"Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"
материал

Гарипова Люция Фаритовна

"Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uynyy_uynyy_oyrnbez.docx23.58 КБ

Предварительный просмотр:

   Туган тел-рухи байлыгыбыз ул. Кызганычка каршы бүгенге көндә, күп кенә сабыйларыбыз үз ана телендә сөйләшә алмый.
  Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала һичшиксез, үз телен яхшы белергә тиеш.
  Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.
  Бүгенге көндә шушы борчыган тел мәсьәләсен күз уңаенда тотып,мин Әлдермеш авылы “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Люция Фәрит кызы балаларның сөйләм телен үстерү, аларның сүзлек запасларын  арттыру, авазларны дөрес әйтү, баету өстендә эшләү, сабыйларда телгә кызыксыну уяту, телләре ачылуга ярдәм итү, үз туган телләрендә, әдәби телдә матур итеп сөйләшә, үз фикерләрен төгәл, тулы, дөрес итеп әйтеп бирә алсын өчен -үземнең педагогик эшчәнлегемә таянып, “Уйный-уйный өйрәнәбез” дигән исем астында кечкенә балалар китапчыгын (“Книжка-малышка”) эшләдем.
  Туган телгә өйрәтү һәрбер әти-әниләрнең,тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Баланы телгә өйрәтү-иң әһәмиятле эшчәнлек төре. Телгә өйрәтү  өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Туган телгә өйрәтү өчен кирәкле материалларны, кулланмаларны алдан у әзерләп кую шарт. Алар балаларның игътибарын җәлеп итә торган, матур булырга тиеш. Шулай булганда, аларның телгә кызыксынулары тагында артыр.
Минем китапта тәкъдим  ителгән уеннар, кызыклы шигырьләр, әкиятләр,ел фасыллары табышмаклар да сабыйларга бик тиз үз телен үзләштерергә ярдәм итә.
  Бала белән никадәр еш уйнасак, шөгыльләнсәк, сабый шулкадәр үз телен тиз аңлап, бәхетле булып үсәр.Әйдәгез, бергәләп уйный-уйный өйрәник, балаларны үз телендә, ана телендә аңлаешлы, ачык, матур итеп сөйләшергә өйрәтик!
                 
Тема: “Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез”.


