Реферат .
статья на тему

Телем минем!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл referat_shaeh.docx36.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

“Түбән Кама педагогия колледжы” һөнәри урта белем бирүче дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.

Реферат

Ленар Шаех иҗаты һәм аның тәрбияви потенциалы, көче, үзенчәлеге, әһәмияте.

                                                                                     Ахметова Нәкыя Илдусовна

Түбән Кама шәһәренең

29 нчы номерлы балалар

бакчасы тәрбиячесе.

2014 ел.

Эчтәлек.

Кереш ..................................................................................................................... 3

  1. бүлек. Балалар әдәбиятында Ленар Шаехның иҗаты................................... 4

1.1 Ленар Шаехның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү................  4

1.2 Шагыйрь иҗатында тема төрлелеге.............................................................  6

2 бүлек. Ленар Шаех шигъриятенең тәрбияви үзенчәлекләре......................    7

Йомгаклау...........................................................................................................    8

Әдәбият исемлеге...............................................................................................    9

2

Кереш.

Хезмәтемнең үзәк темасы булып “Ленар Шаех иҗатының тәрбияви роле” алынды. Иҗатында заманча проблемалар тора. Әлеге шәхесне өйрәнергә, ачарга, укырга кирәк. Ә инде тәрбияви үзенчәлекләренә килгәндә, тәрбияви мәсьәләсе, бигрәк тә балаларга кагылганда, шулай ук мөһим “Бүгенге көндә тәрбия мәсьәләрен яктырткан әсәрләр, шигырьләр сирәгәя башлады. Шуңа күрә сайлаган теманы кирәкле һәм мөһим дип саныйм.

Теманың актуальлеге: Ленар Шаех иҗатын, шигырьләрен өйрәнеп махсус нәтиҗәләр ясап чыгарылган хезмәтләр юк. Ләкин аның шигырьләре актуаль, кирәк.

Теманы тикшерү дәрәҗәсе турында сүз барганда, балалар әдәбиятенең тәрбияви үзенчәлекләре күп өйрәнелгән, төрле хезмәтләр язылган. Кайбер үзенчәлекләрне Ленар Шаех иҗатында да күрергә мөмкин. Мәсәлән: ялкаулардан көлү, батырлыкны күрсәтү, тапкыр, җитез булырга өндәгән шигырьләре күп.

Эшнең максаты булып Ленар Шаехның иҗатының тәрбияви ролен күрсәтү тора. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Л.Шаехның балалар өчен чыккан китапларын туплау һәм өйрәнү.
  2. Л.Шаех турында чыккан тәнкыйди, фәнни әдәбият белән танышу.
  3. Шагыйрьнең әсәрләрен күзәтү нигезендә темаларны ачыклау.
  4. Л.Шаех шигырьләрендә тәрбияви үзенчәлекләр.

Әлеге хезмәт татар балалар әдәбияте өлкәсендә алып барылды.

Тикшерү объекты булып Ленар Шаех иҗаты алынды. Тикшерүнең предметы булып аның иҗатында тәрбияви мәсьәләләр торды.

Хезмәт – кереш, төп өлеш, төп өлеше үзе ике бүлектән, әдәбият исемлегеннән тора.

3

1 бүлек. Балалар әбиятында Ленар Шаехның иҗаты.

Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (Татарстан китап нәшрияты, 2005), “Керпе ничек энәле булган?” (“Мәгариф” нәшрияты, 2007) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (Татарстан китап нәшрияты, 2008) дип исемләнгән җыентыгында исә аның лирик, фәлсәфи һәм сатирик шигырьләре урын алган.

     Шигырьләре төрледән төрле: формалары да, тематикасы да, тел-стиль үзенчәлекләре дә... Образлылык ягыннан да, жанр нисбәтеннән дә үз-үзен кабатламаска тырыша. Балалар шигъриятендәге эзләнүләре дә кызыклы гына.

     Ленар Шәехнең “Авылдан килгән мендәр”  китабындагы шигырьләре төрле яшьтәге балаларга адресланган. Аларда – мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар да, гаиләдәге мәнәсәбәтләр дә, Дуслык, Дөреслек турында уйланулар да чагылыш тапкан.

  1. Ленар Шаехның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү.

       Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда “Безнең гаилә” дип исемләнгән тәүге шигырен яза.

       1999-2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә укый. Аның әсәрләре бер-берартлы республика матбугатында күренә башлый. “Сабантуй” газетасында “Сөйгәнем” дип исемләнгән шигыре дөнья күрә. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә.

        Педагогия көллиятен тәмамлагач, 2002-2007 елларда Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала.

      Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә

4

уку йортының  легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. у лук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.  2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.  Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004-2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005-2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның “Kleineweltzeitung” газетасында дөнья күрә.

