Выступление на родительском собрании на тему "Игра в жизни дошкольника"
статья по теме

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Собрание проводится в форме дискуссии.Раскрываются вопросы: значение игры в жизни ребенка, как научить ребенка играть, по каким критериям выбирать игрушку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл diskussiya_1.docx23.53 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уен.

Әти-әниләр җыелышы өчен дискуссия.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный, димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый. А.М. Горький:”...бала ун яшенә кадәр уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы. Аның уйныйсы килә, ул бөтен нәрсә белән уйный һәм үз тирә-юнендәге дөньяны уен аша җиңелрәк танып белә”, - дип язган.  Мин сезне “Мәктәпкәчә яшьтәге бала  үсеше өчен уенның әһәмияте” темасына фикер алышуга чакырам.

Фикер алышу өчен сораулар тәкъдим итәм:

  1. Бала үсеше өчен уенның әһәмияте нидә?
  2. Уен вакытында бала нәрсәгә булса да өйрәнәме?
  3. Баланы уйнарга өйрәтергә кирәкме?
  4. Балага нинди уенчык сайларга?

Беренче сораудан башлыйк. Бала үсеше өчен уенның әһәмияте нидә?

Кемнәр үз фикерен әйтергә тели? (әти-әниләрнең фикерләре тыңлана). Сезнең игътибарга бер ситуация тәкъдим итәм. “Балалар мәйданчыкта уйныйлар: кайсы ком ташый, кайсы атынчыкта атына, кызлар өй-өй уйныйлар. Яңа гына бу төркемгә килеп кушылган малай кырыйдан гына күзәтә.

Тәрбияче: Синең дә балалар белән уйныйсың киләдер,- ди.

Малай: Юк, хәзер мин аларны атам,- ди һәм уенчык мылтыгын ала да балаларга төби.

- Ә нәрсә өчен атасың син аларны,- дип сорый тәрбияче.

- Болай гына, мин бандит булам,- ди малай.

Кич көне әнисе тәрбиячегә зарлана: Ул шул ата да, сугыш уены гына уйный белә.

- Мондый уеннар өчен аның уенчыклары җитәрлек икән,- ди тәрбияче әнисенең сумкасыннан күренеп торган пистолет, кылычка күрсәтеп.

- Әйе, ди әнисе, ул сорый да, мин алам инде. Бик боевой булып үсеп килә.

- Ә сез аның игътибарын тынычрак уеннарга күчерә алмыйсызмы,- ди тәрбияче.

- Ә нәрсәгә? Нәрсә тели, шуны уйнасын. Аның нәрсә белән уйнавы бик мөһим мәллә,- ди ана.”

Баланың әхлакый яктан үсеше өчен ул уйнаган рольләр әһәмияткә ияме? Уеннарның тәрбия ягыннан роле.

I. Т: Чыннан да,  уен бала үсешендә бик зур роль уйный. “Баланың бөтен тормышы уен” – дип язып калдырган күренекле педагог А.С.Макаренко. Уен бала өчен үз-үзен реализацияләү, тормышка ашыру чарасы да ул. Уенда ул реаль тормышта кем булырга хыяллана: табиб, очучы, шофер булып уйный ала. Уен олылар өчен эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен исә чын шөгыль, тормышка, хезмәткә әзерләнү ул. Әти-әниләр балаларының мөстәкыйль уйнавын хуплыйлар, аларга уенчыклар сатып алалар. Ләкин күп әти-әниләр уенның тәрбияви роленә игътибар итмиләр, бала үсеше өчен уенның әһәмияте турында уйланмыйлар. Алар уенга баланың күңел ачу чарасы итеп кенә карыйлар. Ә бала белән һәрвакыт шөгыльләнүче, аның белән уйнаучы әти-әни уенның бала үсеше өчен әһәмиятен бик яхшы аңлыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен уен әйдәп баручы эшчәнлек булып тора, чөнки уен аша бала психик яктан үсеш ала, шәхес буларак формалаша.

