Табигатьне саклыйк.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Табигатьне саклыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatne_saklayk.docx24.95 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Табигатьне саклыйк» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: Табигатькә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Күзәтүчәнлекне, үз фикерен әйтә белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, аның кадерен белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү (ФЦКМ)

Интеграль беем бирү өлкәләре: “Сөйләм үстерү, танып белү үсеше, сәнгатьле-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: слайдлар, рәсемнәр, нарат күркәсе, пластилин, әвәләү  тактасы.

Сүзлек өстендә эш: күчмә, кышлаучы, туендыручы.

Алдан үткәрелгән эш: матур әдәбият әсәрләре уку, табышмаклар әйтү, күзәтүләр, әңгәмәләр, уеннар.

Эшчәнлек барышы:

  • Исәнмесез, балалар, хәерле иртә. Кәефләрегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек.
  • Сезнең кәефләрегез яхшы булуга мин бик шат.
  • Әйдәгез, бергәләшеп без басыйк,

Матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып, бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле иртә теләп,

Шөгылебезне башлыйк.

Хәерле иртә, агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә табигать!

  • Балалар, табигать дигәч сез нәрсәне күз алдыгызга китерәсез?

(агачлар, үсемлекләр, үләннәр, кошлар, хайваннар, җир, су, һава).

  • Бик борынгы заманнарда кеше өчен табигать - бердәнбер өй булган. Кеше өй сала белмәгән, җанварларга ауга йөргән, балык тоткан, ашау өчен үсемлекләр җыйган.  Вакыт үткән һәм кеше күп нәрсәләргә өйрәнгән:өй салырга(агач һәм кирпеч), самолетта очарга,  хәтта космоска да очарга өйрәнгән.  Ләкин күп нәрсәләргә өйрәнсә дә, кеше табигатьсез яши алмый. Ни өчен?  (Чөнки кеше сусыз, кояшсыз, үсемлекләрсез, хайваннарсыз яши алмый)
  • Балалар, әйдәгез әле, без яши торган йортны табигать белән чагыштырып уйнап алыйк.
  • Тәрбияче.Ә безнең бүлмәдә табигать бармы?
  • Балалар.Әйе,гөлләр, һава,кояш нурлары.
  • Балалар  өй-табигать һәм гади өйне чагыштыралар.
  • Тәрбияче. Ни өчен безнең өйдә якты?
  • Балалар.Лампочка яктырта.
  • Тәрбияче. Лампочканы табигатьтә нәрсә белән чагыштырып була?
  • Балалар.Кояш белән.
  • (Балалар бер-берсеннән сорыйлар) Кояш ул яктыртып кына калмый, җылыта да., Фидан, ә өйдә нәрсә белән чагыштырабыз?
  • .Аны өйдә җылыткычлар,плитәләр белән чагыштырып була.
  •  Табигатьтә яңгыр ява.
  • Өйдә душлар бар.
  • Табигатьтә җил исә.
  • .Өйдә вентилятор.
  • Өйдә идән бар.
  • Табигатьтә җир, туфрак.
  • Өйдә идәнгә палас җәяләр.
  • Табигатьтә чирәм,үлән үсә.
  • Табигатьтә кар ява, таулар өстендә бозлыклар бар.
  • Өйдә кар кешенең суыткычында ясала.
  • Табигатьтә - кыргый хайваннар бар.
  • Ә хуҗалыкта - йорт хайваннары.
  • Нинди генә чагыштырулар үткәрсәк тә, йорт белән табигать арасында охшашлык бик күп.  Алар бер-берсеннән башка була да алмый.

Бар табигатьне болытлар каплаган рәсем куела.

  • Балалар, табигатьтә бик күңелсез хәл булган. Бөтен дөньяны караңгыболытлар каплаган. Табигать караңгыланган, үсемлекләр үсми башлаган, хайваннар, кошлар таралып беткән.
  • Балалар, әйдәгез әле, табигать күңелсезләнмәсен, аңа ярдәм итик.
  • Моның өчен безгә бик тырышырга, табигатьне болытлардан арындырырга кирәк. Ләкин бу болытлар гади түгел, аларның серләре бар. Без шул серләрне чишә алсак, табигатьне ямьләндерә алырбыз.

1нче болытта урман рәсеме.

  • Табышмакка дөрес җавап бирсәгез, нәрсәгә ярдәм кирәген белерсез.

