Яшь организмга витаминнар кирәк
консультация на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_organizmga_vitaminnar_kirk.docx16.27 КБ

Предварительный просмотр:

           Яшь организмга витаминнар кирәк

А витамины җитмәүдән күз күреме начарлана, тырнаклар сынучанга әйләнә, чәч корый һәм коела, тән тиресе купшаклана, биттә кара вак бетчәләр барлыкка килә.

А витамины чыганаклары: бавыр, балык уылдыгы, сөт, сыр, йомырка сарысы, май, абрикос, банан, укроп, кабак.

Е витамины җитмәү билгеләре бик сирәк очракларда гына беленә. Бу – мускулларда матдәләр  алмашы бозылу, җенси тормышта проблемалар.

Чыганаклары: конбагыш мае, маргарин, бодай  үрентесе, солы ярмасы, йомырка, урман чикләвеге, яшел төстәге яшелчәләр.

К витамины  җитмәүдән кан сыегая.

Чыганаклары: помидор, кабак, фасоль, кәбестә, шпинат, бавыр, ит, сөт.

Д  витамины  җитмәү балаларда рахит китереп чыгара, ә өлкәннәрнең сөяк тукымасын йомшарта (остеопароз), мускулларның көчен  киметә, көзән җыйдырып азаплый.

Чыганаклары: диңгез балыгы, йомырка сарысы, балык мае, сыр, май, маргарин.

В1  витамины җитмәгәндә неврит килеп чыга, кеше йокысызлыктан интегә, аппетиты югала, юк – барга ачуы чыга, йөрәк эшчәнлеге бозыла, башы әйләнә.

Чыганаклары: тупас тартырылган он, дуңгыз ите, кузаклылар, бәрәңге, бавыр, сыра чүпрәсе, көрпә, карабодай ярмасы.

В2  витамины җитмәсә авыз почмаклары яргалана, чәч кавыклана, буйга үсү туктый, күз күреме начарлана, тырнаклар сына, кан кими.

Чыганаклары: сөт һәм сөт ризыклары, дуңгыз ите, балык, яшелчәләр, бәрәңге, кузаклылар, груша, персик.

РР (ниацин) витамины җитмәгәндә аппетит югала, кеше ябыга, тиз ардырта, йокысызлык азаплый, тән тиресе ялкынсына, бавыр һәм нерв системасы эшчәнлеге бозыла.

Чыганаклары: йорт кошы ите, балык.                      

В6 витамины җитмәгәндә организмда кан кими, мускуллар хәлсезләнә, тән тиресенең төсе үзгәрә, тырнаклар сына, аппетит югала.

Чыганаклары: тупас тарттырылган оннан әзерләнгән ризыклар, бәрңге, ит, диңгез ризыклары, сөт, банан, фасоль, чикләвекләр.

Фолий  кислотасы  җитмәүдән  ашкайнату процессы  бозыла, авызның һәм ашказаны – эчәк трактының лайлалы тышчасы ялкынсына.

Чыганаклары: яшелчәләр, ит, бавыр, соя, бодай үрентесе, сыра чүпрәсе.

Н(биотин) витамины җитмәү тән тиресен боза, төсен үзгәртә.

Чыганаклары: бавыр, йомырка сарысы, чикләвек, кишер, солы бөртеге, сөт.

В12  витамины  җитмәгәндә кан кими, нервылар какшый, аппетит бетә, телнең лайлалы өслеге үзгзрә.

Чыганаклары: ит, ит һәм сөт ризыклары, ачыган кәбестә.

С витамины  җитмәүдән кеше хәлсезләнә, аның инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими, яралары озак төзәлә, сөякләре сызлый, теш казналары каный, чәче коела.

Чыганаклары: сырганак, гөлҗимеш, цитруслылар, татлы борыч, бәрәңге, керән, ачыган кәбестә.

Р витамины җитмәгәндә тиредә яралар төзәлми, атеросклероз барлыкка килә.

Чыганаклары: салат, шпинат, кәбестә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Витаминнар кайда яшиләр?"

Рассказ детям о пользе фруктов здоровью, обогащение словарного запаса детей названиями фруктов. Вызвать сострадание у детей к нуждающимся в помощи посторонних. Воспитание детей внимательности и научит...

ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).

Максат: 1.       Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.2.       Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.3....

"Витаминнар иленә сәяхәт"

Балаларны витаминнар белән таныштыру, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, яшелчәләрнең кулланылышын кабатлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау....