Бармагың тәмлеме?
консультация на тему

Малыгина Ильсеяр Рашитовна

Консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya_barmagyn_tmleme.docx37.88 КБ

Предварительный просмотр:

             ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Әти-әниләр өчен консультация.

                        Тема: Бармагың тәмлеме?

                                                                            http://900igr.net/data/chelovek/_Zuby.files/0007-017-K-trem-godam-u-detej-vyrastaet-20-molochnykh-zubov.jpg

                                                                                          Төзеде: Малыгина Илсөяр Рәшит кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Бармагың тәмлеме?

     Баланың кыек-мыек, саргайган тешләрен гадәттә без нәселдәнлеккә сылтыйбыз. Ләкин эш геннарда гына түгел. Баласының тешләре әйбәт булсын дигән ата-ана бу хакта кайбер нәрсәләрне белергә тиеш.Балаң еш авырый икән – энҗе кебек тешләр көтәсе дә түгел. Теләсә кайсы инфекция (кызамык, скарлатина, грипп, дифтерия) иммунитетны киметә. Бу хәл яңа чыгып килүче тешләр өчен зарур булган матдәләрне тоткарлый. Шуңа күрә балагызны кечкенәдән чыныктырыгыз. Ризыгына күбрәк витаминнар кертегез.    Калкансыман бизгә аеруча игътибар бирегез. Авыру биз тешләргә начар тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, ачык тешләм (алгы тешләрнең кушылмавы) формалаша. Ярый ла әнисе баласын имезсә. Күкрәк суырган баланың аскы казнасы дөрес үсә. Ясалма ашатканда исә җитәрлек үсмәве бар. Бала борын белән суласын. Авыз аша сулаганда өске казнаның үсеше бозыла. Сөт тешләрен алдырырга ашыкмагыз. Теш төшә икән, аның урынын "күршеләр" биләргә тырышачак. Ә "хуҗа" алга яки артка күчәргә мәҗбүр була. 5 нче номерлы сөт тешенә бигрәк тә игътибарлы булыгыз. Ул вакытыннан алда төшсә, казна дугасы кыскарырга мөмкин. Андый очракта вакытлыча протез куялар. Протез тешләргә күчәргә мөмкинлек бирми. Зарарлы гадәтләрдән дә вакытында арындырырга кирәк. Мәсәлән, йокы вакытында баланың башын ничек куюы бик мөһим. Башны биек куеп йоклаганда, аскы казна алга чыга. Артка ташланган баш, киресенчә, аскы казнаның артка күчүенә һәм үсеше тукталуга китерә. Яңакны йодрыкка куеп йоклаганда, казна кыйшаю куркынычы бар. Йокы вакытында гына түгел, көндезге зарарлы гадәтләр дә җитәрлек: бармак суыру, иренне, телне, кием читен, карандаш башын һ.б. тешләү... Кече яшьтә сөякләр аеруча йомшак була, аның формасы бик җиңел үзгәрә. Биш яшьлек балаларның 40% ында шундый зарарлы гадәтләр бар. Шуларның 75% ының теш һәм казналары инде бозылып өлгергән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бармагың тәмлеме?

Әти- әниләр өчен берничә киңәш...