"Кеше-табигатьнең бер өлеше"
план-конспект занятия по окружающему миру

Гилазова Эльмира Рафхатовна

"Кеше- табигатьнең бер өлеше"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshe-tabigatnen_ber_oleshe.docx166.58 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ “Бәрәзә балалар бакчасы”

 "Кеше-табигатьнең бер өлеше”

                                                                Гилазова Э.Р.

Тема: "Кеше-табигатьнең бер өлеше»

Максаты: әйләнә-тирә дөньяны тулаем кабул итүне формалаштыру.

Бурыч:

- Яңа материалны үзләштерү. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү,  эшчәнлекне оештыра белү;

 - Табигатьтә үзеңне ничек тотарга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар нәрсә эшли ала?;

 – Су һәм  һава- җир шарында яшәү өчен кирәкле шартлар икәнлеген аңлатырга;

 - Сорауларга тулы җавап бирү;

 - Җырларга мәхәббәт һәм табигатькә сак караш тәрбияләү.

Сүзлек эше: су, һава, табигать, кеше.

 Сүзлекне баету: пычратырга, сулыкларны, атмосфера һавасын пычратырга.

Җиһазлар: табигать рәсеме төшерелгән сюжетлы рәсем, 2 графин белән су: берсе пычранган,  икенче судагы рәсемнәр: Балык, бакалар, кыслалар, үрмәкүчләр.

Дәрес барышы: 

Балалар ярымтүгәрәк  ясап утыралар.

Табигать рәсеме төшерелгән картина кертү:

- Балалар, карагыз әле, мин бүген нәрсә алып килдем.

- Бу очраклы түгел.

- Бүген сезнең белән табигать турында сөйләшербез.

- Табигать нәрсә ул?

Табигать ул-безнең янәшәбездә булган нәрсә: кояш, чәчәкләр, агачлар, үсемлек, хайваннар.

- Ә сез ничек уйлыйсыз, кеше дә табигатькә керәме? Аның бер өлеше булып торамы? Нигә?

-Әйе. Кешене дә табигать булдырган.

- Табигать тере һәм тере булмаган табигатькә бүленә.

- Ә сез ничек уйлыйсыз, тере табигатькә нәрсәләр керә? (кеше, үсемлек, хайваннар)

- Ә тере булмаган табигатькә нәрсәләр керә? (кояш, су)

- Тере табигать тормышы өчен нинди шартлар кирәк? Тере табигатькә су һәм һава кирәк.

- Безгә ни өчен һава кирәк? (Сулау)

- Ә кешеләр сәламәт булсын өчен , һаваның  нинди булуы кирәк? (Чиста)

Мәсәлән: безнең бүлмәдә тузан күп, шуңа күрә һава чиста түгел. Ә ул чиста булсын өчен бүлмәне җилләтергә, дымлы чүпрәкләр белән тузаннарны сөртергә кирәк.

 - Ә сез ничек уйлыйсыз, һаваны тагын нәрсә  пычрата? Заводлар, чөнки алар зарарлы һәм агулы газлар чыгаралар, бу һаваны пычрата. Машиналар һаваны газ белән пычрата.

- Ә үсемлекләргә, кешегә чиста һава ни өчен кирәк? (сулау өчен)

- Ә пычранган һава ни белән куркыныч? (төрле авырулар китереп чыгарга мөмкин)

- Ә иң чиста һава кайда? (урманда, диңгездә)

Физкультминут: Тиз генә елгага төштек (балалар әйләнә буйлап бара) Хәрәкәтләрне башкаралар)

Бер тапкыр, ике, өч, дүрт тапкыр

– Менә ничек сафландык.

Табышмак: 

Җәен челтери,

Кышын бозлана  (елга)

- Балалар без нәрсәдән башка яши алмыйбыз (судан башка)

- Кешегә су ни өчен кирәк? (эчәр өчен)

- Ә чиста суны нинди су дип саныйлар? Чиста су үтә күренмәле, иссез.