Шаулый аңда һәрбер агач,

      Көчле җилләр искәндә,

      Үләнендә пешә җиләк

      Кояш нуры төшкәндә. (урман).

  • Балалар, ә урман нинди соң ул? (Яшел, матур, бай, күңелле, зур, чиста, ямьле, һ.б.)
  • Балалар, урманны сез ничек күз алдыгызга китерәсез? Урман турында нәрсәләр беләсез?

( Урман- табигатьнең иң зур байлыгы. Урман һәркемгә дус. Хайваннар, кошлар өчен урман туган йорт, туендыручы.).

( Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач, ягарга утын бирә. Урманда күп төрле дару үләннәре үсә.)

  • Балалар, әгәр урманның теле булса, ул кешеләргә нәрсәләр әйтер иде, сез ничек уйлыйсыз?

Урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез, ләкин пычратмагыз.

Урманда учак якмагыз.

Агачларны сындырмагыз.

Бөҗәкләрне үтермәгез. Һ.б.

  • Урманнарда йөргәндә без ниндикуркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш?

( Таныш булмаган бөҗәкләрне тотарга ярамый;

Агулы гөмбәләрне өзәргә ярамый;

Агач машына менәргә ярамый;

Урманга баргач зурлардан аерылып китәргә ярамый.)

  • Балалар, үләннәр арасында агулы еланнар да булуы мөмкин, алардан сак булырга кирәк.
  • Әйе, сез  дөрес әйттегез, урманны саклау – бөтен халык эше. Шауласыннар, мәңге яшь булсыннар урманнар.

2 нче болытта агачлар. Ләкин аларга нәрсәдер булган. Аларның ботаклары җиргә хәтле сыгылып тора.

  • Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу агачлар  нигә шундый моңсу? ( ботакларын сындырганнар, рәнҗеткәннәр).
  • Балалар, агачларны шулай рәнҗетергә ярыймы? Ни өчен?

( Үсемлекләр, агачлар – табигатьне матурлыйлар. Алар сулыйлар һәм безгә чиста һава бүлеп чыгаралар. Үсемлекләр, агачлар күп булган җирдә һәрвакыт чиста һава була.)

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм:

Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез, - дигән.  (каен).

  • Каен агачы турында сез нәрсәләр беләсез? (Каен агачы биек булып үсә. Аның ботаклары бөдрәләнеп тора. Каен агачын шагыйрьләр зифа буйлы кызларга тиңлиләр).
  • Балалар, мин сезгә хәзер В.Берестовның “Каен ни өчен елый?” дигән шигыреннән өзек укыйм.
  • Нигә елый соң бу каен?

Һичкем аңлата алмый.

Кемнәр соң хәтерен калдырган?

Беркем җавап таба алмый.

Тирә-якта яз булса да,

Елый каен.

Барын да әйтер иде ул

Телкәе булса аның.

Нигә елый бу ак каен?

  • Балалар, каен елый дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Аның күз яшьләре ни өчен ага? Кемнәр агыза аны? (Кешеләр каен суы эчәбез дип аның каерысын җәрәхәтлиләр, суын агызалар).
  • Бу вакытта каен нәрсәләр кичерә икән соң, сез ничек уйлыйсыз? ( авыртудан тәне калтырана, хәлсезләнә, җил искәндә көч хәл белән генә басып тора).
  • Әйе, балалар, каенның суы бик файдалы, бик тәмлею ләкин аның суын күп агызсаң каен корый. Шуңа күрә үз белдегең белән каен суын җыю тыела. Каен суы цехларда махсус приборлар ярдәмендә әзерләнә. Киселгән каен төпләреннән,  аерым киселәсе каен агачларыннан гына каен суы җыела.
  • Суын алганнан соң каен корымасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Яраланган урынны туфрак яки башка әйбер белән сылап куярга кирәк).
  • Каен моңсуланмасын әле, әйдәгез аның турында матур җөмләләр төзеп әйтик.

Уен “Җөмлә төзибез”

  • Балалар, каеннарны беркайчан да рәнҗетмик, аларның матурлыгына карап сокланыйк.
  • Игътибар итегез әле, балалар, табигать яктыра башлады, әйдәгез, аңа ярдәм итүебезне дәвам итик.

Ял минуты.

Иртән иртүк уяндык,

Һәм урманга кузгалдык.

Бардык, бардык, бардык,

Гөмбәләр күреп алдык.

