Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.
учебно-методический материал (подготовительная группа) по теме

Исмагилова Айгуль Наилевна

     Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс идек. Шуңа күрә без үзебезнең төп бурычларыбыз итеп балаларда әхлаклылык һәм әдәплелек формалаштыру әһәмиятле дип саныйбыз. Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләренә нигезләнеп без һәрдаим шөгыльләр, ачык чаралар үткәрәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaetdin_fakhretdin.docx18.65 КБ
Файл rizaetdin_fakhretdin.docx18.65 КБ

Предварительный просмотр:

А. К. Шарафеева

А. Н. Исмагилова

Татарстан республикасы, Алабуга шәһәре

Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.

     Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс идек. Шуңа күрә без үзебезнең төп бурычларыбыз итеп балаларда әхлаклылык һәм әдәплелек формалаштыру әһәмиятле дип саныйбыз. Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләренә нигезләнеп без һәрдаим шөгыльләр, ачык чаралар үткәрәбез.

     Галимнең хезмәтләре төрле юнәлештә һәм аларны һәр көнне кулланырга мөмкин. Мәсәлән, бүгенге көндә бик актуаль - кеше хәленә керә белү. Башлыйк иң элементарь сәламләшү, сәлам бирү, хәлләрне сорашудан.

     СӘЛАМ – сәламәтлек, исәнлек яисә бер нәрсәнең яхшы вә хәерле булуын теләү димәктер.

     Мөселманнар бер – берләре белән очрашканда “Әс Сәламү Галәйкүм” дип сәламләшерләр. Сәламнан соң мөселманнар бер – берләрен кулдан кысалар, моңа да “мосафаха” дияләр, һәр икесе дә динебездә сөннәттер. Ләкин сәлам биргән кешегә “вә галәйкум сәлам” дип җавап кайтарырга тиеш.  

     Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, эш урынында кибеттә, юлда – кайда гына булмасын, бер мөселман икенче мөселман кардәшәбез белән очрашканда аңарга сәлам бирү бер вазифабыз. Чөнки Пәйгамбәребез безгә түбәндәгечә боерган: “Арагыздагы җылылыкны арттырачак нәрсәне сезгә белдеримме? Арагызда сәлам таратыгыз.”

     Сәлам бирү тәртибе түбәндәгеләр:

  • Аякка басып торган яисә йөргән кеше утырган кешегә сәлам бирү;
  • аз кеше күп кешегә сәлам бирер. Мәсәлән: урамда бердән артык кеше белән очрашсак, без алардан элек сәлам бирергә тиешбез;
  • яшьләр картларга сәлам бирерләр, шулай ук картлар да яшьләрне сәламгә күндерер өчен яшьләргә беренче булып сәлам бирерләр;
  • ике кеше урамда очрашканда беренче булып сәлам бирүче өстенлек белән кабул ителер.

     Динебез буенча түбәндәге хәлдә булган кешеләргә сәлам бирелми:

  • Намаз укып утырган кешегә;
  • “Коръән” укыган кешегә;
  • азан укыган яисә камәт әйтүче мәзингә;
  • вәгазь сөйләгән имамга;
  • отыш уйнаучыларга;
  • гайбәт сөйләп торган кешеләргә;
  • өстәлдә аш ашаучыларга сәлам бирелмәс, аның урынына “Бәрәкәтле булсын” яисә “Ашыгыз тәмле булсын”, дияргә кирәк.

      Бер кеше аркылы безгә җибәрелгән сәламгә дә “Вәгаләйкүм саләм” дип җавап бирергә кирәк.

      Кем дә булса берәр кешегә сәлам җибәрсә, ул саләмне иясенә тапшырырга кирәк чөнки бу сәлам – бер әманнәттер.

     Ислам дине буенча, иелеп-бөгелеп сәлам алу, яисә сәлам бирү дөрес түгел. Дин буеча, без бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә бөгелергә кирәк. Аллаһы Тәгалә кешенең кешегә иелүен теләми. Пәйгамбәребез дә: “Бер – беребез белән сәламләшкәндә бөгелмәгез”, дип боерган.

     Көндәлек тормышта сәлам урынына әйтелә торган сүзләр дә бар. Мәсәлән: исәнме, нихәл, хәерле иртә, хәерле кич, хәерле сәфәр, күрешкәнче, күрешкәнчегә кадәр һ.б. Боларны әйтүнең савабы бик зур. Бу сүзләр дә халкыбызның, әдапле – итәгатле сүзләре. Бу сүзләрне онытмаска,  тормышыбызда һәрвакыт кулланырга кирәк.

     Балаларда алдау, ялганлау кебек сыйфатларны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Бу сорауга җавапны без шулай ук татарларның иң атаклы мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең вәгазьләренә әйләнеп кайтабыз.

     Башкаларны алдар өчен әйтелгән яки дөрес булмас булмаган сүзләргә ялган диелә. Динебездә хәрәм кылынган зур гөнахлардан берсе – ялган санала.

    Тормышыбызда бик күп күңелсез хәлләр ялган ярдәмендә килеп чыга. Хәйлә, алдау, золым, хаксызлык, адәләтсезлек, ышанычсызлык, дошманлык, татутсызлык, тынычсызлык кебек нәрсәләр барсы да ялган нәтиҗәсендә барлыкка килә.

     Ялганчының үз-үзенә ышанычы юк, кешелеклелеге яки иманы зәгыйфь.

     Ялганчы, кешеләрне алдаса да, Аллаһны алдый алмас, чөнки Аллаһы Тәгалә кешеләр эшләгән һәр нәрсәне күрә, белә, сөйләгән сүзләрне ишетә.

     Хәйлә дә алдауының бер төре булып санала. Шуның өчен ялган кебек хәйлә хәрам. Хәйләкәр кеше икейөзле була. Ул башкаларны алдар өчен үзен башкача күрсәтергә тырыша. Чын мөселман күренгәне кебек булыр, булганы кебек күренер, һәр көн башкача булып кылынмас. Ислам динендә кеше зур хөрмәткә лаеклы бер барлыктыр, әмма хәйләкәр кеше башкаларны хөрмәт итмәс. Үзеннән бүтәннәрне түбән күреп, үз мәнфәгате турында гына кайгыртыр. Шуның өчен дә ялганчы яки хәйләкәрләрнең дуслары, иптәшләре, якыннары юк. Аларга беркем дә ышанмас.

     Динебез буенча, мөселманнар дуслык, тынычлык, өлфәт яки мәхәббәт эчендә яшәргә тиешләр.

    Һәр тәрбиячегә Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен, әсәрләрен кулланырга тәкъдим итер идек.

Файдаланылган әдәбият

  1. Ибраһимов Н., Бикчәнтәев., Мадияров Ә., Низамиев А., Балаларга үгет-нәсыйхәт.- Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс...

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия турында презентация....

Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте

Балаларга әхлакый тәрбия биру турында презентация...

Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү“

ldquo;Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү&ldquo...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...

Статья: "Балалар бакчасында робототехника"

Статья: "Балалар бакчасында робототехника"...