      2008 елда Л.Шәех төзегән “Нәҗип Газизов” (Татарстан китап нәшрияты) исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның “Макаренко”сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918–1977) якты истәлегенә багышланган. 

     Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”, “Чаян”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Молодежь

Татарстана”, “Салават күпере”, “Мәйдан”; Башкортстанның “Тулпар”,

“Шоңкар”, “Йәшлек”, “Кызыл таң”, “Әллүки” кебек газета-журналларында даими басыла.  

       2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

Л.Шәех – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

5

1.2 Шагыйрь иҗатындагы тема төрлелеге.

Ленар Шаехның шигырьләрендә темалар күп төрле. Шагыйрь табигатькә сак караш тәрбияләү турында да яза. Мәсәлән “Уңай сыйфатлар”, “Күлдә” шигырьләре. Шулай ук “Ни өчен куянның колагы озын?” әкиятендә шагыйрь табигатькә соклана, ике зур җәнлекне чагыштыра, куянның куркаклыгын күрсәтеп бирә. Шагыйрь иҗатында кызыклы, мавыктыргыч шигырьләр дә күп: “Каратист”, “Торт”, “Башым катты”.

Хезмәт темасы, хайваннар дөньясы, “Безнең ишегалдында” китабында күрсәтелгән. Ленар Шаех үзенең иҗатында балалар тәрбияләү, хезмәтне яратып үсәргә, шулай ук бала булып кала белергә, тапкыр, югалып калмаска, мәрхәмәтлек темаларына таянып эш иткән.

Ленар Шаех иҗатында авыл турында, авыл тормышына кагылышлы бик күп шигырьләр бар. Шигырьләре бик кызык, мавыктыргыч итеп язылган.

       Яшь булуына да карамастан, Ленар берничә китап та чыгарырга өлгерде. Өлкәннәр өчен дә, балаларга атап та.  Аның мәхәббәт шигырьләренә дә еш кына нечкә шаянлык-наянлык, үткен сүз уйнатулар килеп керә. Ул үзенең сагышлы, моңсу хисләрен дә нечкә юморга төреп бирә белә. Монысы да шигырьләрен бизи торган матур сыйфат. Шулай ук йомшак шигырьләре дә очрый. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк: тавык та бит кыткылдаган саен алтын йомырка салмый. Шигъри хилафлыклар классикларда да тулып ята. Ә камиллекнең аның чиге булмый, эзләнүләр, табулар, югалтулар гомер буена дәвам итә. Аның язмалары укучыларны үзенә җәлеп итә, бәхәсләр уята... Һәрхәлдә битараф калдырмый. Чөнки ул үз сүзен әйтә белә, үткәрерлек итеп яза белә.

Әлбәттә, шагыйрьне борчулы, фаҗигале хәлләр дә, тарихның шомлы

мәлләре дә тетрәндерә. Ләкин ул бу хакта язганда истерикага бирелми, сукранмый-сүгенми, теш шыгырдатмый. Шагыйрьнең кичерешләре ипле, алар, матур, җылы сүзләр булып күңелеңә керә.

       Ленар Шаех затлы серләрен белә. Көндәлек тормыш ыгы-зыгысыннан тинтерәгән күңелне затлы сөйләм сафландыра, терелтә. Чын шигырьнең бөек

көче әнә шунда. Шагыйрь шигырьләрен фәлән-фәлән яшьтәге кешеләр өчен дип

6

аерып язмый. Укучының ничә яшьтә булуы, аның тормыш тәҗрибәсе мөһим түгел...

Ленар Шаех турында чыккан кайбер тәнкыйди – фәнни әдәбият белән таныштым, алар күбрәк интернетта һәм әңгәмә формасында. И.Юзеев шагыйрь турында менә нәрсә ди: “Ленар башкалардан йөз саескан арасындагы сыерчык кебек аерылып тора иде. Үзенчә сайрарга омтылуы миндә өмет уятты. Әлегә мин Ленарны “бөре ачкан зирек” хәләтендә күрәм. Колач җәйгән зирәкләрнең матур шаулавын еракларга ишеттереп, шигъриятнең авыр юллаыннан барасы да әле барасы.”

2бүлек. Ленар Шаех иҗатаның тәрбияви үзенчәлекләре.

