Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..
статья

Абдуллина Эльмира Раифовна

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.

Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз милләтенә,теленә ,гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. Шуларны күздә тотып “Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, туган телнең әһәмияте”-дигән теманы сайлап,шул темага проект төзеп уңай нәтиҗәләргә тизрәк ирешермен дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_ruhi-hlakyy_trbiya_birudtugan_telnen_hmiyate.docx14.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                          Казан шәһәре  Совет районы  272 нче  катнаш төрдәге

татар телендә белем һәм тәрбия бирүче

“Аккош” балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

Абдуллина Эльмира

Раиф кызы.

Балаларга  рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте.

                                                                   “Туган телем-Анам теле!

                                                                   Дияр әле балалар.

                                                                  Туган телем-балам теле!

                                                                   Дияр микән аналар?”.

                                                                      (Р.Миңнуллин).

Минем бала чактагы хыялым тәрбияче булу иде.Кечкенәдән, абыем белән икәү, күрше балаларын җыеп аларга курчак театры күрсәтә,я булмаса халкыбызның җырлы-биюле уеннарын уйный идек.Әле дә булса шул чакларны сагынып искә алабыз.Бик күп еллар узды,күпме сулар акты...

Балачак хыялым кабул булды.Инде менә күпме еллар тәрбияче булып эшлим.Хезмәтемне балалар тәрбияләүгә багышлыйм.Тәрбияче хезмәтенең    авыр да,җаваплы һәм күпме түземлелек соравына елдан-ел күбрәк төшенәм. Әйе, безнең алда җаваплы,изге бурыч тора.Ул балаларыбызны кечкенәдән тәртипле, инсафлы,әдәпле итеп тәрбияләү.Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.

Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз милләтенә,теленә ,гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. Шуларны күздә тотып “Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, туган телнең әһәмияте”-дигән теманы сайлап,шул темага проект төзеп уңай нәтиҗәләргә тизрәк ирешермен дип уйлыйм.

Белем бирү эшчәнлеген үткәрүнең төрле ысулларын җитди сайлыйм, яңа технологияләр (видеоязмалар һ.б) кулланам. Балалар телне яратып өйрәнсен өчен,шөгыльләрне уеннар ( барлык төрләрен дә кулланып)  ярдәмендә үткәрәм.Эшчәнлекләр үткәрү өчен хәзерге заман таләпләренә туры килүче методик әсбаплар туплыйм.Мәсәлән:  “Балалар  бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина; “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Зарипова,Л.Н.Ваҗиева, Р.С.Зөфәрова; “Устерешле уеннар”   З.М.Зарипова, Р.С. Исаева һ.б.

 Билгеле,әхлак тәрбиясе барлык төр эшчәнлектә дә тормышка ашырыла. Халык педагогикасы алымнары (фольклор, мәкаль, әйтемнәр, такмазалар) кулланган  эшчәнлек бик уңышлы үтә.(“Балачак – уйнап- көлеп үсәр чак” Закирова К.В.,Мортазина Л.Р.)

Әти-әниләр белән бергәләп: кичәләр,викториналар үткәрәм, күргәзмәләр оештырам.Мәсәлән:”Җырлы-моңлы туган телем”, “Халык уеннары”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Түгәрәк өстәл артында”,һ.б,һ.б. Бу кичәләрне оештырганда  авыз иҗаты әсәрләрен теләп кулланам.Чөнки аларның һәркайсында баланы яхшылыкка чакыру,миһербанлылык,туган телебезгә мәхәббәт уяту кебек сыйфатлар чагыла.

Ата-аналар белән бергә,тыгыз мөгамәләдә булганда гына,баланы туган телнең барлык нечкәлекләрен дә аңлап кирәкле уңышларга ирешергә мөмкин икәненә инандым.Әти-әниләр белән бергәләп, баланың якын  дустына әверелеп,без өлкәннәр, балаларга һәрчак үрнәк булып яшәсәк иде.

Безнең киләчәгебез,без тәрбияләп үстергән балалар кулында.Шуны истә тотып,без балаларны акыллы,тәрбияле,миһербанлы,сәләтле итеп тәрбияләп, олы тормышта үз урыннарын тапсыннар иде дибез.Үз урыннарын табып, үзләре теләгән биеклеккә менәләр икән,димәк хезмәтәмне дөрес  сайлаганмын , киләчәгебез ышанычлы кулларда.

Язмамны Энҗе Мөэминованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

                                         Иң изге эшләремне мин

                                         Туган телдә аңлатам.

                                         Шуңа күрә туган телне

                                          Хөрмәтлим мин, яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Туган телне кадерлибез.

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

"Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"

quot;Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"...