 - Чиста су ни өчен кирәк? (эчү)

 - Кайвакыт безгә елгада һәм күлдә су чиста кебек тоела. Тик аны эчәргә ярамый, ул сәламәтлек өчен дә, ә кайчагында тормыш өчен дә куркыныч булырга мөмкин.

 - Нишләп? (Пычрак)

- Суны кем пычрата? (Кешеләр)

Алар чүп-чарны суга ташлый, пычрак суны агыза. Бөтен заводлар пычрак суны елгаларга агыза. Безнең йортларга су Ока елгасыннан  килә. Бу су чистартыла, фильтрлана. Тик табиблар бу суны краннан эчәргә киңәш итми. Аны барлык микроблар да һәлак булсын өчен кайнатырга кирәк.

Тәҗрибә: Графинда чиста чишмә суы һәм кайнаган су белән. 1 графин белән пычрак су. Пычрак суны салып, балаларга күрсәтәбез. Су барыбер пычрак булып кала.

- Балалар, сез эчкән су нинди иде? (чиста, иссез, үтә күренмәле)

- Менә шундый суны хәзер елгаларда һәм күлләрдә күрә алабыз.

Суны кулланыр алдыннан, һичшиксез, кайнатырга кирәк. Мондый пычрак суда балыкларга һәм суүсемлекләргә бик начар. Алар һәлак булырга мөмкин.

- Балалар, барлык сулыклар да чиста булсын өчен нэрсә  эшләргә кирәк? (Суны пычратмаска, елгага чүп ташламаска, пычрак су агызмаска)

 - Суны экономияләп, кирәкмәгәнгә су агып утырмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Су краннарын ябарга).

 - Су тагын кемгә кирәк? (Суда  яшәүчеләргә)

 - Сез нинди суда яшәүчеләрне беләсез? (Балык, кыслар, бакалар)

- Пычрак суда алар яши алырмы, әллә һәлак булачаклармы?

 - Ә елгалар, океаннар кипсә, Балык, хайваннар һәм кеше белән ни булыр? (Бетәләр, судан башка яши алмыйлар)

- Ә ни өчен? (Әгәр су булмаса, Җирдә тереклек тә булмас иде.

 Су-Җирдә яшәү өчен кирәкле шарт).

   Нәтиҗә: 

Сораулар :

1. Су булмаса, безнең белән нәрсә булыр? Нигә?

2. Кешегә су нигә кирәк?

3. Ни өчен елгалардан һәм күлләрдән су эчәргә ярамый?

4. Һава чиста булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

5. Суны чиста итеп ничек сакларга?

- чүп ташламагыз;

- елгаларга һәм күлләргә пычрак суны агызмаска

6. Ничек итеп  чиста һава сакларга?

- аны машиналарның төтене, төтен газлары белән пычратмаска.

Кеше Табигатьсез яши алмый. Ул тере җан иясе һәм табигать законнарын белергә, табигатьне сакларга тиеш.

Кояш, Һава һәм су безнең иң яхшы дуслар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюрпризный момент "Баба Яга и Леший"

Сюрпризный момент для Новогоднего праздника перед раздачей подарков...

сценарий новогоднего праздника " Проделки бабы Яги и Лешего" для детей старшего возраста

Праздник для детей старшего возраста. Как баба яга и Леший украли мешок с подарками...

"Проводы Лешего в армию"

Физкультурный  досуг для детей старшего  дошкольного возраста с активным участием родителей...

сказка "Леший" и сказка "Гуси-лебеди"

Данный материал можно использовать для чтения детям, а так же для переаботки в сценарий для кукольного театра....

Развлечение "Леший день"

Развлечение основывается на народных традициях...

Конспект НОД в средней группе "Как Леший от Русалки воду спрятал"

Развитие интеллектуальных способностей детей дошкольного возраста – одна из актуальных проблем современности. Чтобы избежать развития у детей интеллектуальной пассивности, необходимо развивать у дошко...

Леший идёт в армию.

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста, посвящённое 23 февраля....