      Ленар Шаех үзенең иҗатында балаларның өлкәннәргә карата мөнәсәбәтен, ихтирамлы, инсафлы булып үсүләренә, өлкәннәргә карата хөрмәт, гаилә темасына кагылышлы шигырьләре дә шагыйрьнең иҗатында бик актуаль, тормышчан. Мәсәлән, “Әнинең киңәше” шигырендә, әни кызын тегергә, чигергә өйрәтә. “Сает бабай” шигырендә шагыйрь “хәрәкәттә-бәрәкәт” дип, хемәтне мактый. Бабай сиксән яшьтә булуына карамастан ул шук, шаян, тырыш, тапкыр итеп сүрәтләнгән. Эшләгән эшләренә сокланып, егетләргә сөенеп яшәгән Сәет бабай образы күрсәтелгән. Шагыйрьнең “Авылдан килгән мендәр” җыентыгында төрле темаларга язылган шигырьләре урын алган. Ел фасылларына кагылышлы шигырьләр, бишек җырлары да чагылыш тапкан. Үзенең шигырьләре аша шагыйрь тәрбияләп кенә калмый, белемнәрен арттыра һәм сөйләм телен камилләштерергә алына. Л.Шаехның шигырьләре балаларга аңлаешлы,

мавыктыргыч, яттан өйрәнү өчен җиңел.

      Ленар Шаехның шигырь китабына күз салсаң, мәсәлән “Җылытасы килә дөньяны!...”. Яшәгән дөньяны җылытырга этәргеч ясый. Язган шигырьләр бөтен дөньяны җылыта алмас, әлбәттә. Әмма ул күңелләрне җылыта, ә күңеле җылы кешеләр дөньяны җылыта.

 Күп кенә шигырьләре көйгә салынган, халык яратып җырлый, тыңлый. Берсеннән- берсе мәрхәмәтле, берсеннән - берсе шәфкатьле

7

җырлары белән халык күңеленә кереп урнашты шагыйрь. Аның җанга шифа бирә  табигатькә, матурлыкка багышланган шигырьләре күп: “Җәй үтеп бара сыман”,  “Биек таулар, киек таулар көтә сыман”, “Көзләр” һ.б.

  «Җил каян килә?» китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы

фәнни-популяр басма булып тора. Аның шигырьләре балаларны, дуслыкка, яратырга, мәрхәмәткә өйрәтүче, тугры юл күрсәтүче булып торалар.

Йомгаклау.

Л.Шаехның шигырьләре тапкыр, җитез булырга өнди. Ул аларны шаян  шигырьләре  аша күрсәтә. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. 

      Максатыма ирешү өчен үз алдыма куелган бурычларны иҗат һәм тормыш юлын танышудан башладым, балаларга язылган әсәрләре белән таныштым, аларны анализлап нәтиҗәләр чыгардым.

      Ленар Шаехның шигырьләрен кичәләрдә, саф һавада күзәтү вакытында, бәйрәм чараларында кулланырга була икәнлеген күз алдымда тотам. Ленар Шаехның шигырьләре телебезнең матурлыгын, байлыгын аңарга, аның сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, тыйнаклылык, шәфкатьлелек сыйфатлар булдырыга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

      Һәр тәрбиячегә Ленар Шаехның шигырьләре файдалы кулланма булып хезмәт итәр.

8

Әдәбият исемлеге.

  1. Гәрәев М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. -2004. - №3. -66. 
  2. Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. - 2009. -17 июль
  3. Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. - 2009.- 5 июнь
  4. Юзеев  И. Җанда - бер чәчәк... // Казан утлары. - 2004. - № 4. - 1146. 
  5. Шаех Л. “Авылдан килгән мендәр” // Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2005 ел.
  6. Шаех Л. “Безнең ишегалдында” // Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2012 ел.
  7.  Юзеев И. Кереш сүз // Сабантуй. - 2001. -10 нояб. 
  8. Шамиль М. Коллеги «Казанского университета» // Казанский университет. -2006. -№13-14 (авг.). Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты.

9


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Реферат на тему: "Методика формирования грамматически правильной речи детей"

Своевременное формирование грамматического строя языка ребенка является важнейшим условием его полноценного речевого и общего психического развития. поэтому, содержание и методика работы с детьми на р...

Реферат "Психическое развитие и ведущая деятельность"

Реферат раскрывает, что главной ведущей деятельностью детей является игра. отражена роль игры в психическом развитии ребенка. Задача воспитателя- уделять больше внимания играм детей....

Реферат "Духовно-нравственное здоровье педагога как основа его профессиональной культуры

Реферат взаимосвязан с проектом "Любимый город Клин" и реализован как итоговый практико-значимый проект по академическому модулю "Образование и общество. Актуальные проблемы психолого-педагогической н...

Реферат "Развитие речи дошкольников в процессе экологического воспитания"

Статья расчитана на воспитателей, может быть использована для сообщения на педсовете или для консультаций воспитателей....

Олимпийские игры в Москве. Итоги и значение. Реферат

МОСКОВСКИЙ ИНСТИТУТ ОТКРЫТОГО ОБРАЗОВАНИЯ             Кафедра физического воспитания       Реферат по истории физической культуры   Тем...

Реферат на тему" Народное декоративно - прикладное искусство в эстетическом воспитании дошкольников"

Обощение опыта работы по ознакомлению детей с народным декоративно - прикладным исскуством и его роль в эстетическом воспитании дошкольников....