Әти-әниләр өчен доклад “Балаларыбызны саклыйк”.
материал

“Баланы дөрес тәрбияләү – бу безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – бу безнең киләчәк кайгыбыз, бу безнең күз яше, безнең башка кеше алдында, бөтен ил алдында гаебебез”, - дип әйткән бөек рус педагогы А. Макаренко. “ Балалар – тормышның җанлы чәчәкләре”, - дип язган М. Горький. Хөрмәтле әти-әниләр шушы “җанлы чәчәкләрне” вакытында дөрес итеп, бар тырышлык һәм кәчебезне куеп тәрбия кылсак, “ачы әремгә” әйләндермәсәк иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg_doklad.docx14.67 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен доклад “Балаларыбызны саклыйк”

Әти-әнине куандырып, йөрәкләренә дәрт өстәп, бала дөньяга беренче авазын сала. Гөнаһсыз сабыйга әти-әнисе генэ түгел, әби-бабасы да шатланалар, нәселне дәвам итүче дип ышаналар. Ә киләчәктә бу бала нинди булыр? Моны берәү дә белми. Аның киләчәге  объектив һәм субъектив факторларга бәйле. Объектив дигәне шул: бала акыл һәм физик яктан сәламәтме, аңа нинди сәләт алшартлары, темперамент бирелгән. Субъективягы – тәрбия өлкәсе. Бу ике якның һәрберсе бик мөһим. Мәктәпкәчә яштәге балалар төп тәрбияне өйдә, әти-әниләреннән алырга тиеш. Нәниләр үзләренчә һәммәсен дә  аңлыйлар,чынбарлыкны хисләр аркылы кабул итәләр. Әти-әниләренең кәефен йөзләренә карап билгелиләр. Өлкәннәр үзара ачуланышсалар, ризасызлык белдереп елыйлар. Бала тормышында уенның роле зур. Бөек инглиз драматургы Вильям Шекспир: “Дөнья – театр, ә кешеләр аның актёрлары”, - дип әйтергә яраткан. Уен аркылы бала нәрсәнең нәрсә икәнен, мәсәлән, ватыламы-юкмы, катымы-йомшакмы, кайнармы-салкынмы икәнен белә. Курчакның эчендә нәрсә бар икән, дип аны вата да. Кыскасы, уен аркылы дөньяны таный...

  Кайчак бала шаярып өлкәннәрнең битен чәбәкли. Моңа юл куймаска, сабыйның игътибарын башкага юнәлтергә кирәк. Чөнки бу чәбәкләү киләчәктә миһербансызлык кебек кире сыйфатка нигез салу  ролен үтәргә мөмкин.Кыскасы, тәрбия күпкырлы, катлаулы процесс, анда вак-төяккә урын юк.

    Кайберәүләр, туганда баланың күңеле ак кәгазьне хәтерләтә, дип уйлыйлар. Бу – ялгыш караш. Чөнки туганда баланың темперамент, сәләт алшартлары була. Сәламәтлек ягын да истән чыгармаска кирәк. Темпераментны гына алыйк: холерик бала кызу канлы була, димәк, аның белән тынычрак сөйләшү җаен табарга кирәк. Меланхоликлар да аз хәрәкәтләнәләр, әмма эчке дөньялары холерикларныкы кебек, димәк, аларны да авыр сүзләр әйтеп җәберләмәскә кирәк. Авыру балага бик нык кыен, сабыйны дәваларга, аңа гел ярдәм кулы сузарга онытмыйк.

