Туган телне кадерлибез.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Вазиева Хания Минзяновна

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_uranchylarda_tugan_telne_kaderlibez.docx23.87 КБ

Предварительный просмотр:

                        Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

    “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

                 

                         

                           

         

            Тема: Туган телне кадерлибез.

                                              ( Уртанчылар төркемендә)

                                                                       

                                                               Тәрбияче: Вазиева.Х.М.

             

                                                              2015 ел

Бурычлар: балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү.  

Максат: балаларда татар халык иҗатына мәхәббәт ,  олыларга карата шәфкатьлелек, дусларына ярдәмчеллек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 Белем бирү өлкәләренең интеграциясе :уеннар, аралашу.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, туган телебезгә  

якынайту,    татар теле турында күзаллауларын киңәйтү; магнитны дөрес куланнып,    

тимер   гайкаларны аралап алу  эксперементы  күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, эстетик сәнгать, сөйләм үсеше, комуникатив үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау: ак  яулык, әбигә сумка, матур итеп эшләнгән китап, перчатка театры, магнит,  уенчык тәлинкәләр,  савытка салынган борчак, тимер гайкалар, “Зәңгәр чәчәк” , “Әссәламәгаләйкем” җырларының аудиоязмасы УМК.

 Сүзлек өстендә эш: магнит. 

Кереш өлеш.Тәрбияче балалар белән музыка тавышына чыгып баса.

Тәрбияче :

Татар теле анам – теле,

Иң борынгы, бабам теле,

Буыннардан – буыннарга

Күчеп килгән  татар  теле.

Җыр: “Әссәламәгаләйкем”.Баянга ияреп җырлау.

Таң ата да, кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

Саумы кояш, сүнмәс учак,

Әссәламәгаләйкем, әссәламәгаләйкем.

Тәрбияче:Балалар, әйдәгез килгән кунаклар белән үзебезнең саф татар телендә дә исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле кунаклар!

Тәрбияче: Балалар, бер – берегезне дә сәламләп  алыгыз әле.

Балалар:

Куллар белән күрештек,

Күзләр белән очраштык.

Без бит якын дуслар,

Әйдәле  кочаклашыйк.

 Балалар, татар халкында ике куллап күрешү, минем ниятем изге, сине күрүемә бик шат дигәнне аңлата .

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә тагын бер кадерле кунак килергә тиешле.Нишләптер соңлады.Күренми.Шалтыратып алыйк әле үзенә.

1 бала  телефон номерын җыя.Тәрбияче саннарны күрсәтеп тора.

Тәрбияче: Алло, алло! Исәнмесез, Илһамия әбекәй! Хәлләрегез ничек? Без сезне бүгенгә  кунакка чакырган идек, килергә онытмадыгызмы? Ярар.Сау бул, әбекәй,  көтәбез.

Тәрбияче:Нәрсә диде әбекәй, Айгиз?

Айгиз: Хәзер килеп җитәм, тәбикмәк пешереп онытканмын,- ди.

Тәрбияче:Алай булгач, әби килеп җиткәнче, әйдәгез, бер уен уйнап алабызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Уеннар, уеннар.

Витамин кебек алар.

Тәнгә сихәт бирәләр,

Күңелне үстерәләр.

Тәрбияче: “Зәңгәр яулык” уены  уйнап алыйк.

Сюрпризмомент.

Ашыгып әби килеп керә.(Кулында   сумкасы бар.)

Әби:И, күңелле итеп уйнап яталар, балакайларым. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, әбекәй! (кочаклыйлар)

Раиль. Әйдә әби, түрдән уз. Арыгансыңдыр, бераз утырып ял ит .(өстәл артына утыра)

Әби.Кунакка  барасы булгач, тәбикмәк пешереп алып килергә булдым.

 Кызым, онытылып киткәнмен. Кая бирим әле үзегезгә, тәмләп чәй эчәрсез.(сумкасын ача , тәбикмәк бирә) Балаларга матур китап  та алып килдем.

Тәрбияче: И, әбекәй, бер дә буш йөрмәссең.  Бу матур китап   безнең китап почмагын бизәп торыр.Балалар белән бергәләп укырбыз.

Балалар:Рәхмәт, әбекәй матур китабың өчен.

(Балалар китапны тиз генә карап чыгалар)Тәрбияче китапханәгә алып куя.

Төп өлеш.

Тәрбияче:Безнең китапханәдә әбекәй китаплар бик күп.Буш вакытыбызда  аларны бик яратып укыйбыз, язучылар белән танышып  торабыз.

1слайд. Г.Тукай портреты.

Тәрбияче: Г.Тукай портретын күрсәтә. Бу кем портреты балалар, таныйсызмы?

Балалар: Бу Габдулла Тукай. Ул Татар халкының бөек  язучысы.

Тәрбияче:Бик дөрес, балалар.

Тәрбияче: Ул нәрсәләр язган әле?

1бала: Ул балалар өчен шигырьләр язган.(Акбай)

2бала: Ул балалар өчен әкиятләр язган.

Тәрбияче: Әкиятләренең исемнәре ничек атала?

2.Слайд : “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”

Балалар: “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

3бала.  Габдулла Тукай балалар өчен җырлар да язган әле.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Бу урында “Туган тел” җырының  аудиоязмасын тыңлап китсәк урынлы булыр.

