Әти булу кыенмы.
консультация (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Гаиләдә әти кешенең роле ни кадәр мөһим булуы турында материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti_bulu_kenmy.docx15.07 КБ

Предварительный просмотр:

Ата һөнәре балага мирас.

(Әтиләр колагына)

 Чынлапта, бигерәк тә малай кешегә, әйләнә- тирәгә карата ирләрчә мөнәсәбәтен, доньяда үз урынын таба алуын, туган җире каршындагы бурычын үтәвен һәм ниһаять рыцарьлеген бары тик әти кеше генә формалаштыра ала. “Без бит синең белән ир- егетләр”- ди әтисе улына тыныч кына. Малай әтисенең бу сүзләренең мәгънәсен шундук аңлап. Автобуска кергән ханыма урын бирә. Шушы кечкенә генә мисалда да әтисе белән улы арасындагы күренми торган дуслык, авторитетлык, бердәмлек җепләре сизелә.

        Әти кешенең, баланы гаилә тормышына әзерләүдә роле гаятm зур. Аның ышанычлылыгы, әнисенә, тормыш иптәшенә, балаларына карата игътибарлылыгыны, аларның өй эшләрендә бердәмлелекләре, гаилә тормышын тагын да кызыклырак итергә тырышуы- болар барысы да баларга күчә. Малайларны чын ир кеше, ә алга таба инде яхшы тормыш иптәше, иң әйбәт әти булырга өйрәтсә, кызларын инде, егетләрне үз әтисе белән тиңләп, яхшы тормыш иптәше сайларга этәрә.

Бала кечкенәдән үк аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә монда соңга калырга ярамый. Иң мөхиме- иң беренче көннән башлап балада да, үзеңдә дә ничек тә күберәк вакытны бергә үткәрү ихтияҗын тәрбияләргә кирәк. шакмаклардан өй төзисезме, комнан пулатлар күтәрәсезме, ватык уенчыкларны төзәтәсезме, конструктордан кран төзисезме, футбол уйныйсызмы, китап укыйсызмы, солдатлар белән сугышлы уйныйсызмы, һәрвакыт балагызга берни беләндә чагыштырып булмый торган үз- үзенә, әтисенә, якыннарына ышану тойгысын төшендерү. Бала шушы тойгылар белән балачагы буйлап, авыр яшьусмер чорына күчә. Һәрбер тормыш борылышында, аңа, “Минем әти барысында булдыра ала”- дигән фикер ныклы таяныч булачак.

        Балалар кечкенә вакытта тәрбия процессы шактый тыныч үтә. Әтиләр шушы чорда еш кына балаларның үз- үзләрен тотышындагы ниндидер сәерлекләр, яки күңелсезлекләреннән гәҗит, яки телевизор белән читләшәләр. Әтиләр һәм балалар арасындагы проблема, балалар үсеп буйга җиткәч килеп чыга да инде. Әти белән бала арасында кечкенәдән үк дуслык, ышаныч, уңай мөнәсәбәтләре булганда, бала әтисенең  аның тормышындагы бар нәрсә белән дә кызыксынуын белсә, әгәр әтисе баласының алган билгеләре белән генә түгел, ә укыган китабы, хоббие белән кызыксынса авыр яшьүсмер чоры күпкә җиңелерәк үтәчәк. Әти белән бала арасында уңай контакт булмаганда , бала: “Әти мине аңламый һәм аңларга теләми”- дип уфтанган гаиләдә яшьүсмер чоры авырлык белән үтә һәм тормышта да мондый урнәкләр җитәрлек.

Атаклы педагог А.С. Макаренко әйтүе буенча гаилә дисциплинасының төп нигезе бала тәрбияләүдә дуамаллык, ачулану, кычкыру, ялыну түгел, ә тыныч, җитди һәм эшлекле күрсәтмә бирә белү. Кайбер гаиләдә әтиләр артык тәлапчан булалар, балалардан берсүзсез буйсынуны, көндәлек режимны тайпылусыз саклауны, тавышсыз уйнауларын тәлап итәләр,  ә менә балалар бакчасында, мәктәптә бала бөтенләй икенче кешегә әверелә, чөнки монда ирек, өйдәге тәлаплар белән чагыштырып та булмый. Нәрсә әйтәсе килә, һәр тәрбия чарасы чамалы булырга тиеш. Әти кеше тыңлаусызлыкка җаза бирергә тиеш, югыйсә балада җавапсызлык хисе туачак. Ләкин үкенүсез җаза- тәрбияли алмый. Әгәр дә бала үз гаебен танымый, яки аңламый икән җаза бирү аны бернигә дә өйрәтми, ә бәлки киресенчә усалландыра яки йөма гына. Бала алдында авторитетны югатас өчен иң элек баланы хөрмәт итергә кирәк. Бөек язучы, педагог Л.Н. Толстойның “Акыллы кеше үзеннән тәлап итер, түбән кеше башкалардан”- дигән сүзләре белән килешми булмый.

Гаиләдә балаларга әни тәрбиясе дә, әти тәрбиясе дә тигез бирелергә тиеш. Әни кеше, тәртип буларак, балага ягымлылык, йөмшаклык белән тәэссир итеп, характерның гуманитар чалымнар тәрбияләүдә зур роль уйный. Ә инде максатчанлык, үз дигәнендә нык торучанлык, кыюлык- бусы әти кеше вазыйфасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».

Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ. «Хлюп-хлюп, буль-буль».

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ "Хлюп-хлюп, буль-буль"...

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».

Цели:-познакомить детей со  свойствами воды;-развивать умение анализировать  происходящие  явления  в  неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...

Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."

Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность.  Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...