Яшь үзенчәлеге: 5-6 яшь.
Максат: балаларга туган телнең никадәр кадерле булуын, ана телендә дөрес итеп аралашып, телне сакларга, аны онытмаска кирәклеген төшендерү; аерым сүзләрне кабатлатып, сөйләмдә шуларны активлаштыру; аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен үстерү; туган телгә мәхәббәт һәм аны теләге тәрбияләү.
Тәрбия бурычы:үз туган телләрендә сөйләшә, аралаша белү; эшчәнлек, уен вакытларында бер-берләренә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: игътибарлылык, күзәтүчәнлек,ишетү,кызыксынучанлыкларын арттыру; сөйләм телен, сүз байлыкларын үстерү; аларны активлаштыру.
Белем бирү бурычы: уеннар аша балаларның белемнәрен арттыру; авазларны дөрес  әйтүне ныгыту, сүзлек запасларын баету; фонемаларны ишетеп, кабул итү һәм аеру сәләтләрен үстерү; игътибар-хәтер-логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү.
Интеграль белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үстерү, иң гади математик күзаллауларын формалаштыру, экологик тәрбия, аралашу, матур әдәбият уку,социальләштерү.
Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, күрсәтмә нәни китапчык, әңгәмә, сораулар, балалар сөйләме. үсендерү,мактау.
Җиһазлау:  тартма, нәни китапчык, урман рәсеме картинасы, җиләк шаблоннары, бармакчалар, магнитофон.
Сүзлек эше: киез итек, таган,
 Эшчәнлек барышы:                                        
1.Оештыру өлеше.
Тәрбияче:
Хәерле иртә, балалар!Әйдәгез балалар, кулга-кул тотынышыйк та һәм бер-беребезгә карап елмайыйк, күтәренке кәеф бүләк итик, кәнебездә уңышлы, матур үтәр.Бик яхшы, балалар. Әйдәгез, хәзер барыбызда келәмгә җайлашып утырышыйк.(Балалар келәмгә утыралар.Тәрбияче алдында татар халкының милли бизәкләре белән бизәлгән серле тартма.Аның эчендә “Уйный-уйный өйрәнәбез”дигән кечкенә китапчык.Тәрбияче балаларның игътибарын тартманың матурлыгына юнәлтә).
2.Кереш өлеш.
Тәрбияче:
Нәни дусларым, карагыз әле, минем кулымда нинди матур тартма! Игътибар белән карагыз, анда нәрсәләр ясалган, тартма нәрсәләр белән бизәлгән?
Балалар: Тартма матур чәчәкләр, яфраклар  белән бизәлгән.
Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Ул безнең татар халкының милли бизәкләре. Балалар, бу гади генә тартма түгел, ә серле тартма. Аның эченә нәрсәдер яшерелгән. Эчендә нәрсә барлыгын күрәсегез киләме соң? (җаваплар).
Тәрбияче: Нәни дусларым, ә тартма бит безнең серле, шуңа күрә безгә аны ачар өчен  бергәләшеп сезнең белән тиз генә бер шигырьне кабатларга кирәк, әзерме сез?(җаваплар).
Тәрбияче: Игътибар белән тыңлагыз!
                  Серле тартма, серле тартма,
                  Ачыл инде, тизрәк!
                  Эчеңдә нинди сер яшеренгәнен
                  Белик инде, тизрәк!
( берничә тапкыр кабатлыйлар).
Тәрбияче: Афәрин, нәни дусларым, ниһаятьтартма сезне ишетте һәм ачылды.( тәрбияче тартмадан нәни китапчыкны чыгара. Бергәләшеп китапчыкны карыйлар, анда нәрсәләр барлыгын сөйлиләр).
Тәрбияче:
Балалар, сезгә бу кечкенә китапчык ошадымы.(җаваплар).
3.Төп өлеш.
Тәрбияче:
Бу китапчык “Уйный-уйный өйрәнәбез” дип атала.Аның битләрендәге уеннар, шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр безне татар дөньясына, серле дөньяга  алып кер һәм безне үз туган телебездә матур,аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәтер, бүгенге эшчәнлегебездә сәяхәткә алып чыгар.(китапчыкның беренче битендәге Л.Гарипова “Татар теле-туган телем” шигырен уку, сораулар бирү, җавплар тыңлау).
Тәрбияче:
Балалар китапның бу битен карагыз әле, сез анда нәрсәләр күрәсез?
Балалар:
Уенчыклар.
Тәрбияче: Әйе балалар, уенчыклар. Хәзер без ул уенчыклар белән “Бу нәрсә? Дигән дидактик уен уйнарбыз.Сез, нәни дусларым, уенчыкларның исемнәрен дөрес  әйтергә, аның турында 4-5 сүздән торган җөмлә төзергә тиеш буласыз.Мәсәлән, бу курчак. Курчак бик матур күлмәк кигән.(җавплар тыңланыла).
Тәрбияче. Бик яхшы балалар.Уенчыклар турында сөйләшә башлаганбыз икән инде, шуны истш тотып, китапчыгыбызның  “Шигырь  укыйм, тыңлагыз!” дип исемләнгән битеннән Б.Рәхмәтнең “ Уенчыклар” шигырен тыңлап китегез.(сораулар бирелә, җаваплар тыңланыла).
Тәрбияче: Афәрин балалар,китап белән танышуыбызны дәвам итик. Сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз һәм җавабын әйтерсез.
                  Җәен соры , кышын ак,
                  Аңа шулай яхшырак.
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Бик дөрес, хәзер без сезнең белән китабыбыз битендәге А.Алишның “Куян кызы” әкиятен укырбыз.(сораулар бирелә, җавплар тыңланыла, сүзлек өстендә эшләр үткәрелә).
Тәрбияче: Бик яшы.Әйдәгез, хәзер  ял итеп Ш. Галиевның “Физарядка ясый куян” дигән шигыре астында бергәләшеп сүзләрен кабатлап уен уйнап алыйк(барлык балаларда – “куяннар”, ә берсе- “аучы”). 
         -Кызыл күзен ачуы-
          Төпкә менеп басуы!-
дигәч, балалар күзләрен ачалар.
           Бер,ике,өч-утыра(чүгәлиләр)
         