3.Слайд. “Туган тел” шигыр.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Тәрбияче: Җырда нәрсә турында җырланды балалар?

Балалар: Туган тел турында.

-Туган телнең бөеклеге турында.

-Туган телне бар милләт кешеләренең дә яратуы турында.

-Туган тел аркылы бик күп әйберләрне белеп булуы турында.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.

4.Слайд. Мәкальләрне дәвам ит.

Тәрбияче: туган телдә язылган китапларны укып, күп мәкальләр дә өйрәндек әбекәй. Үзеңә бер уен уйнап күрсәтик .

Мин мәкальне башлыйм, кемгә йомгакны тәгәрәтәм, шул дәвам итә.

  • Тырышкан табар,(ташка кадак кагар).
  • Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне)
  • Эш сөйгәнне, ( ил сөя)
  • Кем эшләми, (шул ашамый)
  • Китап- (белем чишмәсе)
  • Тел күрке - (сүз)

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар!

Әби. Сез бигерәк күп беләсез икән, балалар. Мәкаль генә түгел, табышмак дигәне дә бар  әле. Өйдә  бер табышмак өйрәндем, җавабын белсәгез, бер хикмәтле әйбер бирәм үзегезгә.

Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак.(перчатка)

Балалар.Перчатка.

Әби  сумасыннан перчатканы алып балаларга бирә. Аның башына бабай, әби, әти, әни, бала эшләнгән.

Тәрбияче: әбекәй без бу уенны да беләбез. Ничек атала әле бу уен, балалар?

Балалар. “Бармак уены бит ул.

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак бәби.

Тәрбияче: Мием табышмакны да тыңлап карагыз әле, балалар.

5.Слайд.  Төлке һәм Торна рәсеме

Тәрбияче: 1.Борыны озын, боты озын,

                      Камышлыкта көнозын.

                      Сазлык җирләрдә йөри,

                     “Тату торыйк”, дип сөйли.(торна)

                     

                         2.Үзе ялагай, үзе хәйләкәр.

                         Ул нәрсә булыр,

                         Йә әйтеп җибәр. (төлке)

 Тәрбияче: Алар  катнашында нинди әкият бар?

Балалар: “Торна белән Төлке”әкияте.

Тәрбияче: Әкияттә аларның нинди начар гадәте булган?

Балалар:Алар саран булганнар.

Тәрбияче:Дөрес, балалар, саранлык начар гадәт. Һәрчак юмарт булырга, дусларыңнан сый –хөрмәтне кызганмаска кирәк.  Бу әкият юмарт булырга өйрәтә.

Төлке булып киенгән бала килеп керә.(моңсу, кулындагы чүлмәккә караган )

- Исәнмесез,  Торна  белән дуслашырга телим . Борчакларым  пешмәгән, чүлмәгем  эченә  тимер - томырлар  коелып беткән. Ничек аерырга белмим. Миңа  булышсагыз иде.

Балалар: Булышабыз.

Әби:Үзем пешерергә булышырмын.

Тәрбияче: Ничек итеп борчакларны араларбыз икән, балалар?

Балалар фикерләре тыңлана.

-бармаклар белән чүпләргә кирәк.

- минем бабайның  тимер әйберләрне магнит белән җыйганын күргәнем бар.

Тәрбияче: Кем белә, нәрсә соң ул магнит?

Балалар: Ул тимер әйберләрне үзенә тарта, үзенә ябыштыра торган әйбер.

Тәрбияче:Дөрес, балалар, менә шундый кызыклы әйбер ул магнит. (магнитны күрсәтү)

Сүзлек өстендә эш. “Магнит” сүзен  бар бала белән кабатлау.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, эксперемент үткәреп карыйк? Менә бу пластмасмассадан ясалган буш тәлинкәләргә борчакны  салып чыгам. Сез тимерләрне аралап алыгыз.  Борчакларны идәнгә коймагыз.

 Һәр балага  борчак бутап салынган савытлар бирелә.Магнитлар таратыла.

Тәрбияче: Менә, балалар, күмәк эш –күлне күчерә диләр.

Төлке. Балалар, сез бигрәк тырыш, ярдәмчел  дә икән.Рәхмәт сезгә.

Әби: Әйдәгез, балалар, тизрәк, Төлке белән Торнаны дуслашырыйк, борчакны пешерергә куйыйк.Рәхәтләнеп ашасыннар.

Тәрбияче. Рәхмәт инде сиңа әбекәй. Безнең балаларны, Төлкене  сөендергәнең өчен. Эш белән  мавыгып, чәй дә эчмәдек бит әле.

Әби. Икенче озагырак  торырга килермен, шунда тәмләп чәйләр дә эчәрбез. Ашыгыйк.

Тәрбияче: Илһамия әбекәй, кайткач бергәләп чәй эчәрсез,  тавыкларыңа да бераз борчак салыйк әле.Үзеңә  менә бу матур ак яулыкны бүләк итеп бирәбез.

Әби:Рәхмәт сезгә балалар, рәхмәт кызым, мине зурлаганыгыз өчен.Сау бул кызым. Борчак пешерергә кайсыларыгыз бара, балалар?

Бергә чыгып китәләр.

Тәрбияче:Сау бул әбекәй, балалар әйбәт кенә кайтыгыз.Әбине тыңлагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...

"Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"

quot;Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"...