Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"
материал по теме

 

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gaild_ruhi_-_hlakyy_trbiya.doc50 КБ
Microsoft Office document icon ehlak_terbiyase.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия.

  Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү мәсьәләсе аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында  да моңа зур урын бирелә.

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек - электән исбатлап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,-- дигән гыйбарә әйткән. Әхлак ул – кешенең эш - хәркәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле кыйммәтләрдән торган сыйфат. 

Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра.Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы , аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели.

Россиялеләрнең әхлакый сыйфатлары кими баруы турында күп языла һәм сөйләнелә. Билгеле, бу күренешнең күптөрле сәбәпләре бар. Алар нидән гыйбарәт соң? Монда тирә-юньнең, гаилә, мәктәпнең гаебе бармы? Бу сорауга “әйе” дип тә һәм “юк” дип тә җавап бирергә мөмкин. Моның төп сәбәбен без XX гасырдагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үзгәрешләрнең үсеш ягыннан алга киткән халыклар тормышында чагылуында күрәбез. Тупланган белемнәр нигезендә кешелек интеллекты үзенең иң югары үсешенә иреште шикелле: кеше атом-төш энергиясенең иң зур серләрен ачты һәм галәмгә җир орбитасыннан читкә дә чыкты. Әмма техника һәм технология өлкәсендәге үсеш бер үк вакытта кешенең рухи үсешен тизләтмәде. Рухи халәт артта ка лып барды. Алай гына да түгел, алга киткән илләрдә яшәүчеләр әкренләп әхлакый сыйфатларын югалта башладылар.

Әйдәгез безнең әби-бабайлар заманында гаиләдә эхлак тәрбиясенең торышына игътибар итик әле. Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләш тергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышкан. Өлкәннәр көн саен биш мәртәбә намаз укыган. Балалар яшьтән үк, гарәп догалары белән беррәттән, мөселманның тормыш тәр тибе нормаларын үзләштергән. Халык сүзнең көчен чамалый бел гән. «Кылыч ярасы китәр, сүз ярасы китмәс», – дигәннәр. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысын уртаклашу кебек төшенчәләр балаларга һәм яшьләргә әхлакый йогынты ясый тор ган төп чара булган. Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, на муслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү һ. б. хупланылган. Мәсә лән, гаиләдәге кечкенә эне һәм сеңелләр өлкән туганнарына «абый», «апа» (ягъни «кадерле») дип мөрәҗәгать иткәннәр. Бил геле бер канунга буйсыну яшь кешенең һәрберсенә дип әйтерлек тәртип нормасы булып саналган. Хәтта аз-маз укый-яза белгән крестьян халкы арасында да Коръәнне генә түгел, ә бәлки мә хәббәткә, дуслыкка, тугрылыкка, тыйнаклыкка, гафу итә, кеше ләрнең кайгысын уртаклаша белүгә, юмартлыкка, гомумән, ке шедәге уңай сыйфатларга дан җырлаган «Йосыф һәм Зөләйха», «Таһир һәм Зөһрә» поэмаларын да яттан белүчеләр аз булмаган. Бәетләрне һәм күп кенә поэмалардан өзекләрне ха лык алдында җырлаганнар һәм сөйләгәннәр. Бәйрәм көннәрен дә, мәҗлесләрдә, очрашуларда мөнәҗәтләр көйләү кешеләрне ру хи яктан берләштергән. Әхлакый-этик эчтәлекле шигъри әсәр ләр белән тулыландырылган очрашулар, дини вәгазьләр кеше ләр хисенә көчле тәэсир иткән. Әхлакый тәрбия бирүче гореф-гадәтләр гасыр лар дәвамында ныгый барган, тотрыклы булган, мөэмин-мөсел маннар арасында әхлакый принциплар булдырганнар, шәхестә әхлакый тәртип тәрбияләгәннәр, халыкның ярлы катлавына күп кенә матди һәм әдәп мәсьәләләрен күмәк рәвештә хәл итәргә бу лышканнар.

Ә менә соңгы дистә елларда мәктәпләрдә әдәп-тәртип, шәфкать-фәлән белмәгән балалар күбәя бара, социум, балаларны һәм яшьләрне чолгап алган мо хит танып була алмаслык үзгәрде. Ирек һәм демократияне бер кайчан да күрмәгән россиялеләр нәрсә эшләргә яравын һәм яра мавын белмәделәр. Ә әхлакый нормалар исә бернинди законда да языл маган, алар кешеләр акылында һәм хисендә, йола һәм гореф-га дәтләрендә сакланып килә.

Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башланырга тиеш.  Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы формалашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.

Ләкин сабый үсә төшкәч, үзенең туганлык даирәсен ачыклый башлагач, шушы мөнәсәбәтләрнең бер эздән баруын тәэмин итү өчен, башка чаралар да кирәк. Ул — туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәтне якынайту, арттыру, аны ныгыту. Үз туганнарына карата әхлаклы булу рухында тәрбияләнгән бала чит-ят кешеләргә дә үз итеп карый. Әгәр ата-анасы яки якын туганнары башкаларга кырыс мөнәсәбәттә булса, балада кеше сөймәүче булып үсәргә, хәтта аны дошман күрү сыйфатларын рефлекс дәрәҗәсендә үзенә сеңдерергә мөмкин.

Ата-аналар балаларының шәхси үзенчәлекләрен, рухи дөньясын өйрәнергә тиеш. Бу уңайдан аларның хис-тойгыларына, аңына тәэсир итү мөһим. Балалар яхшыны яманнан аера белергә, рухи матурлыкны тоярга, дөреслекне ялганнан аерырга тиеш. Иң элек ата һәм ана, якыннарының үрнәгендә намуслылык, игелеклелек, принципиальлек, ватанга мәхәббәт һәм башка сыйфатлар тәрбияләнә.

Бу сыйфатларны ныклы һәм тулы гаиләләрдә генә тәрбияләргә мөмкин. Ә бүген, кызганычка каршы, Русиядә тулы булмаган гаиләләр саны арта бара. Аерылышучылар саны XIX гасыр ахырында мең никахка керүчегә 0,06, 1913 елда — 0,15, 1926 елда — 2,7, 1989 елда 14 тәшкил итә. Русия статистикасы мәгълүматларына караганда, бүген бу сан — 800. Гаиләнең нигезен хатын-кыз тәшкил итә. Хатын-кызның бөтен матурлыгы — ана булуда. Хатын-кыз — йорттагы учакны сүндерми саклаучы кеше. Ананың игелекле куллары, сизгер йөрәге, акыллы сүзе — һәр кеше өчен мәңгелек кыйммәтләр.

Охшарга тырышу – балаларга геннар белән салынган сыйфат.Балалар безнең яхшы сыйфатларны гына кабул итәргә тиеш дип уйлау ялгышлык. Алар өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышындагы көзгедәге чагылышы. Балаларның үз-үзләрен тотышында гаиләдәге атмосфера, гаилә әгъзәләренең бер-берсенә үзара мөнәсәбәтенең нинди булуын ачык күрергү мөмкин. Тәрбия гаиләдән башлана. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә яисә кечкенә вакытта бакчасына бирдек, әйдә тәрбияләсеннәр дип әйтеп ялгышылар. Балага гаиләдә алган хәтле тәрбияне бер генә мәктәп тә. башка тәрбия учреждениясе дә бирә алмый. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә күз салсак: гаиләнең бала үсешенә йогынтысы -40% ны, масса мәгълүмәт чаралары – 30%ны, мәктәп-20%ны, урам -10 %ны тәшкил итә.

 Әлбәттә, баласын каты күңелле, дорфа, явыз булып үссен дип теләгән ата-ана юктыр. Ләкин кайбер ата-аналар күпме генә тырышкан кебек күренмәсеннәр, берни дә эшли алмыйлар. Ә кайберләре артык зур көч куймыйча да күп нәрсәгә ирешәләр. Димәк соңгыларының гаиләсендә сәламәт, җылы, якты атмосфера хөкем сөрә.

Баланы яратырга кирәк. Алай гына түгел; аны ихтирам итәргә кирәк. Ә моны еш кына бик ягымлы әти-әниләр дә белмиләр, баланы бик нык яратулары белән бер үк вакытта аның кешелек дәрәҗәсен төшерүләрен, аңа уенчык итеп карауларын сизмиләр. Бала зурларны тыңларга тиеш әлбәттә, ләкин колларча түгел. Гаиләдә аның барлык членнарына билгеле бер бурычлар йөкли торган тәртип булырга тиеш. Бала яхшы якка да, начар якка да башкалардан аерылып торуын сизмәскә, ә кечкенә генә, ләкин бердәм коллективның члены булырга тиеш.