     Сәләт алшартларына килгәндә, болайрак: сәламәт акыллы балаларның барысы да нәрсәгәдер  сәләтле була. Берьюлы берничә сәләт алшартлары да булырга мөмкин. Әнә шуларны вакытында күреп, балаларны дөрес юлдан җибәргәндә,зур уңышларга ирешеп була. Әмма сәләт алшартлары булмаса, күпме генә тырышсаң да,әллә ни алга китеп булмый. Булган сәләтне үстерүнең төп ике шарты бар: баланың нәрсәгә сәләтле булуын мөмкин кадәр иртәрәк сиземләү; сәләт алшартларын талант итеп үстерү өстендә армый-талмый эшләү. Кайчак сәләт соңрак та ачыла. Мәсәлән, атаклы рус язучысы И. А. Гончаров олы яшендә “Обломов”, “Обрыв”, “Обыкновенная история” дигән романнарын бер-бер артлы иҗат итеп дөнягьа таныла.

Шулай да дөньяны танып белү өчен иң оптималь чор – баланың 3 - 5 яшьлек чагы. Ул чакта әле хәтер яхшы була.

  Әгәр кеше вакытында тиешле тәрбия-белем алмаса, киләчәктә моны кайтару,тутыру бик кыен була. Африкада, Һиндстанда кечкенә балаларны җанварлар урлап китеп, “тәрбия кылган очраклары” билгеле. Соңыннан аларны табып кешечә тәрбияләп карасалар да, “оптималь вакыт” үтүаркасында, кеше итә алмыйлар. Сөйләшергә генә дә өйрәтә алмыйлар. Югары уку йортларын соңлап тәмамлаучыларның да төпле белемнәре аз була. Шул ук вакытта кеше үзлегеннән белемен күтәреп, зур югарылыкларга да ирешергә мөмкин.

   Кечкенәләр зурлардан үрнәк алалар. Бала өчен әти-әни – идеал. Әлбәттә үзләрен әйбәт тотсалар.

    Китап – белем чишмәсе, хәзинәсе диләр. Бу дөрес сүз. Шуңа күрә,бигрәк тә бүгенге компьютер заманында, балада бик кечкенәдән үк “ китап сүзенә” ихтирам тәрбияләргә кирәк. Эшне кечкенәләр өчен чыгарыла торган төсле рәсемле китаплардан, журналлардан, әкият җыентыкларыннан башларга мөмкин. Китап сөйгән бала мәктәптә яхшы өлгерә, тормыш кагыйдәләрен тизрәк үзләштерә.

   Баланың анага булган мәхәббәте сәбәпләрен аңлатып торасы юк. Ана кулында чакта бала яхшы итеп сөйләшергә өйрәнә, йөзләрчә, меңнәрчә төшенчәне, аларның эчтәлеген үзләштерә.

   Еш кына балачак, мәктәпкәчә чор, кеше гомеренең старты буларак, киләчәк тормыш өчен хәлиткеч роль уйный. Әйдә, без һәммәбез дә сабыйларыбызны океан-диңгезләрне, сикәлтәле юлларны хәтерләткән олы тормыш юлына хәзерлик. Шул чакта җаныбыз, күңелебез тыныч булыр.

   “Баланы дөрес тәрбияләү – бу безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – бу безнең киләчәк кайгыбыз, бу безнең күз яше, безнең башка кеше алдында, бөтен ил алдында гаебебез”, - дип әйткән бөек рус педагогы А. Макаренко. “ Балалар – тормышның җанлы чәчәкләре”, - дип язган М. Горький. Хөрмәтле әти-әниләр шушы “җанлы чәчәкләрне” вакытында дөрес итеп, бар тырышлык һәм кәчебезне куеп тәрбия кылсак, “ачы әремгә” әйләндермәсәк иде.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изге мирасыбызны саклыйк.

Балаларны һөнәрләр белән кызыксынуларын үстерү. Әти - әниләрнең, әби - бабаларның хезмәтенә, һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Яшеллекне саклыйк

табигатне саклау...

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...

Гореф-гадэтлэрне саклыйк

Балаларны элекке гореф-гадэтлэр бн таныштыру....

Балаларыбызны кечкенә чакта тәрбиялик

                             (Әти-әниләр өчен консультация)...