Ата- аналар өчен киңәш.
консультация на тему

Мансурова Алсу Габтулловна

Ата- аналар өчен киңәшләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ата- аналар өчен.93 КБ

Предварительный просмотр:

kids005Ата-аналар өчен киңәш

Гаилә – бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберләр белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2-3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Чөнки бу эш балага зур шатлык һәм куаныч китерә, әмма бу хәрәкәтләрне ул механик рәвештә генә башкара. Ә 5-6 яшьләрдә инде аңарда үзенә тапшырылган эшне пөхтәрәк, әйбәтрәк итеп башкару омтылышы көчәя. Әтисе яисә әнисе башкарган эшне дә аңлы рәвештә кабатлый башлый. Биредә ата-ана балага ярдәм итәргә, аның эшчәнлегенә тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Югыйсә аның хезмәт эшчәнлеге сабый баланыкы кебек бик гади һәм эчтәлексез булып калуы бар.

Белгәнебезчә, хезмәт баланың физик һәм психик үсешенә уңай тәэсир итә, аның мускулларын ныгыта, игътибары, күзәтүчәнлеге, тапкырлыгы артуга ярдәм итә. Теләк булганда, бала башлаган эшен яхшырак итеп очлап чыгарга омтыла. Ә бу, үз чиратында, ихтыяр көчен тәрбияли, һәртөрле каршылыкларны җиңәргә, куелган максатка ирешергә өйрәтә. Практик күнекмәләр баланың хәтеренә нык сеңеп кала, аның фикерләү сәләте арта, ул торган саен күбрәк белергә омтыла. Хезмәт баланы рухи һәм физик яктан да чыныктыра. Бала да үзе эшләгән әйбергә, өлкәннәр дә шундый ук саклык, игътибар белән карарга тиеш. Чөнки үз хезмәте аша бала олылар хезмәтен дә ихтирам итәргә өйрәнә. Ул тирә-ягындагы кешеләрнең өйдә, заводта, кырда яки бакчада ничек эшләвен хәтеренә сендереп бара.

Еш кына олылар баланың кечкенә булуын, берни дә эшли белмәвен, комачаулап кына йөрүен сәбәп итеп, аны бер эшкә дә катнаштырмыйлар һәм шуның белән сабыйның шәхесе формалашуга зур зыян китерәләр. Шуңа күрә аны көче җитәрлек эштән беркайчан да читләштермәскә кирәк. 2-3 яшьләрдә үк инде баланы үз-үзен карарга: мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә һәм чабышырга, кием-салымын билгеле бер урынга элеп куярга, уйнаган уенчыкларын җыярга өйрәтү бик мөһим. Баланы үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү аны хезмәткә әзерләү итеп каралырга тиеш.

Бераз үсә төшкәч, балага өй эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирелә. Бүлмә җыештырганда әнисе улының яки кызының кулына юеш чүпрәк тоттырып, тузан сөртергә куша, табын әзерләгәндә, тәлинкәләрне саклык белән генә куярга кирәклеген әйтә. Балага җиләк-җимеш яки яшелчә юарга да рөхсәт итәргә мөмкин.

Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар: “Интекмәсеннәр, үскәч тә өлгерерләр әле”, – дип, балаларына бернинди эш кушмыйлар. Ә берничә елдан улларының яки кызларының булдыксызлыгыннан үзләре үк зарлана башлыйлар. Ир баланы өй эшләренә өйрәтүдә ата үрнәге зур роль уйный. Әгәр дә әти кеше андый эшләргә бары тик хатын-кыз шөгыле дип кенә караса, аның улы да шулай тәрбияләнер, әнисе берәр эш кушса: “Хатын-кыз тугел лә мин!” – дип кенә җибәрер. Хәтта кайбер аналар үзләре дә өйне хатын-кыз гына җыештырырга, бу эшкә кызларны гына өйрәтергә кирәк дип саныйлар. Бу ялгыш һәм зарарлы караш. Гаиләдә ирләргә дә, хатын-кызга да эш җитәрлек. Ата-аналар өйдә бергәләп эшләргә, балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Чөнки бугенге балалар – булачак ата-аналар.