1.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү - ул уен барышында уйлау һәм үзләштерү сәләтен, танып-белү активлыкларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү, белемен арттыру. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин.

2.Балаларның рухи яктан бай,  физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик  зур. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Шулай ук хәрәкәтле уеннар вакытында физик сыйфатлар: җитезлек, өлгерлек, кыюлык,  түземлелек, ныклык үсеш ала. Алар йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту, шуышу кебек төп хәрәкәтләргә дә өйрәнәләр.

3. Балаларның психик һәм эмоциональ үсешләре өчен дә уеннарның әһәмияте зур. Уен вакытында хәтерләрен, игътибарлылыкларын, күз алдына китерү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Уенда бала беренче ачышларын ясый, шатлык, гаҗәпләнү минутлары кичерә. Аның фантазиясе үсә, хыяллары байый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә.

4.Әхлакый яктан  тәрбияләү: кызгану, ярдәм кулы сузу, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләнә.

Уеннарның әһәмиятен "Гаилә” рольле – сюжетлы уены мисалында карап китик.

 гаилә әгъзаларының бердәм булырга тиешлеген искәртү;

 балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү, ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү;

 үзара ягымлы сөйләшергә гадәтләндерү;

 һәртөрле ситуациядә дә югалып калмаска өйрәтү.

II. Ә хәзер икенче сорауга күчик. Уен вакытында бала нәрсәгә булса да өйрәнәме? Кемдә нинди фикерләр бар?

Т: Мин сезгә бер ситуация тәкъдим итәм.

“Бер әни: уенга күп вакыт китә. Бала телевизор караса яки компьтерда төрле уеннар уйнаса, тынычрак була, чөнки уен вакытында бала нәрсәдер ватырга, ертырга, пычратырга мөмкин. Ә белемнәрне ул  балалар бакчасында да ала”. Сезнең фикерегез?

Уен вакытында бала бик күп нәрсәләргә өйрәнә. Сюжетлы-рольле уеннар вакытында балалар олыларның социаль дөньясын, андагы үзарә мөнәсәбәтләрне өйрәнәләр. Зурлар тормышы балаларны тышкы яктан гына кызыксындырмый. Аларны олы кешеләрнең эчке дөньясы, алар арасындагы үзарә мөгамәләләр, әти-әниләрнең бер-берсенә, дусларына, якын кешеләренә, балаларына мөнәсәбәте, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте дә кызыксындыра. Балалар әти-әниләренә ошарга тырышалар, аларның эш-хәрәкәтләрен, гамәлләрен, хезмәт эшчәнлекләрен өйрәнәләр һәм үзләренең уеннарында чагылдыралар.

Тәрбия, өйрәтү аша тормыш тәҗрибәсе туплаган саен балаларның уеннары да эчтәлеге ягыннан тулырак, сюжеты, тематикасы буенча төрле, башкарган рольләре саны буенча күбрәк була бара. Нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Уенда бала гаилә, аның көнкүрешен генә чагылдырып калмыйлар, ә бәлки аңа укылган әкият, хикәя геройларының образларын да уенда күрсәтәләр.

Уеннар вакытында балалар җәмгыятьтә, коллективта үз-үзләрен тотарга һәм  билгеле бер  тәртип кагыйдәләренә буйсынырга  өйрәнәләр.

Дидактик уеннар вакытында балалар предметларны төсе, формасы, зурлыгы буенча аерырга, предметларның һәм табигый материалларның үзлекләрен, сыйфатларын әйтә белергә,  предметларны чагыштырырга, гомумиләштерергә, төркемләргә өйрәнәләр. Уеннар ярдәмендә балалар өлкәннәр хезмәте, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышалар.

