Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү“
консультация (старшая группа)

Мустафина Рамзия Сулеймановна

“Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү“

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл idel_bue_hal-n_medeniyate.docx24.57 КБ

Предварительный просмотр:

          “Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү“

...Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән

дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана

өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич

булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм

ахирәттә йөзгә аклык китерер....

                                                                               Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”

Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. .

               Һәрбер  тәрбияченең бурычы  балада эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин балаларны үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм.Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.Балалар белән курчакларны тотып .бишек җырлары җырлыйбыз.

1.”Бишек җырлары”

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

 

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

      Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

        Халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле,уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Уен сайлаганда балаларда бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тотыла.Шул уңайдан без төрле милләт халкының уеннарын уйныйбыз.Шуларның берсе :

2.Башкорт халык уены “Без,без ,без идек......

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

3.Рус халык уены “Зур туп”.

Балалар түгәрәккә басалар,уртадагы баланың аягы янында зур туп.Ул аягы белән тупны түгәрәктән тибеп чыгарырга тырыша.Тупны уздырган уенчы түгәрәктән читкә чыга,ә уртада уйнаган ала аның урынына баса.Түгәрәктәге балалар барысы да түгәрәкнең үзәгенә аркалары белән борылып басалар һәм бу юлы тупны эчкә уздырмаска тиешләр.

4.Чуваш халык уены “Таралыгыз “

Балалар,кулларын тотышып ,түгәрәк ясыйлар.Нинди дә булса таныш җыр җырлап,түгәрәк буйлап йөриләр.Уенны алып баручы уртада басып тора.Кинәт ул : “Таралыгыз!” –ди.Уенчылар төрле якка йөгереп китәләр.Алып баручы аларны куа.Тотылган бала уенны алып баручы була.

5.Удмурт халык уены “Су анасы “

Идәнгә,яки җиргә түгәрәк “күл” ясала,сызыла.”Су анасы” сайланыла,ул күл эчендә утыра.Уйнаучылар күл тирәли йөгереп йөриләр.Күл янына якын килгән балаларны су анасы тота (кулы белән кагыла).Тотылган бала күл эченә керә.

Бу уеннар аша балалар ,Идел буенда яшәүче төрле милләт вәкилләренә,аларның гореф-гадәтләренә,йолаларына ихтирамлы мөнәсәбәт ,кешелеклелек,тату яшәү һәм башка төрле матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәмче булыр.Балалар күңелләрендә нәфислек,матурлык тойгылары уяна.Мәдәниятара багланышларны ныгыту,тәрбияләү күздә тотыла.

          Безнең республикада төрле милләт халкы яши, милләтара дуслык,кешеләр,дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәт ,бәйләнеш бик мөхим булуын,төрле милли киемле курчаклар күрсәтү,символикаларны,байракларны күрсәтүдән гыйбарәт.

 Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып тыңлап үскән баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.Бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта. 

 Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача.                     Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле.

             Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны бөтенләй онытмасак иде!

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин.

Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәгъдим итәм!

1.Уенны башка шөгыль алыштырырга тырышмагыз.

2.Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

3.Бала сезне уенга чакырса шатланыгыз,димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

4.Бала белән уйнаганда,үзегезне олы кеше  икәнлегегезне онытмагыз.

5.Балага уеннан “мәхрүм итү җәза “сын бирмәгез.

6Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

7.Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

8Чираттагы эш кәненә әзерләнгәндә,һәр яңа уенның иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип ...

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте

Балаларга әхлакый тәрбия биру турында презентация...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...