Әгәр өегездә берәр төрле кош булса, аны да балагыз карасын, аңарга ашарга-эчәргә бирсен, читлеген чистартып торсын. Бу эш балада табигәтькә мәхәббәт, шулай ук җаваплылык хисе тәрбияли. Бер үк эшне системалы рәвештә кабатлау аны файдалы хезмәткә күнектерә.

Баланы эшкә өйрәтү өчен, аңа уңай шартлар да тудырырга кирәк. Мәсәлән, кар көрәгәндә, көрәк сабы аның буена туры килергә тиеш, югыйсә ул бик тиз арып, башлаган эшен ахырына җиткерә һәм бернинди канәгатьләнү хисе алмас. Өстәл янында берәр нәрсә ясаганда, баланың дөрес утыруын, аның артык киеренке эшләмәвен, яктылыкның җитәрлек булуын күзәтеп торыгыз. Өлкәннәргә булышам дип, улыгыз яки кызыгыз көче җитмәслек әйберләр күтәрмәсен. Баланың күңеле сүрелмәсен һәм үз көченә ышанычы кимемәсен өчен, кайвакыт аңарга бераз гына булышып җибәрү дә кирәк. Моннан соң ул тагын да канатланып китә. Кыскасы, баланы кечкәнәдән үк хезмәткә кунектеру аңарда түземлелек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Ата – аналар өчен консультация.

s1_65291_28Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.

Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.

Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.

Таркаулы балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткерә алмый. Таркаулы бала үкенечле һәм көлкеле ситуацияләргә еш очрый.

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?

 

Беренче чиратта, баланы әрләргә, җәзаларга ярамый. Ашыкмыйча, сабырлык белән җитесезлекләрне җиңеп чыгырга өйрәтергә. Аның өчен көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк.

Игътибарны туплау тәрбияләү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.

Мәсәлән: ата- ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыдып, икенче бүлмәгә керә.

Баланы игътибарын читкә юнәлдермәскә өйрәтү иң мөһим шарт. Кайчакта, комачаулыкларга җайларга өйрәнергә кирәк. Балаларда, комачауга ныклык тәрбияләргә кирәк.

Игътибарлылыкны, туплаулыкны уен аша күнектереп була.

Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тегегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.

Тагын бер уен. 5 – 6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, нәрсә үзгәргәнен бала әйтергә тиеш.

Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен  файдасы бик зур.

Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.

Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбете белән бәйле.

Баладагы куркуны ничек жиңәргә?

.

Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм яки тумыштан ук бирелә, яки яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешеләр курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала.

Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Балаларны берәр әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук олы кешеләр чын-чынлап курыккан әйберләрдән балалар курыкмаска мөмкин. Бу – табигый күренеш. Курку тойгысы сабыйларда үзен җитлеккән кешеләргә караганда башка бер рәвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була. Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку. Икенчесе: сабыйларның тормыштагы фактларны бәяли белмәүләренә бәйле курку. Әлбәттә, бу куркулар табигый рәвештә ата-ананың яки мохитнең балага карата мөгамәләсе нәтиҗәсендә артырга яки кимергә мөмкин. Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән билгеле бер хәлдә курка. Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше булып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә ана кешегә бәйле. Әгәр ана баласының тәртибеннән канәгать булмыйча, үзенең ризасызлыгын «яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерәсең» шикелле сүзләр белән белдерсә, әнисен ихлас күңелдән яраткан бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирләп киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз-үзен битәрләү һәм хәтта җәзалау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психикасына күтәрә алмаслык йөк сала. Берүк вакытта куркытулар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә. Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип-низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Ата-аналар өчен анкета

Анкета ата-аналар өчен төзелде. Ул балаларга тагын да якын килергә ярдәм итүче чара булып тора....

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Аналар көне

Аналар көне (мәктәпкә - әзерлек төркемендә күңел ачу)...