Статья: "Балалар бакчасында робототехника"
статья

Садыкова Резиля Решитовна

Статья: "Балалар бакчасында робототехника"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon robototehnika_balalar_bakchasynda_statzhya.doc24.5 КБ

Предварительный просмотр:

Робототехника балалар бакчасында

Соңгы елларда Россия мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирүнең яңа приоритетларын ачыклаган күп кенә үзгәрешләр булды. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, мәктәпкәчә төп белем бирү программасын тормышка ашыру өчен баланың үз яшенә туры килгән эшчәнлек формалары кулланырга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың төп эш формасы hәм шулай ук әйдәп баручы эшчәнлеге булып уен тора.

Робототехника бүген-сәнәгатьнең иң динамик үсештәге өлкәләренең берсе. Бүген заманча дөньяда азык-төлек продуктлары булдыруга һәм эшкәртүгә, кием тегүгә, автомобиль җыюга, катлаулы идарә итү системаларына запрограммалаштырылган механик машиналардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый.

Әлеге максаттан чыгып, мин үз эшчәнлегемдә шул  технологияләрне кулланам. Чөнки бу технология тәкъдим иткән уеннар, алымнар, биремнәр, күнегүләр балаларны үзара hәм зурлар белән аралашуда күнектерә, шулай ук ФГОСның максатчан ориентирларында күрсәтелгән күп кенә шәхси сыйфатларны (мөстәкыйльлек, инициативлыкта активлаштыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, берберсенә карата кызыксынучан hәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт) үстерүдә булышлык итә. Минем уйлавымча, әлеге технология тәрбия hәм белем бирүнең традицион методларын актив методлар белән алмаштырып, баланың танып белү үсешен активлаштыруда зур роль уйный.

Комсомол районы Урмай авылында урнашкан «Лэйсэн» балалар бакчасында «Робототехника” эшчәнлеге актив оештырылып килә. Сезне һәм сезнең балаларны робот техникасы түгәрәгенә чакырабыз. Моның өчен бакчабызга, былтыр, күп яңа wedo 2.0 дигән легороботлар кайтты. Балалар легоконструкторларны үзләре җыеп аларны компьютер ярдәмендә эшләтәләр. Бу бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта бик файдалы: балаларның баш миенең  ике ярымшары тигез активлаша, бала иҗат итәргә өйрәнә, моторикасы үсә, уен формасында математика, физика, информатика кебек фәннәр белән кызыксына башлый.  

Робототехника тәрбия процессында югары нәтиҗәлелекне күрсәтә, ул барлык яшь төркемнәрендә дә диярлек балаларны социаль адаптацияләү проблемасын уңышлы хәл итә.  

Садыкова Резиля Решитовна

1 -нче квалификацияле “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип ...

Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА Кружок по начальным основам робототехники «Юные робототехники»

В данном материале содержится рабочая программа по кружку по начальным основам робототехники...

Конспект Непосредственно-образовательной деятельности по робототехнике в старшей и подготовительной группе Тема: «Первые шаги. Введение в робототехнику».

Конструирование по робототехнике с использованием конструктора Leco Wedo Тема: «Первые шаги. Введение в робототехнику»....

Роль кружка робототехники в развитии технического и творческого потенциала личности дошкольника через обучение основам технического конструирования и робототехники. Статья Козачок И.Н.

Аннотация: статья посвящена развитию технического и творческого потенциала личности дошкольника через обучение робототехники в дошкольных общеобразовательных учреждениях. Автором описывается опыт созд...

МАСТЕР-КЛАСС ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ ПО РОБОТОТЕХНИКЕ «РОБОТОТЕХНИКА КАК СРЕДСТВО ВСЕСТОРОННЕГО РАЗВИТИЯ РЕБЁНКА»

МАСТЕР-КЛАСС ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ ПО РОБОТОТЕХНИКЕ«РОБОТОТЕХНИКА КАК СРЕДСТВО ВСЕСТОРОННЕГО РАЗВИТИЯ РЕБЁНКА»Цель: познакомить родителей с конструктором Lego WeDo 2.0. Помочь собрать и запустить ...