 Бер.ике.өч-ул тора (басалар),
         
Я ботакка тотынып,
          Алга таба атынып
(кулларын алга сузып, алга-артка хәрәкәтләнәләр).
          Алан тулы төп тә төп,(бер урыннан икенче урынга сикерәләр).
          Сикергәли дөп тә дөп...
         Кинәт читкә тартыла-
         Куян уктай атыла.
(йөгереп китәләр).
          Ә-ә, бар икән юлаучы..
         Юлаучымы? Юк, аучы!
(“аучы” чыга “”куяннарны” куа башлый.Балалар тоттырмаска тырыша, тотылган бала”аучы”була.Уен берничә кат кабатлана. Сүзлек өстендә эшләр эшләнелә).
Тәрбияче: Афәрин, нәни дусларым, сез бик җитез булдыгыз. Әйдәгез, келәмгә утырышыйк та, китап буенча сәяхәтебезне дәвам итик һәм “Дәу әнигә бүләккә” дигән бите белән танышыйк ( “Дәү әнигә бүләккә” шигыре укыла,сораулар бирелә, җаваплар тыңланыла,магнитофоннан җыры тыңлатыла).
Тәрбияче: ( “Дәү әнигә буләккә” көе салмак кына уйнап тора). Балалар, әйдәгез хәзер бездә сезнең белән бергәләп “урман”га дәү әнигә бүләккә җиләк җыярга барыйк( тактага урман рәсеме эленә,аңа ун җиләк шаблоны бөркетелә.Балалар берәмләп “урман”га чакырыла, чыккан бала бер җиләк өзеп чиләккә салырга һәм аланда ничә җиләк калганын санарга ,әйтергә тиеш була).Балалар, мин сезгә бер бире бирәм.Мине игътибар белән тыңлагыз.
         Урманга килеп кердек,
         Кызыл җиләкләр күрдек.
         Берәмләп өзеп алдык,
         Матур чиләккә салдык.
         Ясминә, син дә кил әле,
(тактага  чакырылган баланың исеме атала).
       
