ТАБИГАТЬНЕ БЕЛҮЧЕЛӘР
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Гареева Илгиза Саматовна

Систематизировать знания о природе через экологические игры

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_shogyl.docx21.43 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районыныӊ «Салават күпере» 34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия – белем бирү муниципаль оешмасы

ТАБИГАТЬНЕ БЕЛҮЧЕЛӘР

ЭКОЛОГИК УЕН

Тәрбияче: Гареева И.С.

Табигатьне белүчеләр .Экологик уен .

Максат:

1.Балаларныӊ табигать турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу.

2.Балаларныӊ логик фикерләвен, хәтерен, тапкырлыгын үстерү .

3.Уенда катнашучылар  арасында дуслык, үзара ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дидактик җыелмалар - «Йорт хайваннары», «Кыргый хайваннар», «Йорт кошлары», «Ел фасыллары».

Уенныӊ кагыйдәләре:

1.Уен барышында бер-береӊә җавапны әйтмәскә.

2.Җавапны белгән бала кулын күтәрә.

3.Җавапны белмәсәӊ, уенны иптәшеӊә күчер.

4.Барлык уенчыларны да бүләк көтә.

Уен 3 турда узачак. Сайлап алу турын башлыйбыз. Белгән бала кулын күтәрә.

Табышмаклар.

1.Тегүче түгел, ә энәләре бик күп. (керпе)

2.Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. (аю)

3.Су буенда ята, кычкыра «бака-ка-ка». (бака)

4.Идән астында яши, песидән курка. (тычкан)

5.Койрыгы сырлы, хәйләсе күп төрле. (төлке)

6.Сулар бозлана, бу кайчан була? (кышын)

7.Аяксыз, кулсыз җәтмә кора. (үрмәкүч)

8.Ашыйсы килсә, мөгри, туйса- ята да күши. (сыер)

9.Яз килсә -киенә, көз килсә-чишенә. (агач)

10.Суда яши, көмеш күлмәк кия. (балык)

Беренче тур.

-Беренче турны башлыйбыз. Игътибарлы, зирәк булыгыз. Беренче сорау!

1.Кайсы җәнлекнеӊ энәләре бар? (керпе , ехидна)  

2.Урманда кайсы  хайваннар кыш буе йоклый? (аю, керпе, бурсык)

3.Агачлар кайчан яфрак яралар? (язын)

4.Арыслан нинди хайван? Кыргыймы яки йорт хайванымы?

5.Кырдан һәм бакчалардан уӊышны кайчан җыеп алалар? (көзен)

6.Кайсы йорт хайваныныӊ мөгезләре һәм тояклары бар? (үгез, сыер, кәҗә, сарык, як, болан)

7.Кайсы хайванны озын колаклы дип була? (куян, ишәк)

8.Көз көне агачларныӊ яфраклары нинди төстә була? (кызыл, сары)

9.Каен башка агачлардан нәрсәсе белән аерылып тора? (кәүсәсе ак төстә)

Икенче тур.

Тактада төрле рәсемнәр . Шулар буенча сораулар бирелә.

1.Кыргый хайваннарны табып күрсәт.

2.Йорт хайваннарын табып күрсәт.

3.Бу кошларныӊ балалары ничек атала? (бәбкә, чеби, чебеш)

4.һәр әнигә үз баласын табарга булсын.

Аларныӊ исемнәрен әйт (сыер-бозау, ат-колын, сарык-бәрән, кәҗә-бәти, эт-көчек)

5.Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

6.Табигатькә ярдәм күрсәтүчеләр сурәтләнгән картинаны табып күрсәт.

7. Кешеләр янында яшәүче хайваннарны табып күрсәт. Нәрсәләр? Кошларны ата.

8.Урманда яшәүче хайваннарны табып, исемнәрен әйт.

Өченче тур.

1.Бездә кышлаучы кошларны сана.

2.Кайсы агачныӊ энәләре керпенеке кебек?

3.Эткә кушамат тап.

4.Куян кышка ничек әзерләнә?

5.Тиен кайда яши?

6.Нинди агач кышын да, җәен дә яши?

7.Түтәлдә нәрсәләр үсә?

8.Кошлар өчен ясалган өй ничек атала? (сыерчык оясы)

9.Кошларга кышын нәрсәләр бирергә була?

Финал уены.

Алдагы турда җиӊгән балалар катнаша. Табышмакларныӊ җавапларын өстәлдәге уенчыклардан табып күрсәтергә.

1.Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия.

2.Кош түгел, оча.

   Ябалактан курка,

   Чикләвекне ярата

   Сызгырса урманны яӊгырата. (тиен)

3.Эссе җирләрдә яши,

   Озын муены белән сузылып,

   Агач яфракларын ашый. (жираф)

4.Сарыдыр төсе,

   Үткендер теше,

   Урманда йөри,

   Бозаулар эзли. (бүре)

5.Төне буе ауда йөри,

   Көне буе йоклап ята. (песи)

6.Бәләкәй генә буем бар,

   Әйләндереп кигән туным бар. (бәрән)

7.Сабан туенда узыша,

   Авылымда булыша,

   Утырдым исә биленә,

   Илтә кирәк җиремә. (ат)

Суперуен.

Җиӊүче чакырыла. Ике биремнеӊ берен сайлап ал.

1.җыр җырларга.

2.шигырь сөйләргә.

Җиӊүчегә табигать турында китап бүләк ителә, ә калганнарга – наклейкалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"

"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...

Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...

"Кеше-табигатьнең бер өлеше"

quot;Кеше- табигатьнең бер өлеше"...