Китапны саклагыз
консультация на тему

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Китапны саклагыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitapny_saklagyz.docx27.89 КБ

Предварительный просмотр:

Китап – киңәшчең синең, 

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

 

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

                    Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=407060558-59-72&n=21

Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

Көн дә укы син аны:

                                     Китап – якын дустың ул.

                                            Синең сорауларыңа

                                           Җавап биреп торсын ул!

Әти – әниләргә

киңәшләр

  • Китапка кызыксынуны кече яшьтән үк тәрбияләгез.
  • Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар сатып алырга тырышыгыз.
  • Күбрәк бергәләп укырга тырышыгыз.
  • Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз.
  • Балагызга китап авторы турында сөйләгез.
  • Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз.
  • Гаиләгез китапларын саклап, балагызда китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез.
  • Балагызга китаплар бүләк иткәндә изге теләкләр язып бирегез. Еллар үткәч, балагызның хәтерендә туган өй, әти-әни белән бәйле бәхетле мизгелләре искә төшәр. Ул сезгә мең рәхмәтле булыр.

       

      Балаларга  киңәшләр

  • Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.

  • Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

  • Ашаганда китап укырга ярамый.

  • Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан, корткычлардан сакларга кирәк.

  • Китап битләрен бөкләргә ярамый.

  • Китапның ертылган битләрен ябыштыр.

Мәкальләрне бергәләп өйрәник

  • Китаплы гаилә – бәхетле гаилә.

  • Китап – белем чишмәсе.

  • Уку кешене күзле итәр.

  • Яхшы китап – гомерлек дус.

  • Китап – акыллы киңәшче һәм якын дус.

  • Китапның белмәгәне юк.

  • Күп укысаң, күп белерсең.

  • Укымаган бер телле,

укыган ике телле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

"Табигатьне саклагыз!"

quot; Табигатьне саклагыз!" экологик әкияте...