Иелдек, алдык, кәрзингә салдык.

Без тагын китеп бардык.

Бардык, бардык,

Чикләвек күреп алдык.

Сикердек алдык, сикердек, алдык,

Кесәгә салдык.

Без тагын озак бардык,

Бар сукмаклардан бардык.

      Бакчага кайтып җиттек.

3 нче болытта кошлар рәсеме. Димәк, аларга ярдәм кирәк.

Сорауларга җавап бирә алсак. Без аларга ярдәм итә алырбыз.

  • Көзге салкыннар җитә башлагач күп кенә кошлар җылы якларга очып китәләр. Ни өчен китәләр алар? Ул кошлар ничек аталалар?

( кошларга азык табуы кыенлаша, салкыннар башлана, шуңа алар җылы якларга китәләр. Алар күчмә кошлар дип аталалар).

  • Нинди күчмә кошлар беләсез?
  • Безнең якта калучы кошлар ничек атала? (кышлаучы кошлар дип атала).
  • Нинди кышлаучы кошлар беләсез?
  • Кошлар табигатьнең күрке. Матур сайраулары белән алар табигатькә һәм кеше күңеленә ямь өстиләр. Һәрбер кош туган җиребезгә үз азыгын эзләп, үз вакытында кайта.
  • Иң беренче булып безнең якларга нинди кошлар кайта? (кара каргалар).
  • Сыерчыклар кайчан кайта? ( агачтагы бөҗәкләр уянгач сыерчыклар кайта. Без аларны оялар ясап каршы алабыз).
  • Тагын безнең якларга нинди кошлар кайта? (Һавада чебен-черкиләр оча башлагач карлыгачлар, тургайлар кайта.  

Елга-күлләрдә балыклар күбәйгәч торналар һәм челәннәр туган якларын сагынып кайталар).

Дидактик уен “Кошларга ярдәм итик” (күчмә һәм кышлаучы кошларны аеру).

  • “Кошлар безнең дуслар” дибез . кошларны саклау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
  • Салкыннар килгәч кошларга җимлек ясап куярга кирәк.
  • Кошларга таш атарга, рәнҗетергә ярамый.
  • Кош ояларын туздырырга ярамый.
  • Кошларның йомыркаларына, балаларына кагылырга ярамый.

-. Әйе, балалар, без бу кагыйдәләрне үтәсәк, кошларга ярдәм итә алырбыз. Алар һәрвакыт матур тавышлары белән табигатьне тагы да ямьләндереп торырлар.

4 нче болытта елга-күлләр рәсеме.

  • Туган ягыбызның елга –күлләре, чишмәләре табигатьне тагын да ямьләндерәләр, матурлыйлар. (слайд – елга күлләр пычранган).
  • Балалар, елга күлләр, чишмәләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга без ничек ярдәм итә алабыз. ( Елгаларга чүп ташламаска, су буйларына чүп түкмәскә, чишмәләрне гел чистартып торырга).
  • Балалар, чишмәләргә әйткән матур сүзләребез аларны пычраклардан, чүпләрдән чистартырга ярдәм итәр.

Уен: “Матур сүзләр”.

  • Балалар, менә без табигатьне караңгы болытлардан арындырып бетердек. Карагыз әле, табигать ничек матурланды, елмаеп кояш чыкты. Без сезнең белән табигатьне саклап калырга ярдәм иттек.
  • Балалар, ә хәзер мин сезне табигать мастерскоена чакырам. Табигать бүләк иткән хәзинәләрдән без бик күп төрле матур әйберләр эшләдек.
  • Бүген мин сезгә нарат күркәләреннән керпе ясарга тәкъдим итәм. (Нарат күркәләреннән һәм пластилиннан  керпе ясау).
  • Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны пычратып, урманнарны корытып, кошларны, җәнлекләрне рәнҗетәләр икән, димәк, кеше үзен-үзе юк итә дигән сүз.
  • Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Әйдәгез, барыбыз да табигать сагына басыйк.

И күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер кайчагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

      Табигатьне саклагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изге мирасыбызны саклыйк.

Балаларны һөнәрләр белән кызыксынуларын үстерү. Әти - әниләрнең, әби - бабаларның хезмәтенә, һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Яшеллекне саклыйк

табигатне саклау...

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"

"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...

Табигатьне саклыйк

Табигатьне саклыйк!...