Материал по теме "Туган телем-назлы гөлем!"
статья (старшая группа) на тему

Яруллина Фирдавес Нажиповна

    Бел, балам, син рус  телен

    Һәм онытма үз телең!               

                       Шәйхи Маннур

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Туган телем-назлы гөлем!"79.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         2015 ел- әдәбият  елы                                          

                                             Туган телем- назлы гөлем!

Туган илебезгә, җиребезгә, телебезгә олы мәхәббәт тәрбияләү безнең  максат. Шуңа да бу эштә балалар бакчасының мәктәп, китапханә белән тыгыз элемтәдә торуы, бердәм эшләве уңай күренеш булып тора. 2015 ел – әдәбият елы . Шушы уңайдан кызыклы, истәлекле чаралар үткәрергә тырышабыз.  Бакчабызда  шагыйрьләрнең, төрле  милләт халыкларның   иҗатлары белән таныштырабыз. Балаларны рус теленә өйрәтүгә, туган телебездә матур, дөрес итеп  сөйләшүгә, аралашуга иътибар итәбез.  Апрель аен “ТУГАН ТЕЛ” айлыгы диеп игълан иттек.

Китапханәче –Зарипова Альфинур Габдулхаковна оештырган  “Балалар язучылары” дигән  кичә балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч узды. Альфинур Габдулхаковна 2015 елда үзләренең юбилейларын билгеләп үтәчәк балалар язучылары: Резеда Валиева, Җәвәт Тәрҗеманов, Җәүдәт Дәрзаманов, Марзия Фәйзуллина, Әнәс Кариның  иҗатлары  турында   сөйләде, шигырьләрен сөйләп күрсәтте.   Авылыбыздагы китапханә тормышы, яңа чыккан китаплар белән таныштырды. Балалар да читтә калмадылар, белгән шигырләрен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр.  Кичәне Альфинур Габдулхаковна :“Китап белем чишмәсе. Аны яратыгыз. Язучыларның иҗатлары белән кызыксынырга өйрәнегез, иҗат җимешләре  белән  танышып торыгыз.  Бу эштә мин сезнең ярдәмчегез!”- диеп тәмамлады.

     Олы Кавал мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучы Насыйбуллина Энҗе Фәүкатовна һәм  5 нче класс укучылар тарафыннан оештырылган  “Туган телем- назлы гөлем!” дигән әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  оештырылган иде.  Энҗе Фәүкатовна балаларга язучының тормыш юлы, иҗаты турында  аңлаешлы, мавыктыргыч итеп сөйләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  Кичәдә мәктәп укучылары да , бакча балалары да шагыйрнең шигырләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тырыштылар, инсценировкалар куйдылар.  Энҗе Фәүкатовна кичәне: “Туган телебезне  яратыйк, кадерлик. Бөек Тукаебыз мирас итеп калдырган туган телебезне- назлы гөлебезне  кадерләп саклыйк! -диеп тәмамлады.

     Шушы уңайдан   мәктәп коллективына да, китапханә мөдиренә дә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары, ярдәм итеп торганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба иҗади хезмәттәшлек теләп калабыз!

                                                                                                        Олы Кавал“ Чишмәкәй” балалар                        бакчасы тәрбиячесе Яруллина Фирдәвес Наҗиповна C:\Users\Фирдавес\Desktop\эдэбият. тукай ел\DSC00435.JPG