәннән йә авырып өзлегүдән дә баланың күзе кылый калу ихтимал. Шуңа да табиблар авырганда балага күп укымаска, телевизор карамаска кушалар. Шуның белән бергә кайбер әти-әниләр бишектә яткан сабыйларының күзләрендә бераз гына кимчелек барлыгын күрсәләр дә, куркып калалар һәм тизрәк табибка чабалар. Әмма кайчагында борчылырга урын юк, бары баланың күзе «утырып» кына бетмәгән була. Чөнки күз өч яшьтә генә тулысы белән формалаша. Ә инде өч яшьтән соң табиблар кылыйлык дигән диагноз куялар икән, тиз арада баланы дәвалый башларга кирәк. Тик операция ясатырга ашыкмау яхшы. Кылыйлыкны дәвалауның иң отышлы ысулы - күзлек кию һәм махсус күнегүләр ясау. Күзлекнең яхшы күрә  торган күз өчен булган пыяласын махсус пленка яисә пластинка белән каплыйлар. Бу очракта икенчесе - начар күрә торганы, бөтен көченә эшләргә мәҗбүр. Бала күзлекне дүрт ай киеп, ике атна саен табибка күренеп торырга тиеш. Иң мөһиме - күзлекне көн дәвамында салмау. Ә инде бала аны системалы рәвештә кими икән, аның күрү сәләте начарланып, кылыйлыгы тагын да көчәячәк. Мондый күзлек кия башлагач, икенче күз начарлангандай булыр, моннан куркырга кирәкми. Димәк, күз төзәлүгә таба бара. Табиблар кылыйлыктан арыну өчен балага компьютер уеннары рәвешендә махсус күнегүләр дә тәкъдим итәләр. Тагын шуны да өстәү шарт - мондый балаларга күбрәк саф һавада йөрергә, физкультура белән шөгыльләнергә һәм А, Е витаминнарына бай ризыклар ашарга киңәш ителә.Баланың күзен дәвалау еллар буена сузылырга мөмкин. Тик ата-ана вакытында игътибар итеп, сабыен табибка күрсәтсә, бала мәктәпкә бернинди кимчелексез барачак. Ә инде дәваланулар булышмаса, операция ясатырга гына кала.


Курку турында...


Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм йә тумыштан ук бирелә, йә яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешеләр курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала. 

Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Балаларны берәр әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук олы кешеләр чын-чынлап курыккан әйберләрдән балалар курыкмаска мөмкин. Бу – табигый күренеш. Курку тойгысы сабыйларда үзен җитлеккән кешеләргә караганда башка бер рәвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була. Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку. Икенчесе: сабыйларның тормыштагы фактларны бәяли белмәүләренә бәйле курку. Әлбәттә, бу куркулар табигый рәвештә ата-ананың яки мохитнең балага карата мөгамәләсе нәтиҗәсендә артырга яки кимергә мөмкин. Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән билгеле бер хәлдә курка. 
Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше булып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә ана кешегә бәйле. Әгәр ана баласының тәртибеннән канәгать булмыйча, үзенең ризасызлыгын «яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерәсең» шикелле сүзләр белән белдерсә, әнисен ихлас күңелдән яраткан бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирләп киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз-үзен битәрләү һәм хәтта җәзалау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психикасына күтәрә алмаслык йөк сала. Берүк вакытта куркытулар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә. Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип-низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.


Әгәр балагыз тотлыкса

Тотлыгу — сөйләм теленең җитди бозылуы ул. 2-5 яшь аралыгында өлкәннәр белән тыгыз аралаша башлагач, балаларның фикер белдерү (коммуникатив) һәм танып белү эшчәнлекләре үсә башлый. Киңәйтелгән гыйбарәле, ягъни фразалы сөйләм формалашкан чорда балаларда тотлыгу барлыкка килә дә иңде. 
Тотлыгу сирәк очрый торган авырулар рәтенә керми, чөнки дөньяда өлкәннәрнең — 1, ә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның 2 проценты тотлыга. Тотлыгу малайларда кызларга караганда 4 тапкырга күбрәк очрый. Үсә төшкәч, тотлыгу үзеннән-үзе бетә, дигән фикерләр дә яши.  Һич дөрес түгел! Киресенчә, сөйләм теленең бозылуы тагын да катлауланырга гына мөмкин. 