  Ничә җиләк, бел әле:
         Берсен өзеп ал да,
         Ничә калды, сана.
(җавплар тыңланыла,уен шигырь юлларын тәрбияче белән берлектә кабатланып, уен берничә тапкыр уйнатыла).
Тәрбияче: Афәрин, балалар, сез бик тапкыр һәм зирәк булдыгыз.Китап белән танышуыбызны дәвам итик. Бу битләрдә безнең “Бармак уеннары” һәм Г.Тукайның “ Безнең гаилә” шигыре урнаштырылган. Игътибар белән карагыз әле, гаилә рәсеменә, сез анда кемнәрне күрәсез?(җаваплар тыңланыла, балалар да үз гаилә әгъзаларын санап күрсәтәләр). Бик яхшы балалар, хәзер Г.Тукайның “ Безнең гаилә” шигырен укып китәрбез, һәм аннары бергәләшеп шигырне өйрәнербез(башта барысы бергә кабатлыйлар,аннан соң берничә бала аерым кабатлатыла).
Тәрбияче: Ә хәзер балалар, “Бармак уеннары” уйнап алыйк.(балалар бармакчалардагы рәсемнәрне карыйлар,анда кемнәр ясалганын әйтәләр.Тәрбияче баш бармагына бабай рәсемен кидертеп,бу бармак”бабай”,ди.Уен шулай дәвам итә, уен шулай дәвам итә, балалар кабатлыйлар.Бармакчалар өләшелә, балалар шуларны кия-кия кабатлыйлар).
Тәрбияче: Афәрин, балалар.Әйдәгез, хәзер уң кулыбызны күтәрик тә, Ф. Зиннурованың “Бармак уены” шигырен бергәләп кабатлыйк.
        Баш бармагым-биюче,
        Имән бармак-итекче,
        Урта бармак-укытучы,
        Атсыз бармак –аучы.
        Чәнти бармак кем була?
        Читек чигүче була.
(балалар тәрбияче белән бергәләп кабатлыйлар).
Тәрбияче: Балалар, белдегезме, һәр бармакның да үз исеме бар икән бит.Әйдәгез, бармакларның исемнәрен кабатлап алыйк әле.(бармаклар күрсәтелә бара, исемнәре әйтелә: баш бармак ,имән бармак, урта бармак, атсыз бармак, чәнти бармак).
Тәрбияче: Әйдәгез,бармаклар белән тагын бер уен уйнап алыйк. Уң кулыбызны алабыз һәм йодрыкларга кысабыз, шигырь юлларын минем белән кабатлыйбыз.
            Бер,ике,өч.дүрт. биш
            Без урманга гөмбәгә киттек.
            Чәнти бармак гөмбәгә киткән,
             Атсыз бармак гөмбә тапкан,
             Урта бармак чистарткан,
             Имән бармак пешергән,
             Баш бармак ашаган,
             Шуңа күрә тазарган.
(уен берничә тапкыр кабатлатыла).
Тәрбияче: Афәрин, балалар. Сез бик тырыш, акыллы, зирәк бүген.Китап белән сәяхәтебезне дәвам итик. Табышмаклар әйтәм, сез игътибарлы булыгыз.
            Ел өчен дүрт фасыл,
            Дүртесе дә бик асыл (ел фасыллары).
(җаваплар тыңланыла).
Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Хәзер без сезнең белән шушы китапчыгыбыз аша, ел фасылларына сәяхәткә чыгарбыз. Табигатьтәге үзгәрешләр һәм күренешләр турында сөйләшербез.Балалар, хәзер елның кайсы фасылы? Ел фасыллары ничәү һәм ниндиләр?(җаваплар тыңланыла).
Тәрбияче: Табышмаклар әйтәм, тыңлагыз.
           Һәр көн саен
           Елап яшь коя.
           Килгән кошларны
           Көньякка куа.
           Бу кайчак була? (көз).(
китаптагы көз бите карала)
Балалар, табышмакта сүз нәрсә турында бара? Агачлар, кошлар нишли, яңгыр ничек ява? (җаваплар тыңланыла).
Тәрбияче: Көз көне көннәр болытлы була, яңгырлар бик күп ява, агачларда яфраклар саргая, аннары коела. Кошлар җылы якка китәләр, көннәр салкыная. Балалар, болар барысы да табигатьтәге көзге күренешләр дип аталалар.
Ә хәзер сәяхәтебезне кайсы ел фасылы белән дәвам итәбез?
         Тәңкә карлар сипкән,
          Җирне ап-ак иткән,
          Чыршы,каен, имән
          Кардан чикмән кигән.
          Бу кайчак булган? (кыш).
(кыш бите карала).
Әйе, кыш.Балалар, кыш турында кем нинди сүзләр белә?
( кышны тасвирлап күрсәтәләр, хикәя төзиләр)
Тәрбияче: Кыш көне урамда салкын, кар ява, агачлар мамык шәлгә ураналар, көчле бураннар чыга, бозлар ката.Болар инде табигатьтәге кышкы үзгәрешләр булалар.
             
         



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ООД в средней группе с использованием элементов УМК по обучению детей татарскому языку "Уйный-уйный саныйбыз"

Вашему вниманию предоставлено ООД в средней группе  с использованием УМК по обучению детей тарскому языку в средней группе. Занятие направлено не только на развитие коммуникативных навыков , но и...

Конспект НОД в старшей группе по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

Конспект занятия по обучению русскоязычных детей татарскому языку в старшей группе....

Сценарий викторины «Уйный-уйный өйрәнәбез»

для детей подготовительных групп...

Туган телне кадерлибез.

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...