III. Баланы уйнарга өйрәтергә кирәкме? Ничек? Ситуация тәкъдим ителә: “Әни кеше тәрбиячегә сөйли: Минем кызым үзе генә уйнарга теләми. Әгәр аның янында олы кешеләр булса, ул кызыксынып уйный. Үзен генә калдырсаң, шунда ук уен туктала. Кечкенә вакытында азрак үссен әле, үзе рәхәтләнеп уйнар, аны уйнатып утырасы булмас, дип уйлый идек. Ә бит аның уйнар өчен бөтен шартлары бар: үзенең аерым уен почмагы, күп төрле уенчыклары, - ди аптыраган ана” Ни өчен бала үзе генә уйнарга теләми? Баланы уенга ничек өйрәтергә? (әти-әниләрнең фикерләре тыңлана).

Т: Уен баланың төп эшчәнлегенә әверелсен өчен уен белән җитәкчелек итү бик кирәк. Ләкин кайбер очракта, олылар җитәкчелегеннән башка, зурлар төркеме балалары да мөстәкыйль уйный белмиләр. Кайбер балалар булган белемнәрен уенда куллана белмиләр, ә кайберләре хыяллана, күз алдына китерә белмиләр, ә кайбер балалар  мөстәкыйль уйный белсәләр дә, иптәшләрен оештырып уенга тарта белмиләр. 2,3,4 яшьлек балалар бергә уйнау түгел, хәтта мөстәкыйль дә уйный белмәскә мөмкиннәр. Аларны уенга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, бала машинаны алга-артка йөртә, яки бүлмә буйлап чаба. Ул машина белән бүтәнчә уйный, сюжет кора  белми. Озакламый ул бу уенчыктан туя һәм икенче уенчык сорый башлый. Яки бала курчакны бер максатсыз күтәреп йөри. Уенда мөстәкыйльлек олы кешеләр, иптәшләре, зуррак балалар белән аралашканнан соң гына барлыкка килә. Ул үзе мөстәкыйль уйный башлар дип көтү-ул бала үсешен тоткарлап тору белән бер. Әгәр дә бала кечкенә вакытта аны уенга өйрәтмәсәк, юнәлеш бирмәсәк, ул мөстәкыйль сюжет сайлап уйнарга өйрәнмәскә дә мөмкин. Әгәр әти-әни бала белән уенда аралашса гына, уен бала өчен тәрбия һәм өйрәнү чарасы булып тора. Бала белән уйнаганда, аның инициативасын сүндермәгез, аны үзең  белән тигез күреп уйнагыз.Үзегезнең сөйләмегезгә дә игътибар итегез, бала белән тыныч, ягымлы, йомшак тонда аралашыгыз. Бу баланың үз-үзенә ышанычын арттырыр. Шуңа күрә көнгә 2-3 тапкыр баланың уенына катнашыгыз, бу баланы уенда яңа хәрәкәтләргә, эш-гамәлләргә өйрәтер. Бала уенны ничек җәелдереп китәргә икәнен белмәсә, сез уенга катнашып китә аласыз. Мәсәлән, кибет уенында  “нигә кибеттә теге яки бу товар юк” дип сорап була, яисә, товарларны ничек матур итеп урнаштырырга  яки кибеттә нинди бүлекләр ачарга мөмкинлеге турында киңәшләр бирә аласыз. Гаилә уены вакытында сюжетны катлауландырып җибәрергә: курчакны табибка алып барырга, яки туган көн бәйрәме үткәрергә, үз куллары белән бүләк әзерләргә мөмкин. Кибеттән төрле ризыклар алып кайтып өстәл әзерләргә дә мөмкин. Барысы да сезнең, баланың фантазиясеннән тора. Төп рольне бала үзе башкарсын, сез икенче пландагы рольне үзегезгә алыгыз. Әти-әниләрнең һәм баланың бергә-бергә уйнавы балаларны эмоциональ яктан баета, аларның аралашуга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Әти-әнинең авторитеты үсә, шулай ук баланың якын кешеләренә карата ярату хисләре, ихтирамнары арта.Әгәр сезнең балагыз бик күп белүче бала булып, уенда сюжетны да үзе уйлап чыгара, планлаштыра, кирәкле уен материалларын да таба икән, бу очракта да аңа сезнең ярдәмегез кирәк. Чөнки  балалар үзләренә игътибар, җылы мөнәсәбәт, мактау көтәләр, сездән төрле ситуацияләрдә киңәш сорарга мөмкиннәр.

