Консультация для родителей "Мактау һәм җәза"
консультация на тему

Абдрахманова Зямиля Мунибовна

Бу консультация гаиләдә балалар тәрбияләүдә кулланыла торган  мактау һәм җәза алымнарын үз эченә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maktau_khem_zheza.docx15.59 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен консультация

Тема: мактау һәм җәза

Мактау һәм җәза. Аларны еш кына икенче дәрәҗәдәге, өстәмә чаралар дип атыйлар. Мондый фикер бары җәзага карата, анда да бу сүзнең иң тар мәгънәсен күздә тотып әйтелгәндә генә килешеп була. Еш кына балага карата салкынлык күрсәтү, аңа беркадәр ышанмау, вакытлыча аннан читләшү яки, эшләгән эшнең начар икәнен кыскача гына аңлатып,кызмыйча һәм башка кирәкмәгән тойгыларны күрсәтмичә, әйбәтләп кенә әйтелгән шелтә дә кирәк була. (Ләкин ул ата-аналарның балалар белән мөгамәләсендә төп чарага әйләнмәскә тиеш.)

Әгәр дә җәза турында бу сүзнең туры мәгънәсендә сөйләшсәк, бу, чыннан да, тәрбия процессында кирәксез бер элемент. Бу чара баланың кичерешләре белән бәйләнгән, аның нерв системасына өстәмә йөк булып төшә. Ә бит җәза кулланылмый торган гаиләләр бар, һәм аларда тәрбиялелек дәрәҗәсе бер дә түбән түгел.

Ата-ана җәза кулланганда, баланың бу ярамаган эшне юри, аңлап, моны эшләргә ярамаганны белеп эшләгәненә ышанырга тиешләр. Җәза биргәндә, мыскыллауны әйтеп тә тормастан, бернинди кычкыру һәм ярсу булмаска тиеш, җәза еш, көн саен бирелергә тиеш түгел, кирәкмәгәнгә гаеп турында искә төшермәскә, шул эше белән ата-анасына никадәр борчу ясаганын чит кешеләр, хәтта гаилә члены булмаган туганнарың белән дә бүлешмәскә кирәк; бала гаиләдә үзенең таянычы барлыгын тойсын.

Һәр шелтә, тыю, җәзаның максатын ата-аналарның дөрес аңлавы бик әһәмиятле. Бу чараларның максаты-начар эш өчен җәзалау, куркыту һәм шул рәвешчә аның кабатлануын кисәтү генә түгел, ә баланың үз гаебен аңлавы. Моның өчен ул бирелгән җәзаның гадел булуын аңларга тиеш. Мәсәлән, яшүсмер кечкенә энесен җәберләсә, аңа болай дип әйтегез: “Син энеңнең кәефен кырдыңмы, инде онныттыр син аны, шатландыр, велосопедта йорт, берәр кызык нәрсә сөйлә, син аны эшли аласың бит”.

Әгәр дә без кешенең әхлакый, интеллектуаль, рухи үсешен күрергә телибез икән, һәр яңа биеклеккә ирешкән өчен (ул хәтта бик кечкенә булса да) баланы ничек мактамыйсын? “Үзеңне кечкенә генә җиңү дә кешене бик күпкә көчлерәк итә” (М.Горький). Хуплау, мактау, дәртләндерә торган якты метод: ул тагын да әйбәтрәк яшәргә, укырга, эшләргә омтылыш тудыра. Шуңа күрә мактау-начар эшләрдән саклану чарасы ул. Җәза алучыда гына тугел, җәза бирүчедә дә еш кына күңелсез кичерешләр тудыра торган җәзаның киресе булган мактау, хуплау-кешедә бурычымны үтәдем дигән канәгатьләнү хисе тудыра, аңарда горурлык, җаваплылык хисе тәрбияли, балага һәм ата-анага шатлык китерә, гаиләдә яхшы, әйбәт атмосфера булдыдырга ярдәм итә. Мактау-дәртләндергеч көчкә ия булгач,аны тәрбия процессында куллануы җиңел дип уйлау хата булыр иде. Дөрес, күпмедер дәрәҗәдә ул башка тәрбия чараларына караганда уңайрак, чөнки бик сирәк очракларны исәпкә алмаганда, мактау кирәкмәгән, күңелсез, мәҗбүри бер нәрсә буларак кабул ителми, макталган кешедә ризасызлык уятмый. Әмма монда да үзенең нечкәлекләре һәм кыенлыклары, нәтиҗәгә ирешүнең шартлары һәм кагыйдәләре бар. Хезмәт куйган, тырышкан өчен мактарга кирәк, баланың эшкә җаваплы карашы әлегә сизерлек нәтиҗәләр бирмәсә дә, мәсәлән, ул бишле түгел, дүртле билгесе алмаса да, аны мактарга кирәк. Методны дөрес сайлауның билгеләре уйланылган булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация - парадокс или консультация с запланированными ошибками

Консультация -парадокс "Методика иллюстрирования литературных произведений"...

Консультация для родителей группы НПОЗ. Тема: «Техника проведения артикуляционной гимнастики». Проводит консультацию учитель-логопед Петрова Татьяна Николаевна

Данная консультация знакомит родителей с тем, как организуется и проводится работа по артикуляционной гимнастике в домашних условиях....

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Дистанционная консультация для родителей. Консультации.

Зимние травмы. Меры предосторожности.Игры в жизни семьи.Кризис 6-7 лет.Памятка для родителей детей младшего школьного возраста. Основы ПДД....