" Саклыйк без табигатьне"
учебно-методический материал по окружающему миру (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

стихотворения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_19.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

                               “ Саклыйк без табигатьне”

1.Борын- борын заманда  бик күп агачлар үсте:

Зифа буйлы каеннар, таллар,  юкә, имәннәр.

Өрәңгеләр, усаклар,  мәңге яшел чыршылар.

Шаулап үскән агачлар тирә – якка ямь бирде.

 Аларның ышыгында  авыл халкы ял итте.

2.Көз җиттеме Туган якны бизәп -

 Керде алар алтын төсенә.

Ә кышларын ак шәл ябындылар -

Язын шаулап яфрак ярдылар.

Ераклардан очып кайткан кошлар

 Агачларда оя кордылар.

3.Беркөн шулай пычкылылар килеп

 Агачларны кисеп киттеләр.

Гасыр буе үскән агачлардан -

Бары төпләр утырып калдылар.

4.Бушап калды авыл  урамнары

Юк шул инде матур агачлар...

Авылыбызны  сагынып кайткан якташларны –

Каршы алган зифа каеннар.

5.Табигатьне саклыйк, яклыйк диеп

Өйрәтәләр безгә апалар.  

Ә  үзегез нәрсә эшлисез  соң?

Уйлап карагыз сез кешеләр!

6. Урам уртасында елап- сыкрап

Җирдә ята горур каеннар.

Ояларын эзләп тирә – якта

Очып йөри бик күп кошчыклар.

Утыртырмы бала киләчәктә агач?

Юк, утыртмас инде ул аны.

Чөнки инде аның күз каршында

Күпме агач кисеп ташланды!

7.Соңгы кабат язны каршылаган каен

Мәңге чыкмас минем хәтердән.

Киләчәктә без карарбыз аны

Китаптагы матур рәсемннән.

8.“ Кисмик әле әйдә, агачларны” !!!

Үссен аларшаулап җилләрдә!

“ Үскәч мин дә агач утыртырмын

Туган якны бизәп- матурлап!

9.Шаулап үссен иде ак каеннар

 Авылыбызны бизәп, матурлап.

Җир – анабыз елап сыкрамасын

Агачларда кошлар сайрасын!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изге мирасыбызны саклыйк.

Балаларны һөнәрләр белән кызыксынуларын үстерү. Әти - әниләрнең, әби - бабаларның хезмәтенә, һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Яшеллекне саклыйк

табигатне саклау...

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"

"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...

Табигатьне саклыйк

Табигатьне саклыйк!...