Тотлыгу — сөйләм теленең бозылуы гына түгел, ә организмның тулысынча авыруы да ул. Тотлыга торган бала начар йоклый, гел тынычсызлана, күргән төшләреннән куркып уяна, елый, аппетиты бозыла, кайвакыт хәтта бөтенләй дә ашаудан баш тарта. Бала тиз үпкәләүчән, ярсып китүчән һәм елакка әйләнә. Тотлыгучы баланың вегетатив нерв системасы функциясе бозылган, йөзенең төсе җиңелчә генә үзгәргән, тирләүчәнлеге арткан була. Хәтта, төнлә бәвелен тота алмау күренеше дә күзәтелергә мөмкин. 
Баланың тотлыга башлавына төрле сәбәпләр хас. Халык аны бик көчле курку, бәрелү, каты авырудан була дип фаразлый. Алай дисәң, бөтен балалар да курка, авырый диярлек. 
Тик тотлыгу, организмның сөйләм теле бозылуга тиз бирешүчәнлегенә яисә аңа булышлык иткән факторлар нәтиҗәсендә башлана. Боларга әти-әнисе кичергән невропатик авырулар (нерв авырулары, алкоголизм, сифилис), тотлыгучы баланың үз невропатик үзенчәлекләре (төнге куркулар, бәвелен тота алмау һ.б.) керә. Тәэсирләнүчән, психикасы какшаган балалар уйламаганда, көтмәгәндә тотлыга башларга мөмкиннәр. Төрле инфекцияләр һәм баш мие травмасы исә моңа зур этәргеч ясыйлар. 
Тотлыгуның психик һәм социаль сәбәпләренә килгәндә, моңа балалар бакчасында яки мәктәптә килеп чыккан конфликтлар, гаиләдә әти-әнинең үзара тавышлану-бәхәсләшүе, төшендә куркуларын кертергә була. Ике яше тулган сулагай баланы яңадан уң кул белән эшләргә өйрәтергә маташу шулай ук неврозга һәм тотлыгуга китерәчәк. Әти-әни, киресенчә, сулагай баланы ике кул белән дә эшли белүен үстерергә тиеш. Ике кулның да эшчәнлеге сөйләм теленең үсүенә ярдәм итә. Тотлыгудан күп очракта иммунитеты нык булмаган еш авыручы балалар интегә. 
Озакка сузылган инфекцион авырудан соң бала кинәт кенә көчле яңгыраган кыңгырау һәм һич көтмәгәндә өргән эт тавышыннан куркып, төнлә йоклаганда күргән куркыныч төшләрдән шунда ук яисә берникадәр вакыттан соң югары нерв эшчәнлеге бозылып, тотлыга башларга мөмкин. Баланы бик яшьли берьюлы берничә телдә сөйләшергә өйрәтү — тотлыгуга китергән төп сәбәпләрнең берсе. 5 яшькә кадәр баланы чит телләр өйрәтмәскә тырышырга кирәк! Тотлыгу нәселдән килми. Әгәр баланың әти-әнисе тотлыга икән, бу чиргә бирешүчәнлеге булса гына бала да тотлыга башларга мөмкин. 
Тотлыгу баланың кемгәдер охшатып сөйләргә тырышуы яисә үзенең фикерен, сүзен тизрәк әйтеп бетерергә омтылып, берничә хәрефне эчкә йотып сөйләшүеннән дә була. Үз фикерләрен белдерер өчен сүзлек запасы сай булган бала тотлыгып сөйләшә башлагач нишләргә соң?
 —Тотлыгуның беренче көннәрендә үк баланы урынга яткырып, тыныч мохит тудырырга, игътибарын үзенең сөйләменә юнәлдермәскә кирәк, аңа «тотлыгу» сүзен бөтенләй ишетергә ярамый.Әти-әниләр тотлыгучы баласына үз борчу-мәшәкатьләрен күрсәтмәскә, белгертмәскә тиеш. Балага өйдә тыныч мохит тудырып, аны балалар бакчасына йөрүдән һәм мөмкин кадәр күбрәк бертуктаусыз сөйләшүдән тыярга кирәк. 

—Тотлыгуның башлангыч чорында баланы психоневрологка күрсәтергә кирәк. Ул, үз чиратында, дәвалау билгеләп, логопедка җибәрер. 

— Психоневролог логопедка юллама бирмәгән очракта, дәвалауны ул күрсәтмә биргән дарулар эчү белән генә чикләмәгез. Озакка сузмыйчарак кына үзегез логопедка мөрәҗәгать итегез. Озакка сузылган тотлыгуны дәвалау авыррак булачак. 
Гомумән, тотлыгуны дәвалап буламы соң? 