 Балага уйнар өчен тыныч, уңайлы үз почмагын булдырыгыз. Аның үз бүлмәсе, үзенең өстәле һәм урындыгы булса, бигрәк тә әйбәт. Уенчыкларны киштәгә яки тумбочкага урнаштырырга мөмкин. Курчак өчен өй җиһазы, савыт-саба, җитәрлек уенчыклары булсын. Баланы вакыты-вакыты белән почмактагы уенчыкларын карап, җыештырып, киштәдәге тузаннарны сөртеп торырга күнектерегез. Уенчыкларны юыгыз, ватылганнарын ремонтлап яки больницада тазартып торыгыз. Балада үз уенчыкларына карата сак караш тәрбияләнсен.

4. Балага нинди уенчык сайларга? (әти-әниләрнең фикерләре тыңлана) Шул темага чыгыш тыңлана.

5. Уен-бирем

Мин сезгә   гадәти булмаган бирем тәкъдим итәм, үзегезнең гаиләдәге кичке вакытларыгызны исегезгә төшерегез дә үзбәя бирегез. Әгәр сез биремдәге кебек эшләсәгез, кызыл төстәге фишка куегыз. Әгәр һәрвакыт алай эшләмәсәгез, сары фишка куегыз.

Һәр көн кичен балам белән уен уйнарга вакыт табам.

Үземнең балачагымда уйнаган уеннар турында сөйлим.

Баламның уенчыгы ватылса, аны бергәләп төзәтәбез.

Яңа уенчык сатып алганнан соң, аның белән ничек уйнарга икәнен аңлатам, уенның төрле вариантларын күрсәтәм.

Баламның балалар бакчасында ничек, нинди уеннар уйнавы белән кызыксынам.

Балама уенын туктату, уенчыгын алып кую юлы белән җәза бирмим.

Бик еш кына аңа уенчыклар бүләк итәм.

Йомгак ясау: Әгәр сезнең каршыда кызыл фишкалар күбрәк икән, сез өйдә балагыз белән бергә уйныйсыз, аның уены белән кызыксынасыз. Әгәр  сездә сары фишкалар күп икән, сезнең балагыз күп вакытын ялгыз гына уйный.

Йомгаклау.

   Уеннарның тәрбияви белем бирү һәм күңел ачу чарасы икәнлеге ата-аналар игътибарыннан да читтә калмасын иде. Сез балаларыгыз белән төрле уеннар уйнарга, күбрәк аралашырга вакытыгызны кызганмагыз. Дөрестән дә, сабыйларыбыз: “Уйный-уйный үсәбез!” – диярлек булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании «Роль семьи в жизни ребенка»

Нельзя забывать о том, что мы воспитываем не только тогда, когда ребенка поучаем, внушаем ему понятия о добре и зле, объясняем, требуем… Мы оказываем воздействие постоянно, каждую минуту соприкосновен...

Выступление на родительском собрании "Развитие речи детей шестого года жизни"

Данная информация поможет  родителям сориентироваться насколько развита речь их детей, какой она должна быть в 5 лет, на 6-м году жизни....

Конспект выступления на родительском собрании в старшей группе "Роль игрушки в жизни дошкольника 5-6 лет"

В конспекте раскрывается значение правильного выбора игрушки для ребенка 5 - 6 лет....

Выступление на родительском собрании на тему: Игра в жизни ребенка.

Игра – основной вид деятельности дошкольника. "Давай поиграем!" - как часто мы слышим эту просьбу от детей. И какую огромную радость они испытывают, когда мы соглашаемся. Мы можем побыть больным или п...

Выступление на родительском собрании: «Значение режима дня в жизни дошкольника»

Материал носит практический характер. Его может использовать в своей работе как педагог-психолог ДОУ, так и педагоги группы....