Выступление для родителей младшей группы
консультация (младшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Бакчага ияләшү чоры

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie_dlya_roditeley_mladshey_gruppy.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен доклад.

Бакчага ияләшү чоры.

Безнең кечкенәләр төркемендә быелгысы елны 21 бала йөри. Группа ике төркемгә бүленгән: беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме.Ел да төркемебезгә яңа балалар кабул ителә. Быелгысы елны да төркемебезгә яңа унбер бала аяк басты.

Бу чор баланың  томыш юлында беренче баскычы.Әти-әнисе белән генә аралашып ияләшкән балага яңа тормыш,бөтенләй белмәгән апалар  белән аңлашырга,яшьтәшләре белән уртак тел табырга туры килә.

Сентябрь ае безнең бакчабызның да яңа балалар кабул итеп ,аларны бакча тормышына ияләштерү чоры.Бу әти- әниләр өчен дә,бакча өчен дә бик җаваплы чор. Чөнки, һәр баланың характерын,үзенә генә хас сыйфатларын, сөйләшә дә белмәгән бала белән уртак тел табып,аның якын дустына әверелеп ,аны бакча тормышына алып кереп китәргә кирәк.

Быелгысы килгән балаларны бакчага авыр ияләште дип, әйтә алмас идем мин. Чөнки , бакчабызга килгән һәр яңа бала да бакча режимына тиз арада ияләште.Килгән көннәрне алар гаршокка килә, кашык тотып ашый,яшьтәшләре белән аралаша,уйный белмиләр иде.Хәзергесе көндә  алар үз урындыкларын таный,үзләре ашый,үзләре бер-берсеннән күреп киенергә- чишенергә өйрәнеп маташалар.

Без балалар белән иртәнге ашка кадәр гимнастика ясыйбыз. Балалар гимнастикага бик теләп басалар.Иртәнге аштан соң, шөгыльләргә утырабыз.Безнең шөгыль төрләре:рәсем,сөйләм үстерү,танып белү,кисеп ябыштыру,әвәләү,төзү,музыка,матур әдәбият,физкультура. Икенче кечкенәләр төркеменнән математика шөгыльләре дә үткәрелә башлый.Балалар  белән шөгыльләргә утырырга өйрәнеп киләбез.Аларга бик ошый.Балаларның шөгыльләре белән танышып барырга теләгән ата-аналарга безнең “Ата-аналар “почмагында шөгыльләр челтәре эленеп тора.Эшләгән рәсемнәре,әвәләгән әйберләре белән таныштыру өчен  “Безнең эшләр” почмагы бар.

Шөгылләрдән калган вакытларны без уеннар белән үткәрәбез.Әлегесе вакытта уенның  мәгънәсен аңларга,максатын үтәргә өйрәнеп киләбез.

Уеннар берничә төркемгә бүленгән- сюжетлы уеннарга: “Чәчтараш”,”Сырхауханә,” “Кибетче”, “Гаилә”, “Ашханә” уеннары керә. Бу уеннар олылар тормышын чагылдыра.Алар уен вакытында үзләре рольләргә буленеп уйнарга яраталар. Кемдер –әни,кемдер кибетче, кемдер пешекче,кемдер табиб булырга теләкләрен белдерәләр.Төркемебездә кибет,гаилә,ашханә,сырхауханә,чәчтараш кебек почмаклар булдырылган.

Шулай ук, дидактик уеннар да балалар тарафыннан бик яратып уйнала.Моңа өстэл уеннары: пазлылар ,мозайка,парын тап,рәсемнәрне охшашлыгы буеча төзе һәм башка күп уеннар керә. Бу уеннар балаларның хәтерен яхшырта,уйлау сәләтен үстерә.

Хәрәкәтле уеннарга- “Мәче- тычкан”,”Ябалак,тычкан” һәм “Чебиләр,тизрәк килегез”,”Аю абзый” һәм башка күп уеннар керә. Йөгерүле уеннар балалар өчен бигрәк тә теләп уйналына.Мондый уеннар балаларның сәламәтлекләре өчен бик файдалы.

 Мондый уеннардан кала балалар әкиятләр тыңларга бик ярата. Бармак курчаклары белән күрсәтелгән әкиятләрне алар көннәр буе тыңлап утырырга риза.

Без балалар белән  бармак курчакларын һәм өстәл рәсемнәрен кулланып әкиятләр куярга өйрәнәбез. Аларга бик тә ошый. Алар үзләренең фантазияләрен кушып төрле әкиятләр уйлап чыгарырга яраталар.

Безнең икенче кечкенәләр төркеме өчен эш дәфтәрләре алынды. Без бу дәфтәрләр белән эшне башлап җибәрергә җыенабыз. Математика дәфтәре балалар өчен кызыклы, рәсемле биремнәр белән эшләнелгән. Ә, язу дәфтәрләрендә штрихлар буенча йөртеп, ручканы дөрес тотып,кырыйга чыкмыйча, рәсемнәр ясарга өйрәнәбез.

Рәхмәт, ата-аналар да һәрдаим бакчабызга  ярдәм кулы сузырга әзер торалар. Быелгысы  ел дәвамында да бер-беребезне аңлап,бер-беребезгә булышып эшләргә һәм яшәргә язсын. Балаларыбыз  сау- сәламәт,акыллы,  игелекле, балалар булып үссенннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ВЫСТУПЛЕНИЕ для родителей ясельной группы на тему «Значение игрушек в познании ребёнком окружающего мира»

В выступлении говорится о том, что главной особенностью игрушки является то, что в ней в обобщенном виде представлены типичные черты, свойства предмета, в зависимости от которых ребёнок, играя, воспро...

Семинар-практикум для родителей младших групп на тему: "Развитие речи младших дошкольников"

Цель: Раскрытие значения речи во всестороннем развитии личности ребёнка....

Консультация для родителей (младшая группа) «Развитие речевой активности детей младшего дошкольного возраста».

В развитии речи ребенка ведущую роль занимают взрослые: семья (родители) и воспитатель в детском саду. От культуры речи взрослых и от того, как они разговаривают с ребёнком, сколько времени уделяют ре...

сценарий выступления матрешек в младшей группы на "Ярмарке".

Завершение годового проекта в саду по Финансовой грамотности. Итоговое общесадовское мероприятие "Ярмарка". Каждая группа выбрала для себя тему и своими руками выполняла поделки для ярмарки ...

Консультация для родителей младшей группы "Зимние игры и развлечения" статья (2 младшая группа)

Консультация для родителей содержит виды игр с детьми на прогулке зимой....