Яшеллекне саклыйк
материал по окружающему миру на тему

Муртазина Фания Габдулхаевна

табигатне саклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon паркка сәяхәт24.5 КБ

Предварительный просмотр:

          Яшеллекне саклау.                                        Муртазина Ф.Г.

Максат:Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату; куакларны,агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгын

төшендерү.

Ярдәмлек: рәсемнәр, агач ботагы.

Барышы: Исәнмесез,балалар, хәерле көн.  Быелгы ел “Парклар һәм скверлар елы”дип

игълан ителде. Шунлыктан без сезнең белән бүген паркка сәяхәткә чыгабыз. Анда үскән агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр белән танышырбыз.

Ләкин башта парктан рөхсәт сорыйк. Кем шундый серле сүзләрне белә?

          1 бала: Паркка килдем

                       Зурлап башымны идем.

                      -Парк,-дидем- парк,

                       Мин сиңа килдем.

          2 бала: Мин эчкәрәк үтим,

                      Сукмакларыңда йөрим.

                      Чәчәк исләрен исним,

                      Матурлыгыңны күрим.

Тәрбияче: Без паркка кергәч, сезнең күзегез иң беренче нәрсәгә төште?

Балалар: Агачларга, чәчәкләргә.

-Ә сез нинди агачлар беләсез?

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа җавабын әйтерсез, без инде паркта нинди агачлар үсүен табышмакларның дөрес җавабыннан белербез.

 

                   1.Нинди агач җилсез шаулый?

Балалар: Усак агачы.

                   2. Җәй дә яшел, көз дә яшел,

                       Кыш та яшел шулай ук.

                       Энәләре күп булса да,

                       Җебе аның бер дә юк.

Балалар: Чыршы агачы.

                    3.Яшел шәлен ураган,

                       Үзе бөдрә, чәче юк.

Балалар: Каен агачы.

-Балалар,агачлар белән беррәттән паркта куаклар да үсә.Ә сез нинди куаклар беләсез?

Балалар: Гөлҗимеш, кура җиләге, чикләвек.

-Агачлар белән куакларның аермасы нәрсәдә?

Балалар: Агачлар –биек, куаклар-тәбәнәк.

Тәрбияче: Куак агачлары җимеш бирәләр, алардан күп төрле дарулар ясыйлар.

Менә паркка сәяхәтебез тәмамланып килә. Без әле паркка тагын килербез, кошлар сайравын, агачларның серле тавышларын тыңларбыз.Ә хәзер балалар парктагы агачлар белән саубуллашабыз.Сау булыгыз, рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изге мирасыбызны саклыйк.

Балаларны һөнәрләр белән кызыксынуларын үстерү. Әти - әниләрнең, әби - бабаларның хезмәтенә, һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...

Гореф-гадэтлэрне саклыйк

Балаларны элекке гореф-гадэтлэр бн таныштыру....

Әти-әниләр өчен доклад “Балаларыбызны саклыйк”.

ldquo;Баланы дөрес тәрбияләү – бу безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – бу безнең киләчәк кайгыбыз, бу безнең күз яше, безнең башка кеше алдында, бөтен ил алдында гаебебез”,...