Балалар үстергәндә кайбер корбаннарга да барырга туры килә.Мәсәлән, бала сездән начар үрнәк алмасын дисәгез характерыгыздагы кире сыйфатларны бетерегез. Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз. Тәмәке тартып, алкогольле эчемлек эчү белән шөгылләнгән ата-ана ничек итеп баласына бу эшнең начар икәнлеген төшендерә алсын инде. Шундый күренешкә еш тап булырга туры килә. Әни кеше тәмәке капкан, кулында пиво бутылкасы, ә янында баласы йөри. Аннан аптырыйбыз: инде бу бозыклык, эчкечелек, наркомания каян килә дип. Оясында ни күрсә, киләчәгендә ул шуны дәвам итәчәк инде.

Балага үз яныгызда, дуслары-иптәшләре арасында, хайваннар янында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен булса да корбан итәргә мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык аваз үстерәбез дип курыкмагыз. Бала кемгәдер ярдәм итә алуыннан ләззәт ала белсен.

Тормыш тәҗрибәсе, төпле акыл еш кына безгә зыян да итеп куя. Җебегән булып үсүеннән куркып, ата-аналар күп вакыт баланы астыртын булырга, иптәшләре белән мөнәсәбәттә үз файдасын кайгыртырга һ. б. шундый сыйфатларга өйрәтәләр. Бала гомеренең беренче чорында аның саф күңелле, эчкерсез, аралашучан булуын хупларга кирәк. Соңрак, үзе аңлый башлагач, сезнең ярдәмегез белән ул бу сыйфатларның күпме дәрәҗәдә кирәкле булуын үзе дә белә башлаячак.

Барлык тормышта килеп чыккан хәлләрдән алып чыга торган әзер рецептлар юк, әлбәттә. Ләкин, сезнең үз тормышыгыз, шәхси үрнәгегез, сүзегезнең эштән аерылмавы хәлиткеч роль уйный. Әгәр гаиләдә күтәренке атмосфера, киләчәккә ышаныч хөкем сөрә икән, әгәр ата-ана авырлыклар алдында югалып калмый, ә уңышларга чын мәгънәсендә сөенә белә икән, - гаиләдәге мондый рух балаларга йога.

Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул  югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, воҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу — ата - аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы. 



Предварительный просмотр:

Балаларга  әхлак тәрбиясе

  

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә девиз итеп алырга мөмкин: “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”.

Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез. Шәхеснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына- тәртибенә карап бәялиләр. Тәртип-киң төшенчә. Кеше тормышының барлык якларын үз эченә ала, шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, без шәхес тормышының кечерәк берәмлекләренә тукталабыз. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә, ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бу ата-ана, укытучылар, тәрбиячеләр вазифасы. Бүген сүзебез шул турыда булыр. Димәк, безнең төп бурычыбыз- балада әхлак тәҗрибәсе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга. Кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

Тәртип - үтә дә мөһим мәсьәлә. Чөнки ул ниндидер сукырларча буйсынуны, куркып- калтырап торуны яки ясалма тәртипне түгел, ә бәлки үз хокукларыңны һәм бурычларыңны аңлап, төшенеп яшәүне белдерә.

Тәртипне күрсәтүче факторлар түбәндәгеләр:

-тәрбиячеләрнең җәмәгать урыннарында, бакчада, шәхси мөнәсәбәтләрдә тәртип саклау кирәклеген тирән тоюы;

-кабул ителгән гомуми кагыйдәләрне –хезмәттә, укуда, ял вакытында куелган таләпләрне үтәргә омтылу;

-үзеңнең эш-хәрәкәтләреңә, тәртибеңә контрольлек итә белү;

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру. 
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

Һәрбер  тәрбияченең бурычы  балада эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әби-бабаларыбыздан калган йолалар аша. Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.

Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый. 

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта. 

Татар халкының уе, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.

Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.
Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык. 

Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар – эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү, шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.

Кешеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф -гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп тора. 

Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны бөтенләй онытмасак иде!

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип ...

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте

Балаларга әхлакый тәрбия биру турында презентация...

Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү“

ldquo;Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү&ldquo...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...