— Тотлыгуга иртәрәк игътибар итеп, тиешле чараларны кулланганда, өйдә шәхси шөгыльләнгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Тәҗрибәле логопед белән бер генә тапкыр шөгыльләнеп, аны дәвалап булмый, әлбәттә. Дәвалау өчен баланың үзендә ышану, ихтыяр көче булырга тиеш. 
Сөйләм баланың холкы, үз-үзен тотышы һәм шәхесе формалашу белән бәйләнгән. 

— Димәк, тотлыгуны дәвалауда тәрбия зур роль уйный. Әти-әнинең бер-берсенә булган мөнәсәбәте, аралашулары, гаилә тынычлыгы балага да тәэсир ясый. Туктаусыз талаш-ызгышлар баланың тотлыгуын көчәйтә генә. Әти-әниләр балаларын тотлыгудан дәвалауда үзләренең актив ярдәмчеләр икәнлекләрен истән чыгармасыннар иде.

Наз кирәк

Кочаклатасы килеп, нәни кулларын сузган сабыебызның өметен аклыйбызмы соң? Әллә, эшем күп, аптыратма әле, дип кул селтибезме? 

Балага гына түгел, өлкән кешегә дә кочаклау, үбеп алу, иркәләү кирәк, ди Америка психологы Эрик Берн. Җитәрлек наз эләкмәгән кеше тиз кызып китүчәнгә әверелә, үзен ялгыз һәм беркемгә дә кирәкмәгән итеп хис итә башлый. 1-3 айлык сабыйны күкрәгегезгә куегыз, ул йөрәк тибешегезне ишетеп торырлык булсын. Үсә төшкәч тә баланы иркәләп бозармын дип курыкмагыз, аны ешрак кочаклагыз, үбегез. Соңгы тикшеренүләр әнисе янәшәсендә була алмаган балаларның куркак, үз-үзенә ышанмаучан булып үсүләрен, утырып тору, йөреп китү, сөйләшә башлауларының да тоткарлануын күрсәтә. 
Бала кечкенә вакытта әби, бала караучы яки башка туганнарның ярдәме кирәк була, әлбәттә. Ләкин аларга ашарга пешерү, өй җыештыру, кер юу кебегрәк эшләрне кушып, үзегез бала янында күбрәк торыгыз. 
Ана мәхәббәте кыз балаларга гына кирәк, ә ир баланы күп иркәләсәң, ул җебегән була, дип уйлый кайбер әти-әниләр. Ә психолог Марина Андросова, малайлар шулай ук әни җылысын тоюга, кысып-кысып кочаклауга, иркәләүгә мохтаҗ, ди. Балага назлап кагылуның аеруча кирәк мизгелләре дә була. Мәсәлән, егылып берәр җирен авырттырса, бәрелсә, бик дулкынланса, курыкса, арыса, кызлар кебек елап торма инде, диясе урынга, кочаклап жәлләгез, юатыгыз, башыннан сыйпагыз. 

Наз һәм ярату беркайчан да артык булмый. Ышаныгыз: бу сезнең күп вакытыгызны алмаячак. Аның каравы, минутлык шул яратышудан соң балагыз да, үзегез дә ышанычлырак һәм тынычрак булырсыз. Үзебез дә кочакламасак, безнең балаларны кем генә кочаклар соң? 
Әти-әни иркәләве кочу һәм үбүләр белән генә чикләнми. Наз көтеп сузылган кулларның ихтыяҗын канәгатьләндерүнең төрле юллары бар. 

1. Сабыйны үзегезгә кысып, аның белән биегез. Музыкага селкенү бәләкәчне тынычландырып җибәрер. 
2. Баланы иңнәреннән кочып, чәченнән һәм битеннән йомшак кына итеп сыйпагыз. Гади генә шундый хәрәкәтләр аңа бик кирәк. 

3. Аркасында бармакларыгыз белән рәсем ясагыз, ә ул нәрсә ясаганыгызны аңларга тырышсын. Яки аның аркасы буйлап, йомшак басып, мәче "йөгереп үтсен", яки лап-лап итеп фил "атлап китсен". 

4. Йоклатыр алдыннан яки уянгач, юрган астына берәр уенчык яшереп уйнагыз. 

5. Баланың янына ятып, кочаклашып, ни турында булса да серләшеп алыгыз. 

6."Серле гәүдә"уенын уйнагыз: юрган астына качкан баланы капшап, аяк-кулларын, башын эзләгез. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бармагың тәмлеме?

Консультация...