"Табигатьне саклагыз!"
материал (подготовительная группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

" Табигатьне саклагыз!" экологик әкияте

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatne_saklagyz.docx20.03 КБ

Предварительный просмотр:

“Табигатьне саклагыз!” экологик әкияте.

Бурычлар: Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә, аның кадерен белергә өйрәтү; табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату.

Күзәтүчәнлекне, үз фикерен әйтә белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү.

Жиһазлау: Декорация  өчен агачлар, агач төпләре, гөмбәләр, чәчәкләр, язмада кошлар тавышы, балалар ташлап калдырган чүпләр.

Катнашалар:

Ял итүче 2 малай һәм 2 кыз

Керпе

Кошлар

Су анасы

Шүрәле

Музыка яңгырый. Чәчәкләр биюе.

2 малай, 2 кыз рюкзаклар асып, көлешә-көлешә керәләр.

 1 нче кыз: Карагыз  әле нинди матурлык!

2 нче кыз: Бик озак эзләдек бу аланлыкны.

1 нче малай: Менә  монда рәхәтләнеп  ял итәчәкбез инде...

2 нче малай: Син аргансың ахыры,  рюкзагың да бик зур күренә. Бушатабыз  әйдә, ашыйбыз.

1 нче кыз: - Мәгез конфетлар, “Магнит” тан үзем сайлап алдым,  сыйланыгыз дускайларым.

1 нче малай: -Чоко пай  бик тәмле. Әни кичә генә “Алинә” кибетеннән алып кайтты.   Мәгез, сыйланыгыз!

2 нче малай: - Синең согын бармы, бир әле.(Эчеп бетергәч, шешәсен ташлыйлар, ватыла)

1 нче кыз:  Сыйланып алдык. Минем әнә теге аланга барып чәчәкләрдән букет җыясым килә.

1 нче малай: Ерак түгел елга бар, әйдәгез, суга таш атып уйныйбыз.

2 нче кыз: Ә минем  күбәләкләр тотып уйныйсым килә. Әйдәгез, шунда барабыз.

2 нче малай: Әйдәгез, киттек. (Агач арасында качып торган Керпе чыга ).

Керпе: Ай-яй нинди тәртипсез балалар! Аланлыкны бөтенләй танып булмый.

Кошлар очып керәләр.

1 кош: Күрегез әле сез мондагы тәртипсезлекне! Үләннәрне таптап бетергәннәр.

2 кош:  Чәчәкләрне тамырлары белән өзеп алганнар.

3 кош: Бөтен җирдә чүп-чар аунап ята.

Керпе: Моны болай гына калдырырга ярамый. Берәр чарасын күрергә кирәк.

 ( Балалар кире әйләнеп киләләр)

1 нче кыз: Без бик күңелле ял иттек.

2 нче кыз:  Менә мин нинди матур букет җыйдым.

 1 нче малай: Бөтен кошларны, балыкларны, хайваннарны куркытып бетердек. Ә суга ташны  иң ерак мин ыргыттым.

2 нче малай: Бик рәхәт булды  монда име  беркем дә комачауламый, ачуланмый.

1 нче малай:  Әйдә, музыкаңны кабыз, биибез. (Бииләр. Музыка ахырында  бер  малай кычкырып җибәрә)

 1 нче малай: Ай-ай-ай  аягым, аягым авырта!

Барысы бергә: Нәрсә булды, нишләдең?

1 нче малай: Аягыма пыяла кисәге керде.

1 нче кыз: Коткарыгыз!

2 нче малай: Ярдәм итегез!  

2 нче кыз: Нишлибез инде хәзер? Керпе чыга 

Керпе: Нәрсә булды? Нигә  шулай кычкырасыз?  Менә, балалар, үзегез казыган чокырга үзегез үк төштегез. Әйтегез әле,  дөрес эшләдегезме сез шулай табигатьне пычратып?  

Барысы да (башларын иеп, әкрен генә):  Ю –ю - к

(Кошлар керә, берсенең канаты бәйләнгән)

1 нче кош: Аланлыкта тынычлыкны бозып кемнәр йөри?

2 нче кош: Сез безнең  дустыбызга таш атып, аның да канатын авырттырдыгыз.

3 нче кош: Синең аягың авырткан кебек, аның  да канатлары би-и-ик авырта.

4 нче кош: Ярый әле Керпе очрады, ул ярдәм итте.

 (Усал кыяфәттә Су анасы белән Шүрәле чыгалар, балаларга якынрак килеп)

Су анасы: Кайсыгыз минем елгадагы балыкларны таш атып  куркытты?

Шүрәле: Сезме ул урмандагы яшеллекне таптап бетерүчеләр? Тукай һәм Былтыр исемле малайлар мондый явызлыклар эшләмиләр иде. (Балалар янына якынрак килеп)

1 нче кыз: Без үзебезнең ялгышны аңладык, зинһар кичерегез безне.

1 нче малай: Гафу итегез безне.

2 нче малай: Хәзер чүпләрне җыярбыз.

2 нче кыз: Мин дә чүпләрне җыярга булышам. (Чүпләрне җыялар)

1 нче малай: Без сүз бирәбез, башка андый начарлыклар эшләмәбез.

2 нче малай:  Кошларны, балыкларны куркытмабыз. Кагыйдәләрне  төгәл үтәрбез.

Керпе: Безнең табигатебез бик бай һәм матур. Шуңа күрә без бу табигать байлыгын саклый белергә тиеш.

2 нче кош: “Бердәмлектә –көч”, - диләр бит.

3 нче кош: Бергә булганда гына  без, барын да булдырачакбыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Китапны саклагыз

Китапны саклагыз...

Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"

"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...

ТАБИГАТЬНЕ БЕЛҮЧЕЛӘР

Систематизировать знания о природе через экологические игры ...

Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...